Выбрать главу

Ярый, сүзгә мавыгып, әзрәк читкә дә чыктым. Безнең бит әле яңа гына килгән чагыбыз, кала белән бары тыштан гына танышып йөрибез. Эчендә аның ниләр бар – хәзергә билгесез. Әгәр калырга язган булса, «эче» дә әкренләп ачылыр.

…Килүебезгә берничә көн үтеп китте. Документлар бирелгән, имтиханнар башлануын көтәбез, ә хәзергә урам таптаудан башка эшебез юк. Әбүбәкер абзыйлардан иртән чыгып китәбез, кич кенә кайтып керәбез. Хуҗаларга артык мәшәкать ясамас өчен көндез кайтмаска тырышабыз. Кесәбездә юлдан калган күпмедер акчабыз бар, арзанлы ашханәләрнең берәрсенә кереп, тамак та ялгап чыгабыз. Кольцодагы хәзерге «Чулпан» рестораны ул чакта әнә шундый ашханәләрнең берсе иде. «Нарпит» дип атыйлар иде аны… Бу «нарпит»та ун тиенгә бер тәлинкә аш алсаң, шуны дүрт-биш телем икмәк белән әйбәт кенә сеңдереп чыгасың. Икмәк түләүсез иде шикелле, өстәлләрдә өелеп ята иде – теләсәң күпме аша!

Ләкин, «фатир»га соң гына кайтсак та, безне көн дә диярлек аш белән көтеп алалар иде. Асрау хатын безнең соңлап кайтуыбызга әз генә үпкәсен белдереп, шунда ук ашын да, ите белән бәрәңгесен дә җылытып бирә. Без, ашап кайттык, тамагыбыз тук, рәхмәт, дия башлагач, ул чын шелтә белән: «Нигә, акчагыз әтәч булып кычкырамыни?» – дип әйтә торган иде. Әбүбәкер абзыйның әнисе миһербанлы мөлаем карчык та, гаҗәпләнүен яшермичә: «Ник читтә ашап йөрисез, килешми ич ул, кунак бит сез безгә!» – ди иде. Шуннан соң инде без, ике сантый, алдыбызга китереп куйган сыйларны кызарынып, сүзсез генә ашарга утырабыз.

Аларның безне шулай кайгыртулары, көтеп алулары, хәлебезне дә сорашып торулары безгә, әлбәттә, бик ошый иде. Чит-ерак җирдән килгән безнең ише кеше, ничек дим, беркадәр ятим кеше, шуңа күрә ул һәрвакытта җылы сүз, яхшы мөгамәләгә мохтаҗ… Ләкин дә бит ике таза малай урын биләп ятабыз!.. Көн дә кайтып-китеп, мәшәкать ясап йөрибез. Шушы нәрсә безне һаман борчый, шушы нәрсә җаныбызга тынычлык бирми иде…

Әбүбәкер абзый ул елларны Казандагы бармак белән генә санарлык татар докторларының иң танылганы иде. Бөтен татар ягы аңа йөри иде дисәм дә хата булмас… Иртәрәк кайткан чагыбызда, аңа килгән авыруларның каршыдагы залда көтеп утыруларын күрә торган идек. Әбүбәкер абзыйның зур гына кабинеты ишектән кергәч тә сул кулда – авыруларны ул көн дә диярлек шунда кабул итә иде. Болай үзендә кабул итү ул электән үк килгән законлы бер эш, шуңа күрә һәрбер врачның тышкы ишегендә исем-фамилиясе язылган кечкенә генә бакыр яки эмаль такта була торган иде. (Андый такта Әбүбәкер абзыйның ишегендә дә бар иде.) Кабул итү, әлбәттә, түләү белән – аны гонорар дип кенә әйтәләр иде… минем үземә дә соңыннан әнә шул зур кабинетта Әбүбәкер абзыйга бер-ике тапкыр күренергә туры килде – билгеле, түләүсез генә, чөнки мин аңа үз кеше…

