Без килгән чактагы Казан ул кадимге Казан иде әле, ягъни анда бернинди үзгәреш юк, бернинди яңа салынган бина-мазар да юк, әйтик, 1915 елны ул нинди булган булса, ун елдан соң да шундый ук иске шәһәр иде. Дөрес, күптән түгел үтеп киткән сугыш еллары, революция вакыйгалары, ачлык-бөлгенлек вакыты шәһәрнең урам һәм йортларында үзенең ниндидер эзләрен калдырган. Безгә, яңа килүчеләргә дә, моны күрү әллә ни читен түгел иде. Мәсәлән, урам тротуарлары күп җирдә ватык, чокыр-чакырлы, күп кенә йортларның шкатурлары купкан яки керләнеп беткән, фанер белән каплаган тәрәзәләр дә күренгәли, хәтта кайбер йортлардан лазарет исе дә килә иде… Шулай да Казан безгә бик ошады. Мин яхшы гына белгән Уфадан ул зуррак та, җанлырак та, зур-зур таш биналар да күбрәк, трамвайлар да йөри, аннары әнә калкулык өстендәге таш диварлар белән әйләндерелгән, эче эреле-ваклы чиркәүләр белән тулган һәм шулар арасыннан ялгыз гына күккә сузылган нечкә-нәфис манаралы мәһабәт ак Кремле дә аның борынгы кала булуын күрсәтеп тора. Гомумән, чиркәүләр бик күп, мәчетләр дә аз түгел икән – унсигез дип ишеткәнем хәтердә калган.
Менә шул көннәрдән соң алтмыш ел гомер узды да китте. Бу вакыт эчендә Казан берничә мәртәбә зурайды һәм искиткеч үзгәрде. Ләкин шулай да калабыз үзенең борынгы йөзен югалтып бетермәде. Шуның белән кадерле дә бит ул безгә һәм заманнар узу белән аның кадере тагы да артачак кына…
Ә алтмыш ел элек безгә иң әүвәл шәһәрнең үзәген күрергә туры килде, чөнки йөри торган юлыбыз хәзерге Бауманнан Карл Маркс урамына чаклы иде. Урамнарның да күбесе иске исемнәрен саклыйлар иде әле. Бауман урамы ул чакта Большая Проломная, янәшәсендәге Профсоюзная – Малая Проломная, Куйбышев урамы – Рыбнорядская, Бутлеров урамы Старо-Горшечная дип йөртелә иде. Әзрәк ияләшә төшкәч, татар ягына – Печән базарына да, Кабан күле буена да баргалый башладык. Нэп дигән «хөрлек»нең бу иң көчәйгән, иң котырган чагы иде. Проломныйдагы искедән калган бөтен магазиннар ачык, Гостиный дворның (Татарстан музее урнашкан йортның) бик күп бүлекләре сату итеп ята, хәзерге Кольцо дигәнебез ул чакта вак кына кибетләр белән шыгрым тулы иде… Инде Печән базарына барсаң, анда сату-алу эшләре «Кисекбаш» заманындагы шикелле гөрләп тора. Тимер ишекле таш кибетләр барысы да ачык, товарлары урамга ук чыгарылган – өлгер хуҗалары урамнан узучыларны әллә кайдан ук чакырып-дәшеп кенә торалар. Мәскәүский (хәзерге Киров) урамындагы бакча урынында толчок иде. Шунда бер читтәрәк зур чуеннарда аш пешереп сатучылар – моны «бирәннәр» (обжора) рәте дип атыйлар иде. Тирә-юньдәге йортларда чәйханәләр, сыраханәләр – алар- да кызарган, бүртенгән агай-эне шау-гөр килеп утыра. «Болгар», «Амур», «Сарай» номерларында татар рестораннары, татар музыкантлары, татар җырчылары (дөресрәге, шансонеткалары) – монда инде кичләрен нэпманнарның кәттәләре типтерәләр булса кирәк… Урамнарда даңгыр-доңгыр узган ломовойлар, тротуар буйларында сала агайларының ат-арбалары – кыскасы, нэп тудырган чын базар, чын сәүдә оясы! Ихтимал, Тукайлар, Камаллар заманында да ул шулайрак булгандыр, бары тик «Көфер почмагы» гына юкка чыккан булырга тиеш.
…Мәчетләрнең дә барысы да эшлиләр иде шикелле. Манаралардан иртә-кич азан тавышлары ишетелә, бүрек, җилән кигән агайлар ашыга-ашыга намазга баралар… Минем әле шул замандагы рамазан ае да хәтеремдә. Кичкырын икенде-ахшам вакытында мәчет аллары муеннарына сай тартма асып, кәләвә, как-төш, чәкчәк, балда катырган мәк сатучы малайлар белән шыгрым тулы була торган иде. Мәчеттән чыгучы агай-энене бу малайлар яшел-зәңгәр тавышлар белән: «Кәләвә! Кәләвә!», «Как-төш! Как-төш!» – дип кычкыра-кычкыра каршы алалар. Һәр мөселман ни дә булса алмыйча китми – күрәсең, изге айның бер йоласы булгандыр инде бу. Тагын бер нәрсә мине бик гаҗәпләндергән иде – хәер сорап утыручы гарип-горабаның күплеге… Бәлки, мәчет алларында гына барысы бергә җыелып утырганга күрәдер… Алай дисәң, урамнарда да төрле гарипләр – зур башлы кәрләләр, бөкреләр, сукырлар еш кына очрап торалар. Ә кәкре аяклыларны әйткән дә юк – болары аеруча хатын-кызлар арасында еш очрый… Моңа минем бик исем киткән иде, чөнки бездә, мәсәлән, Уфада, кәкре аяклы кызны күрмәссең… Бичара Казан кызларына мондый бәхетсезлек кайдан, нәрсәдән килә икән дип уйланганым да бар иде. Ишетүемә караганда, Казан халкының эчә торган суында ниндидер матдә җитешми икән. Шунлыктан рахитик балалар күп, шулар кәкре аяклы булып үсәләр, имеш. Белгечләр бу хакта ни әйтә торгандыр, ләкин татар ягында торучылар суны чынлап та күбрәк Кабаннан эчкәннәр. Ә Кабан акмый яткан ябык күл, хәзерге шикелле үк кортлы, шакшы булмаса да, барыбер шунда кер дә чайкаганнар, су да кергәннәр, завод-фабрика һәм урам сулары да агып төшкән. Шулай да эчкәннәр, чөнки Кабан ул элек-электән үк Казан халкының бердәнбер төп су чыганагы булып килгән.