Выбрать главу

ТАШ КАЛАДА

Казан каласы – таш кала,Күп калага баш кала.
Борынгы җырдан

Шулай итеп без, ике Дәүләкән егете, яңа гына пароходтан төшеп, Казан туфрагында басып торабыз. Ашыкмыйча гына тирә-ягыбызга каранабыз, кая табарак китәргә кирәклеген чамаларга тырышабыз… Һәм, әйтергә кирәк, татар каласына аяк басуыбызны без инде беренче күзебезгә ташланган күренешләрдән, кешеләрдән, хәтта бу җирнең һавасыннан ук тойган шикелле дә булдык. Килеп төшкән җиребез «Усия» дип атала икән – бик җанлы урын, халык күп, бик чуар, нинди генә милләт кешесе юктыр монда, ә шулай да татар агай-энесен ерактан ук танып була. Кырмыскалар шикелле барысы да хәрәкәттә – килүчеләр, китүчеләр һәм нидер эшләп йөрүчеләр белән яр башы мыжгып тора. Әнә аркаларына «ияр» кигән кыска-киң балаклы крушниклар аллы-артлы тезелешеп пароходтан тюклар, капчыклар, әрҗәләр чыгаралар. Яр өстендә билен кызыл билбау белән буган төптәй таза ломовойлар крушниклар чыгарып өйгән йөкләрне сәкедәй арбаларына төйиләр. (Атларының сыртлары да ястык кебек – ятып йокларлык.) Ярдан бераз читтәрәк тезелешеп киткән ларёклар, ишекләре киңенчә ачык чәйханәләр, озын лапас астында азык-төлек сатып утыручы хатын-кызлар – монда ниләр генә сатылмый да нинди генә исләр аңкымый… Ул заманда су юлы Казанны күп шәһәрләр белән бәйли торган бердәнбер юл булган һәм Казан халкы ак пароходка утырып, Нижнийга менәргә, Әстерханга төшәргә, Кама-Агыйдел буйларына кайтырга бик яраткан. Хәзер дә ярата ул бу өч елга буйлап сузылган күк юлны, әмма елга буйлары үзләре соңгы елларда бик нык үзгәрде. Безнең Усиябез дә күптән инде су астында калды һәм «Усия» дигән сүз үзе дә тәмам онытылды диярлек.

Пароходтан төшеп, тирә-юньне әнә шулай бераз күзәткәч һәм Усиягә генә хас су исе белән тозлы балык исен дә күпмедер сулагач, без калага таба юл тотарга булдык. Ул чакларда Усиядән шәһәргә Бишбалта аша трамвай йөри иде. Минем бу трамвай дигән нәрсәне Самарда күргәнем бар иде инде, ләкин утырганымны бер дә хәтерләмим… Казан үзе моннан шактый ерак булгач, без, Аллага тапшырып дигәндәй, шул вагонга утырырга булдык. Халыкка ияреп, тукталышына бардык та сары трамвайларның берсенә эләгеп тә киттек. Сәер дә, кызык та икән… Вагон шалтырап һәм селкетеп кызу гына алып бара, йөртүчесе идәндәге бер йомры тимергә басып, тышындагы кыңгыравын да «чың-чың» суктырып ала, ә без, акыллы этләр сыманрак, вагонның тар, ачык тәрәзәләреннән әле уңга, әле сулга каранып барабыз. Ниндирәк кала, нинди урам, нинди йортлар монда – гүя шуларны белеп, отып калырга тырышабыз… Минем куен кесәсендә Казан докторы Әбүбәкер абзый Терегулов исеменә атакай язып биргән хат – без менә шул абзыйны эзләп табарга тиешбез.

Трамвайдан кайда төшүебез, кайсы урамнар буйлап эзләп йөрүебез, билгеле, күптән онытылган, ләкин артык озак җәфаланмыйча гына без үзебезгә кирәк йортны эзләп таптык. Бу шәһәрнең нәкъ үзәгендә, Проломный белән Телеграфный урамнары чатындагы, Казан халкына бик билгеле һәм бик матур йорт иде. Менә шуның өченче катында Әбүбәкер абзыйлар торырга тиеш. (Бу йортны кайчандыр «ТУМ» дип тә йөртәләр иде, чөнки аның беренче катында ул чагында ук инде «ТУМ» дигән зур универсаль магазин урнашкан иде.)

Фәтхелисламны әйберләр белән түбәндә калдырып, мин тәвәккәлләп һәм бераз гына каушабрак, карана-карана югары күтәрелдем. Менә биек, таза, кызгылт-көрән ишек, аңа «Доктор А. Г. Терегулов» дип язылган кечкенә генә эмаль такта кагылган. Ишек яңагындагы ак төймәгә сакланып кына бастым. Аз гына көттереп, миңа ишекне юка гына, пөхтә генә бер татар хатыны ачты… (Хадимәләре икән.) Мин кереп, Әбүбәкер абзыйга килүемне әйткәч, ул каршыдагы зал ишеген ачып, кемгәдер дәште. Залдан марҗаларча киенгән бик төз буйлы, озын-мәһабәт бер ханым чыкты. «Сезгә кем кирәк?» – дип сорады ул миннән ирләрчә калынрак, әмма ягымлы күкрәк тавышы белән… Мин Дәүләкәннән килүемне әйтеп, кесәмнән хатны чыгарып, аңа суздым. Ул хатны алып, адресын укып карады да миңа: «Аз гына көтеп торыгыз», – дип, залга кереп китте. Бу мәһабәт озын ханымның Әбүбәкер абзый җәмәгате Әминә апа икәнлеген мин шунда ук аңлап алдым. Ул ят бер малайның килеп керүенә ризасызлык сиздермәде, шулай ук якты чырай да күрсәтмәде – ничектер бик гади генә мине каршы алды.

Бераздан Әминә апа белән бергә, кулына ачык хатны тотып, Әбүбәкер абзый үзе дә чыкты. Урта буйлы, тулырак тыгыз гәүдәле, карарак йөзле, куе җыйнак кына мыеклы, чал куна башлаган чәчен дә кыска гына (русча әйтсәк, под ёжик) калдырып алдырган, кырыклар чамасындагы бер кеше иде ул. Безнең өчен зур кеше – татар докторы. Каргалы өлешендә язганымча, ул да шул авылдан чыккан морзалар нәселеннән, атакай аны яхшы белгән. Әбүбәкер абзый үзе дә минем атайны хәтерләргә тиеш иде. Һәм, чынлап та, ул иң элек миннән: