Выбрать главу

– Пока операциягә керми тор, – диде. – Әгәр приступ яңадан кабатланса, килерсең, карарбыз!..

Менә шул. Әйтерсең авыр ташны өстемнән алды Әбүбәкер абзый. Рәхмәт кенә аз аңа! Шулай да баштарак яңа приступны көтебрәк йөрдем, ләкин ул килмәде, һәм мин бик тиз тынычландым – сукыр эчәкнең барын да оныттым. Шуннан соң менә, әйткәнем булмасын, алты дистәгә якын гомер узып китте, бер генә тапкыр да приступка охшаган нәрсә кабатланмады. Һәм моннан соң да… Хәер, моннан соң ни буласын юрамый тору яхшырак.

Инде югарыда әйткән миндәге үкенү хисе ул Әбүбәкер абзыйның яхшылыгын онытудан гына туган нәрсә түгел, әлбәттә. (Хәлбуки бу да зур үкенеч.) Сәбәп тирәндәрәк ята: хикмәт шунда ки, Әбүбәкер абзый да, Әминә апа да – тарихи шәхесләр. Татар халкының чын зыялылары, киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм кешеләр. 1885 елны Уфада туган Әбүбәкер Батыргәрәй улы Терегулов 1911 елны Казан университетының медицина факультетын бетереп чыга. Совет вакытында Германиягә барып белемен арттыра, докторлык диссертациясен яклый. Татарлардан беренче атаклы доктор һәм медицина профессоры. Сугышка чаклы һәм сугыштан соң да Татарстан Верховный Советына депутат булып сайланган иде… Күрәсез, игътибарга бик лаек кеше.

…Ахрысы, шуңа күрәдер дә язучы Габдрахман Әпсәләмов үзенең мәшһүр «Ак чәчәкләр» романындагы карт доктор Әбүзәрнең прототибы итеп Әбүбәкер абзый Терегуловны алган булган – һәрхәлдә, шулай дип сөйләделәр. Ләкин әсәрдәге образ белән тормыштагы прототип күп очракта төгәл туры килеп бетми – аерма һәрвакытта була һәм шактый зур да була. Менә бу очракта да аерма, минемчә, зур иде. Озак еллар дәвамында миңа да бит Әбүбәкер абзыйны күрергә, күзәтергә, сөйләшкәләргә дә туры килде. Һәм мин аны үз бәясен яхшы белгән, һавалырак, әмма ачык йөзле, бөтен торышы-тотышы белән чын бер интеллигент кеше дип таный идем. Йөргәндә дә ул бик пөхтә киенеп, эшләпәсен яки бүреген яшьләрчә кырынрак салып йөри торган иде. Эт ияртеп ауга йөрүче, китап җыючы, сәнгать әһелләре белән утырырга яратучы, – кыскасы, тормыштан тәм табучы иде ул, миңа калса. Һәрхәлдә, кешеләргә мораль укып, акыл сатып йөрүче резонёр түгел иде.

Миндә иске бер фоторәсемнең Срур тутакай күчертеп биргән копиясе саклана. 1911–1912 елларда булса кирәк, Дим буена кымызга килгән бер төркем татар зыялылары авыл кырыендагы яшел чирәмдә фотога төшкәннәр. (Авылы Кара Якуп түгел микән?) Рәсемдә Мәҗит Гафури, хатыны Зөһрә ханым белән, Сәгыйть Сүнчәләй, тагын кем булулары ачылып бетмәгән берничә кеше – һәм шулар арасында Әбүбәкер абзый белән Әминә апа да бар… Әнә шундый бәйләнешләр…

Моңа артык гаҗәпләнергә дә туры килми. Әминә апа бит ул Ибраһим Терегуловның өлкән кызы. Ә Ибраһим Терегулов – культура тарихыбызда мәгълүм кеше – мәгърифәтче, педагог, җәмәгать эшлеклесе… Күп еллар Учительский школада эшләгән, рус классикларын татар телендә бастыра башлаган, «Шәрекъ клубы»н оештыручыларның берсе һәм беренче рәисе дә булып торган. Җәмәгате Бибигайшә ханым да мәдәни эшләрдән читтә тормаган – русчадан татарчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнгән. (Аның хакында «Азат хатын» журналының 1984 ел, 10 нчы санын карагыз.) Димәк, бу гаилә үз заманының мәдәни хәрәкәтендә якыннан катнашып, барлык алдынгы кешеләре белән аралашып яшәгән. Әдипләрне, шагыйрьләрне, артистларны да алар яхшы белгәннәр. Билгеле инде, җитеп килгән кызлары да бу даирәдән читтә тормаган. Әминә апа, мәсәлән, 1905–1906 елларда ук йорт спектакльләрендә катнаша башлый. Моны мин Шәриф җизни Сүнчәләйдән ишеткән идем – ул да бит шул елларны Учительский школада укый һәм демократик яшьләр хәрәкәтенә якыннан катнаша. Шагыйрь Сәгыйть Рәмиевнең Әминә апага мөкиббән гашыйк булуы турында да ишеткәнем бар. Чын булса, шагыйрьнең «Сызла, күңелем!» шигыре турыдан-туры Әминә апага атап язылган.