Шушы манзарага карап бара-бара күпмедер хушлангач, мин юлдашым Фәтхелислам янына борылып кердем. (Ул бизгәгеннән куркып, кояшка чыгудан саклана иде.) Төш вакытлары узган иде инде, бик ачыктырган да иде – без идәнгә табын корып, ашап-эчеп алырга булдык. Газета җәйдек, стенага сөялеп, аякларны сузып утырдык, капчыктан ризыкларны чыгардык. Иң элек минем зур тавыкны ботарладык. Азык-төлегебез җитәрлек иде, кыздырган итебез дә бар, агач тустаган белән атланмай, бик күп йомырка (Фәтхелислам үзе генә дә ике дистә пешертеп алган), чәй, шикәр, ипи-күмәч – барысы да бар. Тавыкның калганын икенче көнне хәтта Агыйдел балыкларына да ташладык (кыздырылмаганга күрә исләнә башлаган иде)… Пароходның тагын бер рәхәт ягы – аның җиз борынлы зур бакларында өзлексез кайнаган су (кипәтүк) булып тора икән. Менә без дә кайнар кипәтүкне кружкаларыбызга агызып, бөртекле чәйне салып, әйбәтләп кенә чәй дә эчтек.
Хәзер бездә бер генә кайгы – ул да булса урын табу мәсьәләсе. Пароход Казанга дүрт тәүлектән дә ким бармый, диделәр. Ләкин бу кадәр озын юлны гел идәндә аунап бару бер дә кызык түгел бит әле. Нишләргә? Әкренләп карана-сораша торгач, бернәрсә ачыкланды – монда баручыларның бик күбесе үзебезнең татар агай-энесе булып, алар шушы Агыйдел буендагы пристаньнарда төшеп тә бетәргә тиешләр икән. Болай булгач, сәндерәләр дә әкренләп бушарга тиештер инде. Тик безгә шуны бик «уяу» сакларга гына кирәк. (Соңрак белдек, Казанга хәтле баручылар әнә югарыда икән алар. Янә берише гади халык өченче класста.)
Беренче төнне стена буенда, башны башка терәп дигәндәй, утырып кына үткәрдек. Болай йоклар-йокламас баруның файдасы да тиде. Таң вакытларында пароходыбыз кайсыдыр пристаньга җитеп туктагач, Фәтхелислам балалы хатыннан бушаган бер сәндерәне эләктереп алырга өлгерде. Ә көн урталарында Бөрегә җитеп, шактый халык монда төшкәннән соң, миңа да бер өстәге сәндерә бушады. Хәзер инде түшәмгә карап, җырлый-җырлый барырга да була. Юлыбыз озын, тагын өч тәүлек барасыбыз бар. Пароходның бөтен эче белән диярлек танышып чыктык, бары уртадагы ухылдап барган машиналар чокырына гына төшмәдек. Бер тапкыр югары катка да менгән идек тә, тик безне аннан бик тиз борып төшерделәр. Аз гына күреп калсак та, андагы чисталыкка, матурлыкка, яктылыкка, иркенлеккә исебез китте. Баручылары да бөтенләй башка шул – асылдан киенгән тутый коштай ханымнар, карлыгачтай нәфис туташлар, кыргычлап чистартылган көр алашадай тук ирләр… «Менә кайда икән ул бәхетле кешеләр!» – дип уйладык без… Хәер, чын бәхетнең нәрсә икәнен аңлаудан без әле бик ерак идек. Бәхетсезлекнең нәрсә икәнен беләбез, бу – ятимлек белән гариплек. Шулай уйлау безгә ничектер балачактан ук кереп калган иде. Ә бәхет дигәнен безнең әле татып караганыбыз юк. Бу очракта исә кеше пароходның югары катында бара алса, матур киенсә, тәмле ашаса, үзе дә чибәр булса – шул инде безгә бәхетнең иң югары ноктасы булып тоелган. Хәлбуки соңыннан миңа Казан – Уфа арасын бик күп мәртәбәләр ак пароходның беренче класс каюталарында үтәргә туры килде, әмма моны мин бервакытта да чын бәхеттән саный алмадым. Бәхет ул минем өчен һаман җавапсыз табышмак булып кала бирде.
…Кайчагында югарыдан пианинода бик матур татарча уйнаганнары ишетелә. Мин шул тавышка якынрак барам. Бик өзә бәгырьне бу музыка, ихтимал, шул чакта бәхет дигән бик кадерле, бик тансык нәрсә миңа якынайган шикелле дә булгандыр, әмма, музыка тынгач, тагын бушлык кайта, тагын шөбһә кайта, бәхетем гүя миннән ерагая.
Без күбрәк пароходның койрыгында барабыз – анда җылы, ышык. Фәтхелисламның бизгәге тәмам басылды шикелле, яңадан инде ул бүтән калтыранып ятмады. Бетүе шул була күрсен!..
Көне буе Агыйдел буйлап бардык. Бер дә үзеннән аерыласы килми. Бик яшел, бик якты, бик ягымлы ул… Бик бормаланып ага ул, бик тар урыннары бар, үрелсәң – озынрак колга да җитәр кебек кара ярына. «Сандугач богазы» дигән шундый бер бик тар урынны үттек. Ике ягында да биек куе тирәкләр… Таң вакытларында мондагы сандугачлар сайравыннан пароходта баручылар йокыларыннан уяналар икән… Гаҗәеп елга, күпме җырларга кермәгән дә, кемнәр генә аңа мәдхия язмаган!.. Мәктәптән үк күңелгә сеңгән шагыйрь сүзләре ирексездән телгә килә: