Болай ансат кына үтүебезнең сәбәбе нәрсәдә дип уйласак, моны татар яшьләренә укырга керү шартларының җиңеләйтелгән булуы дип аңларга да ярый торгандыр. Чынлап та, яңарак кына автономия алган милли республиканың һәр тармактан кадрлар җитештерү өчен уку йортларының ишекләрен киңенчә ачып куюы бик табигый иде. Нәкъ шушы елларда инде татар яшьләренең төрле яктан Казанга агылып килүе дә башланды.
Менә без дә, ике Дәүләкән егете, махсус уку йортының – рәссамчылык, һәйкәлтараш, гыймарәт мастерскойларының (Архумасның) студентлары булдык. Безнең язмышыбызда моның нинди әһәмияткә ия булуын аңлап бетердек микән әле без шул чакта, әллә ул хакта уйлап та тормадык микән?.. Юк, уйлаганбыздыр, һичшиксез уйлаганбыздыр – бу бит безнең киләчәгебез, ә киләчәк турында уйламыйча торып буламыни?! Ләкин безне шунда ук башка уйлар, башка мәшәкатьләр биләп алган иде инде. Без тизрәк Әбүбәкер абзыйлардан китәргә һәм башка студентлар белән бергә кайдадыр тора башларга тиеш идек. Ул елларда Казанда студентлар өчен торак йортлар аз иде. Күп кенә хәллерәк студентлар хосусый йортларда бүлмә яки почмак алып торалар иде. Архумасның торагы бармы-юкмы икәнен без әле белми дә идек. Ләкин имтиханнар бетеп, кабул ителгән студентлар үзләренә торыр урын сорый башлагач, безнең барыбызны да кемгәдер ияртеп, бер йортка җибәрделәр. Бу ике катлы, ал төскә буялган кирпеч йорт хәзерге Ирек мәйданы артында, Касаткин белән Бассейнный урамнары чатында иде. (Соңгы елларда гына, КПСС өлкә комитетының икенче бинасы салынгач, андагы йортларны рәте белән сүттеләр.) Ниндидер байдан калган чибәр генә йортның икенче катына барып кердек. Бишме-алтымы тәрәзәсе урамга караган, шар тәгәрәтерлек шыр ялангач бер зур зал иде бу… Менә шушында урнашыгыз, диде ияртеп килүче безгә. Без күп түгел идек, уникеләп кенә кеше, барыбызга да урын җитәрлек иде.
Шул ук көнне без, Фәтхелислам белән икәү, берничә атна буена безгә җылы урын биргән Әбүбәкер абзыйлардан, һәммәсенә дә рәхмәтебезне әйтеп, шушы шәрә залга күчеп тә килдек. Берәм-берәм башка егетләр дә капчык-кәрзиннәрен күтәреп килеп җиттеләр. Ләкин безгә уку йортыннан бернинди урын-җир нәрсәсе бирмәделәр. Карават та юк, матрас та, одеял да юк, – үзегез табыгыз, диделәр. Әйтергә кирәк, безнең Архумас укучыларын тәэмин итү ягыннан вообще бик хәерче булып чыкты. Без моны бик тиз татый башладык… Ә хәзер исә һәркем үзенә яту урыны әмәлләргә кереште. Ул чакта Бассейнный урамында кечкенә базар бар иде. (Аны яһүд базары дип тә йөртәләр иде шикелле.) Шунда ук тагын бер ташландык бакча да бар иде. Безнең егетләр, менә шул базардан төнлә белән бер-ике буш әрҗә күтәреп яки бакча рәшәткәсен каерып алып кайтып, үзләренә тапчан кебек нәрсә әмәлләделәр. Фәтхелислам белән без дә каяндыр зур гына бер ишек күтәреп кайттык. Ике кузла ясап, шуның өстенә ишекне салдык… Менә икебезгә бер «карават» та булды. Таррак инде, ләкин җылырак булыр, дидек. Соңрак шул ук базардан ике капчык «табып», аларны сүтеп, яңадан икесен бер итеп һәм шуңа әйбәт кенә печән-салам тутырып, матраслы да булдык. Шулай итеп, һәркем үзе белгәнчә һәм тапканча әкренләп үзенә ятар урын әзерләде. Тик Самар егете Гата Юсупов кына әрҗә урлап, тапчан ясап тормады, каяндыр тапкан озын капчыкка салам тутырды да, шуны стена буена сузып салып, өстенә менеп ятты. Бердән, иркен, икенчедән, ишелеп төшү куркынычы юк, диде ул… Гаҗәп ваемсыз егет иде бу Самар мишәре… Ә менә икенче бер иптәшебез байларча дип әйтерлек урнашты. Бу Оренбурдан килгән Рәхмәтуллин фамилияле, барыбыздан да яшькә шактый олы бер абзый иде. Ул инде хатынлы да, бала-чагалы да кеше икән, ләкин шуңа да карамастан аның укып, рәссам буласы килгән. Күрәсең, үзендә ниндидер оеткы барлыгын сизгәндер инде. Өеннән дә ул нык хәзерләнеп чыккан – кием-салым да бик бөтен, өстәвенә мамык мендәре белән кызыл тышлы сырган юрганы да бар иде. Каяндыр тимер карават та табып китерде. Урынның да әйбәтен сайлап алды. Кыскасы, төпле урнашты бу абзый!..
Әмма без үзебезгә ничек кирәк шулай урын хәстәрләсәк тә, зур залыбызның җитешмәгән җирләре бик күп иде әле. Бер урындык заты юк, бөтенебезгә бер өстәл юк, су алып керергә чиләгебез юк – кыскасы, юктан башка берни дә юк! Бигрәк тә нык борчыганы – залыбызны яктырту белән җылыту мәсьәләсе иде. Көннәр бит һаман кыскара, әкренләп суыкларга таба бара. Заманында нәрсә белән яктыртылгандыр инде бу зал, Хода белсен, хәзер исә түшәм уртасындагы калкытып эшләнгән түгәрәк эченнән таза тимер ыргак кына тырпаеп тора. (Хуҗалар вакытында аңа зур якты лампа эленгән булгандыр, мөгаен.) Димәк, гади генә булса да, «керәчин» лампасы табарга кирәк. Залның бер почмагында зур голанка миченең биек аркасы чыгып тора. Авызы баскычка чыга торган алгы бүлмәдә… Рәхмәтуллин абзый, мичне җентекләп карагач, бу, егетләр, безгә ярый торган мич түгел, диде. Моны җылытыр өчен көн дә ярты йөк утын кирәк булачак, имеш… Хуш, ә нишләргә соң?.. Зал уртасына бәләкәй генә бер мич салмыйча булмас, ахрысы, диде Рәхмәтуллин абзый, бераз башын кашып торгач. Ә материалын кайдан табарга: кирпеч, балчык, комын?.. Әмма, чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга, дип белмичә әйтмәгәннәр икән. Эзләнә-йөри торгач, барысы да табылды ахырда… (Кирпечне, мәсәлән, Архумасның үзеннән табып китердек.)