Выбрать главу

Шул рәвешчә, тау менеп, уңга һәм сулга борылып, ике бакчаны да үтеп, без, ниһаять, үзебезгә кирәк урам өстенә килеп чыктык. Ләкин башта «Бакыр бабай» һәйкәле янында тукталмыйча китә алмадык. Әкрен генә әйләнеп, башны каерып, авызны да ача төшеп, бу безгә әле юньләп билгеле дә булмаган озын чәчле кешенең һәйкәлен игътибар белән тамаша кылып чыктык. Әйе, зур, мәһабәт, бик шәп һәйкәл, чынлап та, бакырдан икән үзе, тик «бабай»ның утырып торган күтәрмәсе генә шома кара таштан. Казан халкы аңа «Бакыр бабай» дип бик дөрес исем биргән икән.

…Ярый, мәшһүр «бабайны» да күрдек, мәмнүн булдык, инде бакча алдыннан гына узган урамның кайсы очына таба китәргә? Узып баручы бер чибәр туташтан сорарга туры килде. «Әнә уңга таба барыгыз», – диде туташ, нәфис кулын селкеп… Киттек, карана-карана барабыз, ләкин никтер һаман җитә алмыйбыз. Бу элек Грузинская дип йөртелгән, хәзер исә Карл Маркс исеменә күчерелгән, Казанның иң озын һәм иң төзек урамы иде. Барысы да диярлек таштан салынган, әмма бер-берсенә охшамаган зур, таза, бай йортларга карый-карый бара торгач, без менә ахырда Дәүләкәннән үк уйлап килгән, тик әле күреп кенә өлгермәгән бинабыз алдына килеп чыктык. Шушымы соң?.. Шушы икән шул!.. Әмма бу хәтле үк мәһабәт, матур булыр дип һич тә көтмәгән идек. Мондый бинаны «мастерской» дип атарга мөмкинмени?! Бу бит иң шәп уку йорты булырга тиеш ләбаса!.. Хәер, ул чынлап та, рәссамнар укытып чыгарыр өчен гасыр башында ук махсус салынган бина икән – без моны озак та тормыйча белдек, әлбәттә.

Урам капкасыннан да тазарак, ләкин бик пөхтә итеп, матурлап эшләнгән авыр имән ишегеннән эчкәре кердек. Аз гына узып, берничә мәрмәр баскычтан күтәрелгәч, безгә тагын шундый ук таза-нәфис бер ишекне ачарга туры килде һәм безнең нәкъ каршыбызда түргә таба сузылган киң генә коридор ачылды. Бер ягында тезелеп киткән бүлмә ишекләре, икенче ягында исә төрле төстәге пыялалардан зур-зур тәрәзәләр иде. Әмма безне тәмам хәйран иткәне, яшел-зәңгәр пыялалы тәрәзәләрдән дә бигрәк, коридорның ике як мөешендә басып торган ике арыслан сыны булды. (Хәзерге вакытта бу мөешләрнең берсендә В.И.Ленин, икенчесендә М.Горький сыны басып тора.) Ак таштан эшләнгән икесе дә бертөсле үк арысланнар туп-туры ишеккә карап гүя сакта торалар. Моның әллә берәр төрле мәгънәсе дә бар микән? Ягъни син, кеше, кая килеп кергәнеңне белеп кер һәм лаек булсаң гына аяк атлап үтәргә җөрьәт ит! Һәм без моны, акыл белән уйлаудан элегрәк, күңелләребез белән тоеп өлгердек. Юк, чынлап та без гади бер уку йортына гына килеп кермәдек бугай… Инде тагын бер хикмәтле нәрсәне күргәч, бездәге бу тойгы аеруча көчәйде. Коридорның түренә таба, нәкъ уртада, сәке сыман агач күтәрмә өстендә йөзтүбән капланып, галәмәт бер адәм сыны ята иде. Без әкрен генә шуңа якынлаштык: кем бу, нәрсә бу?.. Адәм гәүдәгә гади кешедән ике-өч мәртәбә зуррак, аңардагы көч-куәт тә чамасыз булса кирәк – кулы, аркасы, ботындагы мускуллар эре-йомры ташлардай буын-буын калкып торалар… Мөгаен, борынгы әкияттән алынган берәр пәһлевандыр дип уйладык. Әмма аның коточкыч бер киеренкелек белән аягын җиргә терәп, бармакларын куе чәчләренә батырып, йөзтүбән ятуында әллә ярсу-ачудан, әллә көчсез-гаҗизлектән шундый бер дәһшәтле газап сизелеп тора иде ки, аңа карап ирексездән тетрәнмичә һәм сихерләнмичә калу мөмкин түгел иде. Яныннан китә алмыйча хәйран булып торганда, без бу пәһлеванның кем икәнлеген ачык кына белмәсәк тә, аның кеше хыялы белән тудырылган сәнгать әсәре булуын шулай да аңладык. Әнә нәрсә икән ул «Һәйкәлтараш!»… Шушында өйрәтәләр икән бу гаҗәеп сәнгатькә!.. Без, ике Дәүләкән малае, моңа, һичшиксез, балаларча сөендек һәм шул ук вакытта ирексез туган шик-шөбһәдән ныграк каушый да төштек. Насыйп булыр микән керүләре? Әмма чигенү юк, чигенергә һич тә ярамый. Тәвәккәл – таш йоткан, диләр… Пәһлеван яныннан кире борылып, туры кәнсәләрия бүлмәсенә киттек – ул тышкы ишектән кергәч тә уң кулда иде… хуш, инде кем башлап ача бу кәнсәләрия ишеген?! Фәтхелислам миңа төртә – мин өйдән чыкканнан бирле алдан йөрүче… Ачтым – кердек, алдан ук язып куйган гариза белән документларыбызны кемгәдер бирдек. Хәзер инде ул кешенең кем икәнен дә, бездән нәрсәләр сорашканын да хәтерли алмыйм. Килеп, белешеп торырга кушты бугай… Шуның белән эш бетте, һәм без ниндидер бер җиңеллек хис итеп, артык юанмыйча, шәһәр гизәргә чыгып киттек.