– Нигъмәтҗан абзый малаемы? – дип сорады.
– Ийе, – дидем мин.
– Укырга дип килдеңме?
– Ийе, бер иптәшем белән.
– Та-аак… Ә кая кермәкче буласыз?
Мин буталыбрак булса да әлеге рәссамчылык-һәйкәлтараш мастерскойларын атадым. Әбүбәкер абзый бераз гына дәшми торды да русчалап:
– Ну что же! – дип куйды, аннары, Әминә апага карап: – Атасы Нигъмәтҗан абзый бездән шәкертләрне вакытлыча кабул итүне сораган… Керсеннәр булмаса, – диде дә, үзе шунда ук борылып, эчкәре кереп тә китте.
Инде Әминә апа миннән сораша башлады:
– Исемең ничек?
– Әмирхан.
Ул гаҗәпләнде:
– Әмирхан?! Сездә дә бармыни бу исем?
– Бар, ник булмасын…
– Алай икән… Ә иптәшең кем?
– Фәтхелислам.
– Кайда соң ул?
– Түбәндә… Әйберләр янында.
Шуннан соң Әминә апа миңа сынабрак карап торды да ничектер өздереп кенә:
– Ярый, туганым, вакытлыча кереп торырсыз… Укырга урнашканчы… – диде, аннан ишек ачкан асрау хатынга борылып әйтте: – Эчке бүлмәгә керт үзләрен!..
Шулай итеп, Әбүбәкер абзыйлар безне кабул иттеләр. Мин тиз генә төшеп, Фәтхелисламны әйберләре белән алып мендем. Асрау хатын безне кухня аша бер кечкенә бүлмәгә кертте.
– Шушында торып торырсыз, ятарыгызга урын-җир бирербез, – диде.
Без әйберләребезне идәнгә куйдык, үзебез урындыкларга утырдык. Бу инде безнең урнашуыбыз иде. Ләкин шулай да без әле үзебезне кул-аякларыбыз бәйләнгәндәй читен бер хәлдә хис итә идек. Шәп йортка, мөхтәрәм дәү кешеләргә килдек тә мәшәкать ясадык – ярыймы, килешәме бу?.. Икебез дә шулай уйлый идек бугай, һәм шәкертләрчә кулыбызны тезләребезгә салып, селкенмичә дә тик кенә утырабыз. Хәтта сөйләшергә дә кыймыйбыз… Беренче минутлар әнә шулай үтте. Аннары мин карана башладым: вакытлы торагыбыз – бер генә тәрәзәле җыйнак кына бүлмә, кечкенә өстәле, ике урындыгы, комод кебек нәрсәсе дә бар. Стена буенда пөхтә итеп җыештырган тар гына тимер карават тора – бу әлеге асрау хатын бүлмәседер, ахрысы… Торып, тәрәзәдән тышка да карадым. «Безнең» йорт күрше йортлардан биегрәк икән, аларның кызыл түбәләре бер-берсенә тоташып киткән, тик биеклекләре генә бер түгел… Шулай да шәһәр кызыклы – күпме халык аслы-өсле салынган читлекләрдә торалар. Без дә берзаман «читлектә» торучы кала кешесенә әйләнербез микән? Ләкин күңел нигәдер әле моңа ышанып бетми иде.
Шулай каранып, яңа урынга әзрәк ияләшкәч тә, без чыгып китәргә булдык. Әлбәттә, бүген үк күз төбәп килгән мәктәбебезне эзләп табарга кирәк – бу һич кичектермәс беренче эшебез… Ләкин кузгалырга өлгермәдек, асрау хатын безне кухняга чакырды.
– Әйдәгез, тамак ялгап алыгыз! – диде ул безгә.
Без икеләнебрәк калдык – монда ашап-эчеп алуны бер дә уйламаган идек. Кыюсыз гына рәхмәтебезне әйттек, ә асрау хатын авыз да ачырмый:
– Әйдәгез, әйдә, бүген ашаганыгыз юктыр бит әле. Кыстатып торырга, язмаганны!..
Шулай дигәч, чыктык инде, ак клеенка япкан зур гына өстәл янына утырдык. Кухня иркен, бик чиста, бөтен җире тәртиптә, монда чебеннең заты да юк иде. Өстәлдә ак самавыр, бизәкле чынаяклар, сөт, шикәр, май, тәлинкә тулы ап-ак күмәч. Асрау хатын үзе безгә чәйне ясап, сөтен салып бирде. Бик ачыккан булсак та, без әдәп саклап, кабаланмыйча гына ашарга тырыштык. Ак май да, күмәч тә бик тәмле иде. Беренче Казан ризыклары!
Ул да булмый, безнең яныбызга саф татарча киң җиңле озын күлмәк кигән, башына ак батист яулык бәйләгән, кулына дисбе тоткан, бик пөхтә, бик мөлаем, йомры гына бер карчык килеп керде. Бу – Әбүбәкер абзыйның анасы икән. (Бәлки әле, Каргалыча «анакай» дип дәшә дә торгандыр.)
Без олы кешегә хөрмәт йөзеннән тормакчы да булган идек, ләкин карчык, кулы белән генә ишарә ясап, утырырга кушты. «Ризыгыгыз бүленмәсен», – диде ул безгә… Аннары бер читкә үзе дә утырып һәм көтә төшеп, бездән җайлап кына исемнәребезне, ничек килеп җитүебезне, әти-әниләребезне, кая укырга кермәкче булуыбызны сораша башлады. Мөлаем карчыкның тавышыннан һәм күз карашыннан ук безне чын-чынлап кызгануын, кайгыртуын, химая итәсе килүен сизеп була иде. Һәм, әйтергә кирәк, бу йортта тору дәвамында Ходай бирмеш һәр көн безне ашатып-эчертеп, хәлләребезне белешеп, озатып һәм каршы алып торучы шушы ике изге җан – хадимә хатын белән Әбүбәкер абзыйның әнисе карчык булды. Төп хуҗалар Әминә апа белән Әбүбәкер абзыйны без бик сирәк күрә идек.
Чәйдән соң без үзебезгә кирәк әлеге мәктәп-мастерскойны тизрәк эзләп табарга булдык. Кулыбызда адресы бар, аннары хуҗалар да бераз өйрәтеп чыгардылар: шушы аркылы урам белән тауга менәсез, анда Чернышевский урамы булыр, менә шуның белән уңга борылып, бер квартал барырсыз, университетка җитәрәк, сулга борылып, әзрәк түбән төшәрсез, башта бер бакчаны, аннан икенче – «Бакыр бабай» бакчасын үтәрсез дә нәкъ сезгә кирәк урам өстенә барып чыгарсыз, диделәр… Шактый ук буталчык иде бу безнең өчен, ләкин юнәлешне бер белеп алгач, тел үзе дә илтеп җиткерер әле дип уйладык без, чыгып китешли…