Авырулар кабул итмәгәндә дә алардан кеше өзелми иде диярлек – кичләрен еш кына зур залда үзләре кебек интеллигент кешеләр җыелышып утыралар. Алар арасында медицина әһелләре генә түгел, художниклар, артистлар да була икән… Бик җанлы мәҗлес, өзлексез сөйләшү, көлешүләр – шулар арасыннан мәһабәт-төз буйлы Әминә апаның көр тавышы ап-ачык ишетелә… Менә шундый вакытта кайчак без звонок биреп кайтып керәбез һәм җилкәләребезне җыерып, мыштым гына кухня аша үз бүлмәбезгә үтеп китәбез. Дөрес, кунаклар безне күрмиләр, ләкин шулай да уңайсыз. Мондый чакта кайтмый тору яхшырак та бит, әмма нишлисең, бүтән чараң булмагач?! Җитмәсә әле, мәрхәмәтле асрау хатын кунакка әзерләгән сыйлардан безгә дә өлеш куя. Менә шулай, кәбәм!..

…Тагын бер мәртәбә кабатлап әйтәм, бу йортта ике атнадан артыграк торып, без хуҗалар тарафыннан бернинди ризасызлык сизмәдек. Кайчанрак күчәрсез икән дип, читләтеп кенә булса да бездән теш елтыратып сораучы булмады. Бер караганда, төп хуҗаларның бездә эшләре юк шикелле тоелса да, безгә булган игътибарның, әлбәттә, Әминә апа ризалыгы һәм боерыгы белән эшләнгәнен аңлавы читен түгел иде. Мондый гаиләдә башкача була да алмый торгандыр инде ул… Әмма ләкин бу изгелекне нәрсә белән кайтарырга?.. Әгәр аларга берәр төрле эш эшләргә, әйтик, су китерергә, утын ярып кертергә кирәк булса, без «эһ» тә димичә рәхәтләнеп эшләгән булыр идек. Ләкин аларда безгә яраклы бертөрле дә эш юк иде.

…Хәер… бер эш шулай да табылды. Әбүбәкер абзыйның салпы колаклы, аклы-сарылы бер чуар ау эте бар иде. (Без аны икенче көнне генә күрдек, чөнки аның урыны ишек төбендә түгел, каядыр түрдә иде бугай…) Менә шушы акыллы эт, кемнәр икәнебезне белгәч, безгә бик тиз ияләште. Кайтып керүебезгә, чабып яныбызга килә, бүлмәгә дә, «әйдәгез, әйдә» дигәндәй, алдан үзе кереп китә, куанычыннан нишләргә белмичә бөгелә-сыгыла, бертуктаусыз әле миңа, әле Фәтхелисламга сырпалана… Аннары бераз тынычлангач, башын теземә сала да туп-туры күзләремә карап тора башлый. Адәм баласыныкыдай күзләре аның нидер сорый, нидер көтә. Ах, әйтә дә алса иде ул!.. Ахырда без сиздек, аның, мөгаен, йөрергә чыгасы килә торгандыр… Асрау аша Әминә ападан алып чыгарга рөхсәт итүен сорадык. Әминә апа үзе безгә, пажалысты, алып чыга күрегез, Әбүбәкер абзагызның аны йөртергә бер дә вакыты юк, диде. Шуннан соң без, Фәтхелислам белән икәү, һәр көнне диярлек чуар этебезне алып чыгып, Болак буйларында күңеле тәмам хушланганчы йөртә торган булдык. Каешыннан ычкындырмый идек ычкындыруын, әмма аның өчен бу чыгулар барыбер гаять зур хөрлек иде. Хәлдән тайганчы безне сөйрәп чаба иде, бөтен җирне исни-тырный иде, һәр очраган багананы «тамгалап» китә иде… Бу иреккә чыгуларны ул озак оныта алмагандыр, безне бик юксынгандыр, бәлки әле, боегып, елап та йөргәндер.