Ак пароходның зур тәгәрмәчләре тонык кына шаулап суны ишә дә ишә, без кара ярлар, яшел болыннар буйлап барабыз да барабыз… Икенче төнебезне шәрә сәндерәләрдә иркенләп сузылып ятып үткәрдек. Йокы монда гаҗәп тәмле икән, чөнки гаҗәеп саф, җиләсрәк су һавасы безне гүя йомшак кына сыйпап йоклата иде… Иртән торсак, манзара шактый үзгәргән – без Камага кергәнбез икән инде. Бу башкарак икән шул!.. Мәһабәт, көчле, киң елга. Ярлары да ерактарак, таулары да текә-биек, аның суы да кызгылт – күргән кешеләр, Агыйделнекеннән нык аерыла, диделәр. Әмма бу елганың үз тылсымы бар – ул күңелләрдә ниндидер бер зурлык, иркенлек хисе уята. Елга уртасында озын-озын комлы утраулар очрый, без хәтта утрау читләрендә озын-нечкә сыңар аякларына гына басып, йокымсырап торган соры торналарны да күреп уздык. Бозылмаган табигать, өркетелмәгән кошлар күпме гасырлардан бирле шулай сакланып килә, ахрысы… Гомумән, бу елгалар безнең җаныбызга һәм аңыбызга җырлар белән, әкиятләр белән, ниһаять, әдәбият белән кергән, шуңадыр, бәлки, беренче күрүдән үк шушы елгалар буенда бит инде безнең бабаларыбыз яшәгән, шушы бит инде безнең төп ватаныбыз дигән уймы, тойгымы күңелләрдә ничектер уянмыйча калмады.
Кама өсте җанлырак та иде. Әледән-әле безнекеннән дә зуррак ак пароходлар очрый, галәмәт зур баржаларны сөйрәгән җәенке-карсак пароходлар да очрый, буе берничә йөз метрга сузылган, өстенә кечкенә ак бура утыртып куелган салларны да узып китәбез. Пристаньнар да бу елгада күбрәк, икеме-өчме зур гына каланы да уздык. Пароход озаграк туктап торганда, без дә ярга чыгабыз. Монда чын базар, азык-төлектән җаның ни тели – барысы да бар. Күз кыза, әмма акча кызганыч. Шулай да бер урында ике стакан карлыган алдык, икенче тукталганда яңа пешкән күмәч белән кайнаган сөт алып кереп ашадык.
…Ниһаять, дүртенче тәүлекнең иртәсендә зур Иделгә кердек. Бу инде олы Идел, баш елга, тарихи елга! Ниләр генә күрмәгәндер ул үз гомерендә! Менә без барып җитәсе Казан да аның ярларында. Шушы үзе генә дә Казанны үстерә, аңа дан өсти кебек… Идел Камадан нык кына аерыла икән. Киңлеге белән, бәлки, бер чамадыр, әмма бөтен күренеше, әтрафы белән ничектер олы сыман, яктырак та, иркенрәк тә сыман. Аның суы да Каманыкыдай кызгылт-болганчык түгел, ә эретелгән кургашын төслерәк аксыл-коңгырт. Ярлары да төрлерәк, яшел хәтфә белән капланган зур йомры таулар бар, текә генә киселеп төшкән ак балчыклы ярлар бар. Бездән уң кулда исә күлләре, таллыклары белән җәйрәп яткан киң тугайлык, ә тугайлыкның аргы чиге буйлап тоташ куе урман сузылып бара.
…Күпмедер вакыттан соң пароходның югары катында хәрәкәт, шау-шу көчәйде… Казан күренә, диделәр. Без тизрәк пароходның алгы башындагы тар гына палубага уздык. Бөтен күзебез, дикъкатебез алда, елганың түрендә. Шулай җигелеп карый торгач, еракта, сыек рәшә аша зур каланың биек ак биналары, чиркәү гөмбәзләре күренә башлады. Менә шуңа, шул сихри-мәһабәт манзарага, әкрен-әкрен шактый озак якынлашабыз. Кала Иделдән күпмедер читтә булса кирәк – ике арада киң генә тугай барлыгы сизелә… Якынлаша барган саен Казан да ачыклана бара – чиркәүләр бик күп икән, алтын гөмбәзләре елык-елык нурда уйныйлар. Әнә, әнә калкулык өстендәге шул чиркәү гөмбәзләре уртасыннан киртләчләнеп күтәрелгән нечкә- озын бер манара күренде. Без аны шунда ук таныдык: Сөембикә манарасы!.. Йөрәкләр аша гүя ниндидер бер дулкын йөгерде – ул сабырсызланып ешрак тибә башлады. Күзләргә дә нидәндер җылы томан пәрдәсе җәелгәндәй булды. Шунда ук Мәҗит Гафуриның шигъри юллары күңелгә килде (без аны мәктәптә хор белән җырлый торган идек):
Әйе, Сөембикә манарасын беренче мәртәбә менә шулай ачык күрү безнең өчен, һичшиксез, дулкынландыргыч вакыйга иде – без әйтерсең ерак тарих түренә, халкыбызның үткән язмышына күз салгандай булдык.
Кала зур, кала мәһабәт иде. Читләрендә озын-озын завод торбалары да күренә – болар инде калага ниндидер бер көч-куәт биреп торалар кебек иде. Без, зур өметләр белән килүче ике шәкерт, Татарстан Социал Шуралар Җөмһүриятенең башкаласына якынлашабыз…
Пароходыбыз килә-килә, ахырда Усиягә җитеп, яр буендагы дебаркадерларның берсенә әкрен генә терәлеп туктады. Басманы сузгач, озын юлдан арыган, талчыккан халык ашыкмыйча гына агылып чыга башлады. Без дә, бушап калган капчыкларыбызны иңебезгә элеп, шул агымга иярдек. Ярга чыктык һәм менә, ниһаять, Казан туфрагына аяк бастык.