Выбрать главу

…Күл һәм Болак дигән сусыз тирән чокыр, билгеле булганча, Казанны нәкъ уртасыннан икегә бүлеп узган. Без килгән чакларда каланың югары һәм түбән ягы дип йөртелгән бу ике өлеше бер-берсеннән шактый нык аерыла иде. Татарлар тыгызланып утырган түбән якта яшеллек бик аз, зур бакчалар юк, күп җире сазлык, урамнарда һәрвакыт тузан… Иске бистә белән Яңа бистә арасындагы зур сазлыктан таралган үзе әче, үзе яман сасы ис җәйнең бөркү көннәрендә Болакка хәтле үк килеп җитә иде.

Иске Казан, иске заман… Монда диннең көчле булуын әдәбияттан да укып белә идек. Әнә бит бер катлы, ике катлы агач йортларны да кыйблага каратыр өчен урамга кырынрак итеп салып куйганнар – бу безнең өчен яңалык иде. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтәсе килә: Казанда элек мәшһүр байлар күп кенә булса да, алардан калган зур, матур йортлар бик сирәк күренә иде. Тукай урамындагы Шамил йорты белән аркылы урамдагы Апанаевлар йортын исәпләмәгәндә, Казанның татар ягы архитектурага бик ярлы булган икән. Байлык җитмәгәнгәме, әллә вакытмы?..

Татар ягында йөргәндә тагын бер нәрсә күзгә ташланмыйча калмады. Монда саф мөселман агай хатынын артыннан ияртеп йөри икән… Кызык! Хәер, безнең Дәүләкәндә дә Әхмәтвәли исемле Казаннан килеп чыккан бер абзый хатыныннан гел бер- ике адым алдарак йөри иде. Үзе ул кечерәк буйлы, вак-вак кына атлап, кызу гына тыраклый, ә хатыны озын-таза, аякларын салмак кына эре-эре итеп сала. Кешеләр күреп алсалар:

– Әнә Әхмәтвәли агай дөясен җитәкләп килә! – дип көлә торганнар иде… Әмма Казан урамнарында Әхмәтвәли ишеләр шактый ук икән әле.

Ләкин барыбер чал Казан – иске Казан түгел иде инде. Яңа заман галәмәтләрен дә таш каланың һәр җирендә ачык күрергә мөмкин иде. Иң элек бик табигый рәвештә без моны уку йортлары тирәсендә күрдек. Безнең ише ерактан, мәсәлән, Уралдан, Оренбурдан, Әстерханнан, Донбасстан, Себердән һәм мишәр якларыннан укырга дип килгән татар егетләре, татар кызлары кая гына барсаң да очрап кына торалар. Алар бик төрле, бик чуар – өстеннән әле шинелен дә салмаган «картлары» һәм өеннән беренче мәртәбә генә чыгып киткән бик яшьләре дә бар. Күпчелеге авылдан – боларны кыяфәтләреннән үк танып була. Ләкин төрле шәһәрләрдән килүчеләр дә аз түгел. Һәммәсе дә зур өметләр белән килгән – беренче мәртәбә бит аларга барлык уку йортларының ишекләре киңенчә ачык!.. Кер, укы, белем гранитын кимер!.. (Бу сүз ул чакта бик модада иде.) Бәлки, барысы да кереп бетә алмас – шуңа күрә аларның йөзендә шатлык белән бергә каушау да чагыла… Тик ни сәбәптер алар арасында Казанның үз яшьләре сирәк күренә – моңа да нэп гаепле булмады микән?!

Урамнарда йөргәндә без һәр очраган вывесканы укымыйча үтмибез. Әлбәттә, барысы да ике телдә – русча һәм татарча. Ләкин татарчасы хәзергегә караганда башкачарак, мәсәлән, дәүләт биналарына куелган такта яки калайга «Татарстан Автономияле Социалистик Шуралар Җөмһүрияте» дип язылган… Бу – яңа, бу – горурлык уята, «Татарстан… Шуралар Җөмһүрияте» – димәк, безнең үз дәүләтебез!..

Халык комиссариатларының да кайберләре бүтәнчәрәк атала иде: финансныкы – малия, юстициянеке – гаделия халык комиссариаты дип язылган була иде. Хәтта университетка да «дарелфөнүн» дип язылган иде ул чакта. Инде татар ягындагы кибетләр арасында йөрсәң, монда әллә кайдан ук татарча гына язылган зур-зур вывескалар күзеңә ташлана: фәлән ширкәт тә төгән ширкәт!.. Ләкин арада бик хөртиләре дә очрый – болары вак сатучы яки һөнәрченеке булырга тиеш. Мәсәлән, шундый хөрти вывесканың берсе әле дә хәтеремдә: Тукай урамындагы бер капкада «Галуш җамыйм» дип язылган калай кисәге эленеп тора иде.

Тагын нәрсә?.. Урамнарда – йөк ташучы ломовойлар, чатларда – резин ходлы извозчиклар… Ат-арба заманы. Акчаң булса, утыр да кит – үзләре үк чакырып торалар. Ә кичләрен бу извозчиклар, спектакль бетүгә, театр алдына килеп тулалар. Тамашадан чыккан бай нэпманнарны утыртып, бер-бер артлы, таш урамнарны шакылдата-шакылдата, җилдертеп алып та китәләр. Акча бик кадерле иде ул чакта. Миңа, мәсәлән, бервакытта да извозчикка утырырга туры килмәде. Хәер, бер генә мәртәбә, егерме сигезенче елны микән, кышын, Бишбалтада торучы Хәсән Туфанга Шәйхи Маннур һәм тагын кем беләндер извозчикка утырып барганымны хәтерлим… Аның каравы безнең «люмпеннар» өчен ул елларда «барабыз»лар бар иде. Чана юлы төшкәч, алар Дөбьяз тирәсеннән киләләр иде бугай. Үрәчәле чанага алашасын җиккән чикмәнле агай ун-унбиш тиенгә сине теләсәң кая илтә дә ташлый торган иде.