Аңа, Нигъмәтулла дәдәкайга, хак язганны, дөресрәге, язмаганны, ничек итеп күрергә туры килгәнен чираты җиткәч сөйләрмен әле. Ә хәзер башкасына күчик.
Мин Мөхәммәдъяр дәдәкай туен яхшы ук хәтерлим. Аны, шактый утырган егетне, егерменче елның салкын кышында түбән очтагы Мамлеевларның Хәнифә исемле кызына өйләндерделәр. Туйга Дәүләкәннән без дә кайттык. Миңа бары унбер яшь кенә, ләкин шуңа да карамастан бертуганның малае диптер, ахрысы, мине кияү егетләре арасына кертеп йөрттеләр. Башта әллә ничә пар атта түбән очка туй китте. Кияү, өч кияү егете һәм мин – ярты кияү «егете» – өйдә калып тордык. Күп тә үтмәде, ат атланган бер егет, чаптырып килеп, кыз өендә никах укылганын хәбәр итте. Шуннан соң барыбыз да чыгып пар атка төялдек тә, тын авыл урамын дәртле кыңгырау тавышы белән сискәндереп, җил-буран уйнатып китеп тә бардык. Күчердәге дилбегә тоткан егет төптәге атның башын югары күтәрттереп, ә мичәүдәгесенең башын кырын салындырып кына алып барды. Үзенә күрә бер осталыктыр инде бу… Барып җиткәч, ишегалды түрендәрәк торган келәт сыманрак кечкенә бер өй каршында чанадан төштек. Кияү кергәнне көтеп утыручы кыз шушы өй эчендә икән. Каргалы туеның борыннан килгән мәҗбүри тәртипләре бар: иң элек без кулга-кул тотынышып, аллы-артлы тезелештек. Беренче булып баш кияү егете, аның артыннан кияү үзе, аннары инде калганнарыбыз, иң койрыкта мин. Кияүнең өстендә яшькелт тышлы, бәрән эчле тун, башында кама читле бүрек, кулында кечкенә сандыгы – анда аның кодачаларга дигән исле сабын, ефәк чәчүргеч, түгәрәк көзге, тагын ниндидер бүләкләре. Минем өстә дә тун, тик тышсыз кайры тун (хәзерге заман кешеләренең исләре киткән дублёнка), ә башымда патша казаклары кия торган зәңгәр постау түбәле, озын йонлы, галәмәт биек бүрек. Билгеле, бу бүрек минем өчен махсус тектерелгән дә түгел, кибеттән башка үлчәп алган да түгел, бәлки, толчокта берәр исерек солдат кулыннан сатып алынган булырга тиеш (ул елларда кием-салымны толчоктан гына табарга да мөмкин иде). Бүрек күзләремне каплап тора, мин аны һич яратмыйм, кияргә хурланам, ләкин кимичә чарам да юк.
Хуш, кулга-кул тотынышып тезелешкәннән соң, баш кияү егете ишек тоткасын тотып торучы җитү-чая гына кыз белән нидер сөйләшеп алды. Барысы да көлештеләр, кызга бүләк бирделәр, шуннан соң гына кыз ишекне ачып, безне эчкә уздырды.
Кергәч, чәй табыны әзерләнгән өстәл тирәсенә утырыштык. Өстәл тулы өем-өем сый, чирек белән бал да тора… Яшь кәләшне без күрмәдек – ул чыбылдык эчендә утыра иде. Йоласы шулай, күрәсең, кияүне, мөгаен, чыбылдык эчендә каршы ала торгандыр… Теге җитү кыз безгә зур таба белән кайнар коймак кертеп куйды. (Ул кияү белән кәләшне шушында карау өчен махсус куелган икән. Бәлки, әле үзе дә яшь килендер.) Егетләр нигәдер ашыгалар иде, коймакны аннан-моннан капкалап, берәр генә чынаяк чәй эчтеләр дә, кияүгә хәер-дога теләп, урыннарыннан тордылар. Без чыгып киттек. Мөхәммәдъяр дәдәкай, ни өчендер шактый ук кызарып һәм уңайсызланган төсле дә булып, кәләш янында үзе генә торып калды.
Аннары инде без, кияү егетләре, башка кунакларга кушылып, кыз ягыннан туй күтәрешкән кешеләрнең мәҗлесләренә йөри башладык. Арада мин, йоннары күземә кереп торган хәшәрәт бүрекле малай гына булсам да, әйтергә кирәк, мәҗлесләрдә игътибардан һәм сый-хөрмәттән бер дә читтә калмадым (чөнки кияүнең «читтән» кайткан якын туганы). Бу самогон заманы иде, ул чакта аны «күмүшкә» диләр иде. Башта руслардан ала торган булганнар, аннары инде үзләре дә «куарга» өйрәнгәннәр. Менә шул сасы нәрсәне миңа да әз генә эчертеп карадылар. Мин аңардан өтелдем, буылдым, үлә яздым, шуннан соң «тәкъдим» итүче булмады.
Туй кыз ягында ике-өч көн дәвам иткәннән соң, егет өенә кайтты. Хәзер, егет ягыннан баручыларга ияреп, кызны озатучы туганнары да килделәр (аларны бездә «җиңгәли баручылар» дип әйтәләр)… Кышкы айлы кич иде, түбән очтан югары очка таба кыңгырау тавышлары белән бөтен авылны шаулатып килгән әллә ничә пар ат, ялгыз атлар бабакайлар ихатасына чаптырып ук килеп керделәр. Шул чакта кемдер мылтыктан да атып җибәрде. Каршы алучылар күп иде, кайтып керүчеләрнең күбесе кызмача иде, шуңа күрә буталыш, шау-шу да көчле иде. Кияү атын ишек төбенә үк китерделәр, киленне чанадан ак киез өстенә төшерделәр, Нигъмәтулла дәдәкайның кызы Зөләйха киленгә кашык белән бал-май каптырды. Икенче үрәчәле чанада кайткан килен әйберләрен – яшел сандыгын, урын-җирен – җырлый-җырлый өйгә керттеләр.
Туй кияү ягында да ике-өч көн барды булса кирәк. Билгеле, бу тарафта да туй күтәрешкән якын туганнар кыз ягын чиратлашып йөртеп кунак иттеләр. Ләкин мин монда «кияү егете» түгел идем инде, башка балалар белән бергә буталучы малай гына, шуңа күрә безнең тарафтагы мәҗлесләрне күрмәдем дә диярлек. Һәм туйның кайчан беткәнен дә ачык кына хәтерләмим. Кияү өендәге соңгы мәҗлес тә, «җиңгәли килүчеләрнең» кайтып китүләре дә төнлә булган, ә без, ыгы-зыгыдан тәмам арыган бала-чага, төрлебез төрле урында йоклап калганбыз.