…Икенче көнне без бик иртә генә торып, кухняда гына Рокыя тутакай әзерләгән чәйне эчеп, чыгып китәргә җыена башладык. Һаҗәр әбинең Фәтхелисламны кичтән дәвалап яткыруы бик шифалы булып чыкты – егетем иртән торганда яшь тәкә шикелле сау-сәламәт иде инде.
Без зур йорттагы халыкны тәмле йокыларыннан уятмыйча гына кузгалырга булган идек тә, ләкин барыбер белеп, Һаҗәр әби дә, ефәк халатын киеп кенә Срур тутакай да безне озатырга чыктылар. Рокыя тутакай кулыбызга зур гына төргәк – ниндидер ашамлыклар тоттырды. Срур тутакай миңа, «туганым» дия-дия, гадәтенчә, үзенең акыллы киңәшләрен бирде, аннары барысы да бергә хәерле юл теләп, ишек төбеннән озатып калдылар. Шулай итеп, без ике шәкерт, кәрзин-капчыкларыбызны күтәреп, бөтен шәһәр аша җәяүләп кенә пристаньга төшеп киттек.
Ниһаять, менә алдыбызда, түбәндә, безнең ак юлыбыз – Агыйдел! Гүя көтеп ята ул безне… Ирексездән тукталып, бер генә минут сихерләнгәндәй карап тордык та яңадан капыл гына кузгалып, түбән төшеп киттек. Аякларыбыз йөгертә генә безне ак юлыбызга таба!..
Ул заманда Уфа пристане бик кечкенә иде. Су өстендә пароходка охшаган бер корылма (ягъни дебаркадер) тора, ә яр өстендә бертөрле дә бина-мазар юк. Тик агым үрендә, бераз читтәрәк ниндидер озын лабазлар, алар каршында өсте ачык баржалар гына күренә.
Китәргә дип төшкән халыкның күбесе яр буенда аунап яткан бүрәнәләр өстендә утыра… Мин дә Фәтхелисламны әйберләре белән шул бүрәнәләрнең берсенә утыртып калдырдым да, үзем халык арасында йөрештереп, пароходның кайчан китәсен, билетларның кайда сатыласын сораштым. Белгән агайлар, Казан пароходы монда, тик каядыр өстәрәк йөк төятә, диделәр. Билет сатыла торган урынны да тиз таптым – ул су өстендәге пароходка охшаган әлеге корылмада икән.
Менә шундый мөһим эшләр артыннан өтәләнеп йөри торгач һәм көтә торгач, безне алып китәсе ике катлы ап-ак чибәр пароход салмак кына килеп, нәрсәләрнедер шыгырдатып, безне дә әкрен генә селкетеп, пристань корылмасына, ниһаять, терәлде. Касса да ачылды. Кысылып-сытылып дигәндәй, мин иң арзанлы дүртенче класска ике билет алдым. Фәтхелислам бөтен әйберләрне күтәреп минем янга төшкән иде инде. Тагын күпмедер зарыгып көткәннән соң, халыкны пароходка кертә башладылар. Халык дәррәү кузгалды. Ә без ашыкмыйча, җайлабрак керергә тырыштык. Кергәч әле кая таба барырга белмичә, юл өстендә тукталып калдык. Беренче тапкыр утырабыз бит! Кемдер безгә, ачуланып: «Әнә сулга, койрыкка!» – дип кычкырды. Һәм без караңгы тар аралыктан кемнәргәдер бәрелә-төртелә сулга таба киттек. Иң койрыкта икән без барасы класс!.. Берничә генә рәт аслы-өсле сәндерәләре дә бар икән, ләкин инде аларны алдан керүчеләр алып бетергәннәр иде. Капчыклы агайларның ни өчен ашыгуларын бары шунда гына аңладык. Ярый, хәерле булсын дидек тә хәзергә стена буена, идәнгә урнаштык.
Төш вакытларында пароходыбыз, ниһаять, эшен бетереп, башта ике тапкыр, аннары өч тапкыр өзеп-өзеп каты гына кычкыртканнан соң, бушап калган пристаньнан аерылып әкрен генә кузгалып китте. Мин тизрәк «койрык»ның иң арттагы ачык җиренә чыктым. Пароход аз гына үргәрәк менеп, киң генә дуга ясап борылды да елга уртасыннан түбәнгә таба юл алды. Киттек без, киттек! Хәерле сәгатьтә!.. Гаҗәеп рәхәт икән пароходта барулары – селкетми, сикертми, гүя аккоштай йөзеп кенә бара. Тик ике ягындагы зур тәгәрмәчләрнең агач калаклары суны салмак кына шапылдата, койрыгы артыннан бик озын булып киң эзе ярылып кала, ә як-якка тыгыз атластай йомры дулкыннары бер-бер артлы куышып ярларга таба китәләр… Болар барысы да минем өчен бик яңа, барысын да беренче күрүем. Әле Агыйделнең ярларына, әле Уфаның тауларына карыйм – кош оясыдай тауның нәкъ түбәсенә урнашкан яки озын чокыр араларына сылашкан йортлар әкрен генә артта кала бара, шәһәр кырыеннан ук тауларны каплап куе урман сузыла, урман эченнән манаралап эшләнгән ниндидер матур биналар сирәк кенә күренеп кала – хуш инде, җанга якын гүзәл калам!.. Ул заманда Агыйдел буйлап йөз километрга сузылган, көне-төне төтен дә ялкын бөркеп торган, иске Уфаның үзеннән дә зуррак дәвамы юк иде әле… Бөтен әтрафта шәһәрне чорнап алган, кеше таптамаган-бозмаган куе урманнар да сөрелмәгән-казылмаган чиксез киң болынлыклар иде.