Сүз җаеннан әйтмичә үтә алмыйм, этләрне мин үзем бик яратам. Алар үзләре дә миңа һәрвакытта шәфкатьле булдылар. Чылбырдагы усал эт янына барганым бар – карады, иснәде, тимәде. Эт гаять сизгер ул, акыллы ул, инсафлырак та ул. Начар белән яхшы кешене әллә кайдан ук сизеп тора. Начарга якын да бармый, ә яхшыга үзе үк килә. Мәкерле алдау гына аны харап итәргә мөмкин… Яхшылыкка каршы ул бервакытта да начарлык эшләмәс. Адәм баласыннан «этлек»не күп күрдем, әмма этләрдән – юк. Хәзер дә әле мин очраган бер эткә, ышанычлы дуска дәшкәндәй, «Нихәл син!» дип дәшмичә узмыйм.
Әйткәнемчә, без Әбүбәкер абзыйларда ике атнадан артыграк, укырга керү мәсьәләсе хәл ителгәнче тордык. Кайчан, кая китүебезне түбәнрәк язармын, ә хәзер исә бер үкенечемне әйтеп үтәсем килә: күргәнегезчә, безгә шундый яхшылык эшләгән һәм күпмедер дәрәҗәдә миңа нәселдәш булган шушы бик әйбәт, бик хөрмәтле гаилә белән мин ни өчендер соңыннан элемтәмне югалттым. Дөрес, моның минем үз хәлем белән бәйләнгән җитди сәбәпләре булды. Хәлбуки сугыштан соң авыр еллар узып, тормышлар да бер эзгә төшкәч, үзем дә инде олаеп, язучы да булып киткәч, өзелгән элемтәне яңартырга бик мөмкин иде. Әбүбәкер абзыйның үзен дә, Әминә апаны да якыннанрак белергә, алар күреп уздырган заман, тормыш һәм кешеләр турында сорашырга бик кирәк иде. Зур кызганычка каршы, «кирәклеген» белеп йөргән хәлдә, мин аны да эшли алмадым. Әллә урынсыз тыйнаклык, әллә ваемсызлык, әллә тормышның ваклыклары – нәрсәдер мине чабуымнан тоткандай тыйды да торды.
Ә бит мин килгән елларны авыр чакларда аларга баргалый идем. Мәрхәмәтле карчык белән асрау мине үз итеп каршы алалар, хәлемне сорашалар, кухняда гына ашарга да утырталар. Инде Әминә апа өйдә булып, түр бүлмәләрдән чыкса, аз гына сөйләшүдән дә хәлемне аңлап, берәр сум акча да биреп җибәрә иде.
…Ике-өч тапкыр Әбүбәкер абзыйга да күрендем. Үпкәләрем таза түгел иде ул чакта. Язга чыгу белән кәефнең начарлануын сизеп, беренче мәртәбә аңа баргач, ул мине әйбәтләп карады-тыңлады да: «Сиңа саф һава, таза ашау, кымыз эчү кирәк, монда тузан йотып йөрмә, тизрәк өеңә – Дәүләкәнеңә кайтып кит!» – диде, һәм бу бик дөрес киңәш иде.
Икенче мәртәбә белешмә алу өчен аңа күренергә туры килде. (Нинди белешмә һәм ни өчен – бу хакта вакыты җиткәч.) Ә өченче мәртәбә күренүемнең сәбәбе болай булды: мин ат казылыгы ашап агуландым. Төн буе күз дә йома алмыйча газапланып чыктым, укшудан бөтен эчем актарылды, берни дә калмады. Иртән көч-хәлгә торып Хәбибрахман янына киттем – аның медфакның дүртенче курсында укыган чагы иде. Ул мине ияртеп, хәзерге Вишневский клиникасына алып китте. Алар курсы шул көнне анда практика үтә икән. Хәбибрахман курс җитәкчесе врач-ассистенттан мине каравын үтенде. Ассистент бик рәхәтләнеп риза булды һәм бөтен группа алдында мине чишендереп өстәлгә салды. Әзрәк сорашканнан һәм үзе караганнан соң, студентларның да барысына карарга кушты. Ну, шул чактагы хәлемне белсәгез иде!.. Студент кызлар җылы-йомшак куллары белән минем бушап калган эчемне әле уңнан, әле сулдан басып-басып карыйлар, җитди генә нидер әйткән булалар, үзара сөйләшкән булалар. Шунда берәрсе шырык-шырык көлеп тә куя. Ә мин, ыштан изүен тотып, сикереп торырдай булып ятам.
Карау-сорашулар беткәч, врач-ассистент нәтиҗә ясап, үзенең диагнозын куйды:
– Картина ачык. Авыруның сәбәбе – аппендицит. Приступ шуңардан… Егетнең сукыр эчәген кисәргә кирәк!.. – Һәм миңа, озакка сузмыйча, берәр атнадан операциягә керергә кушты.
Киенеп урамга чыккач та, мин тиз генә тынычлана алмадым. Бу операция дигән нәрсә мине чынлап торып хафага салды. Кисү-яруны моңарчы бик сирәк ишетергә туры килә иде, һәм бик сирәкләр генә исән калалар да иде шикелле… Белмим, бәлки, болай курку-шикләнү урынсыздыр да, ләкин нишләмәк кирәк, хәвефле уйлар күңелгә килә дә тора. Соңрак миңа Хәбибрахман да сукыр эчәкне кистерүнең бик җиңел операция булуын аңлатырга тырышты. Юатырга оста иде ул, аның сүзләреннән соң бераз тынычланган кебек тә булам, тәвәккәллек тә кайткан шикелле була, ләкин озакка түгел – тагын төрле шик-шөбһә күңелне әкрен генә кимерә башлый. Нишләргә инде? Күзне йомып, ятаргамы әллә?.. Әмма аяк тартмый гына бит… Инде бер атна вакыт та узып китте, врач биргән срок та килеп җитте. Ә мин үземне, үч иткәндәй, бик әйбәт хис итәм, ашау-эчү дә элеккечә шәп бара, бер генә җирем дә авыртмый – йә, шушы хәлдә бар да пычак астына ят, имеш!.. Туктале, дидем, «асылынсаң асыл алмагачның асылына» дигәннәр, тоттым да Әбүбәкер абзыйга киттем. Кабул итте. Әйбәтләп карады һәм әйтте: