…Кызыклы заман, таң вакыты (шагыйрь әйткәнчә), әмма татар йокламый – татарның уянган чагы. Әбүбәкер абзый белән Әминә апа да нәкъ шул заман яшьләре – йөргәннәр, күргәннәр, эчендә кайнаганнар. Бигрәк тә Әминә апаның хәтерендә һәм күңелендә күп нәрсәләр сакланган булырга тиеш иде. Ләкин ни кызганыч – барысы да үзләре белән китте. Хәзер инде үкенүдән мәгънә юк – мин үз гаебемне өстемә алдым… Әмма… мондый үкенү бер миндә генә микән?.. Без бит озак вакытлар тарихыбызның иң кызыклы, иң гыйбрәтле дәверенә игътибарсыз булып кала бирдек. Һәм шул вакыт эчендә ул дәвернең Әминә апа кебек җанлы шаһитлары аз киттемени бу дөньядан? Юк, үкенүчеләр дә аз булмаска тиеш.
Без кабул итү имтиханнарын көтеп йөрибез. Башка эшебез юк, көн дә Карл Маркстагы чибәр йортка барабыз. (Хезмәткә йөргән шикелле.) Барган саен анда үзебез кебек читтән килгәннәрне очратабыз. Барысы да егетләр, кызлардан ни өчендер берәү дә юк. Аларга иртәрәктер шул, өлгереп җитмәгәннәр күрәсең әле… Егетләрнең һәммәсе дә диярлек төрле шәһәрләр- дән – Оренбурдан, Әстерханнан, Самарадан – ә менә Эстәрлетамактан берьюлы өч егет килгәннәр. Болар инде безнең якташлар, алар белән бик тиз дуслашып киттек… Мортаза Абдуллин дигәне белән минем дуслык даими төс алып, мәрхүмнең үлгән көненә кадәр дәвам итте. Аның хакында сүз булачак әле…
…Йөри торгач, имтиханнар көне дә килеп җитте. Читтән килгән, гариза биргәннәрнең барысын да үткәргәннәр. Беренче имтиханга керүебезнең тәгаен числосын күптән онытканмын, һәрхәлдә, августның егермеләре тирәсендә булды шикелле… Шулай ук нәрсәләрдән имтихан бирүебез дә истә калмаган, әмма берсе, иң куркытканы, хәтердә әле булса саклана. Бу – рәсем буенча иде, ягъни рәсем ясап күрсәтергә тиеш идек без… Ә миндә рәсем ясауга бер дә сәләт юк, булса да бик зәгыйфь… Балачакта кеше башы белән песи башын (болар бер-берсенә бик охшаганнар) алама гына сызгалап маташуны исәпләмәгәндә, мин рәсем ясау белән юньләп шөгыльләнмәдем дә һәм чынлап мавыкмадым да… Ләкин шунда ук сездә «Алайса, ни пычагыма монда килеп кердең?» дигән сорау үзеннән-үзе туа торгандыр бит инде. Нәрсә дип әйтим?.. Махсус уку йорты булгач, рәсем ясарга да өйрәтерләр дип ышанганмындыр, ахрысы. Әмма мине барысыннан элек уку йортының исеме, дәрәҗәсе, сәнгать белән бәйләнгән булуы тартып китерде бирегә… Аннары, керә алсам, архитекторлыкка укырмын дип тә уйлаган идем. Тик менә архитекторның да рәсем ясый алырга тиешлеген белми идем. Хәзер инде чигенеп булмый, егетләр!.. Ни булса шул, тәвәккәлләргә туры килә.
…Иркен генә бүлмә, төрлечәрәк куелган мольбертлар, биек кенә өстәл сыман нәрсәдә гипстан эшләнгән адәм башы. Безгә берәр табак каты-калын кәгазь, йомшак кара карандашлар бирделәр. Кәгазьне кнопкалар белән мольбертка беркетергә куштылар. Ярый, монысын да эшләдек… Инде хәзер әнә шул Ходай орган адәм башын ак кәгазьгә төшерергә тиешбез. Егетләр кыю гына эшкә дә керештеләр. Ә мин торам әле, күршеләремә караштырам: ничегрәк сызалар? Шуннан мин дә бик сак кына сыза башладым… Иллә мәгәр шәп төшми, дөрес төшми сызыкларым!.. Бозам да тагын сызам… Ярый әле, безнең эшләгәнне карап йөрүче рәссам бик рәхимле кеше булып чыкты. Бер-ике мәртәбә яныма килеп, карап, менә болайрак кирәк дип, минем эшне үз кулы белән төзәткәләп тә китте. Башкаларга да әнә шулай күрсәткәләде ул. Күрәсең, зәгыйфьләр бер мин генә түгел. Бу исә минем хәлне бераз гына җиңеләйткән кебек тә булды.
Кыскасы, без барыбыз да – кайсыбыз алданрак, кайсыбыз соңрак – бу адәм башын тирләп-пешеп булса да төшереп бетердек. Безгә әле ошап та китте бу азаплану – яхшымы-начармы, – ак кәгазьдә үзебез ясаган сурәт калды. Рәссам булырга теләүнең сере дә, бәлки, шул сурәт ясау белән сихерләнүдәдер?!
Имтиханнар бетте, хәзер инде нәтиҗәне көтәргә кирәк иде. Минем үтә алуыма өметем аз, ә менә Фәтхелислам, һичшиксез, үтәчәк. Бөтен имтиханнарны да шәп бирде, хәтта рәсем буенча да… Сәләте дә зуррак, хәзерлеге дә көчлерәк иде шул аның!
Күпмедер борчылып, көтеп йөргәннән соң, ниһаять, укырга алынучыларның исемлеге чыкты. Барыбыз да шуңа ябырылдык. Иң беренче исем – Мортаза Абдуллин. Гаҗәп түгел, ул рәссам булачак егет. Бераз түбәнрәк минем фамилия дә тора, шайтан алгыры! Бу мин, әлбәттә, чөнки бүтән «Еникеев» юк керүчеләр арасында… Йа Хода!.. Мин алынганмын, мин укыячакмын, мин – студент, мәтәлеп китим!.. Их-ма!.. Ну, конечно, Фәтхелислам да бар, Фәтхелислам да алынган, ләкин ул тыныч, ул алынасын алдан ук белеп торды… Әмма бу безнең икебез өчен дә бик зур бәйрәм!.. Әле бит бер ай элек кенә Дәүләкәннең тузанлы урамын таптап йөргәндә, Казан нинди ерак иде бездән, ә бирегә килеп, рәссамнар мәктәбенә укырга керә алу тагы да ераграк иде – инде менә тәвәккәлләгәч шөйлә генә булды да куйды, мин сиңа әйтим!