Стипендия мәсьәләсендә берничә тапкыр кәнсәләриягә кереп, сөйләшеп тә карадык. Эш бездән тормый, Наркомпростан тора, ул һаман суза бу мәсьәләне, диделәр безгә. Шуннан соң бер кичне җыелышкач, укучылар исеменнән Наркомпроска вәкил җибәрергә кирәк дигән фикергә килдек. Ләкин кемне? Берәүнең дә ни өчендер барасы килми. Рәхмәтуллин абзыйны, син олы кеше, дип кыстап карыйбыз, юк, якын да килми – янәсе, ул нәчәлниклар алдына барып, соранып йөрергә яратмый. (Тамагы тук, шуңа күрә яратмый торгандыр.) Ахырда Мамлеев дигән берәүне кыстый башладык. Дөрес, ул безнең зиннәтле залыбызда тормый, килеп-китеп кенә йөри, ләкин шома егет, русчасы да шәп, кыяфәт тә шәһәрчә – башында эшләпә, өстендә киң путалы сары пальто. Риза булды, тик иптәшкә кеше сорады – «ату берүземә генә скучно!» диде… Шуннан иптәшләр миңа ябыштылар: давай да давай, син җиңел сөякле, син йөрергә иренмисең, имеш… Минем, чынлап та, җәмәгать эшләре белән йөрүдән тәм таба торган чагым иде – артык кыстатмыйча, теләп диярлек риза да булдым.
Мамлеев белән без Наркомпроска ике тапкыр бардык. Наркомның үзенә үк, билгеле, керә алмадык. Ләкин шулай да, коридорда күпмедер таптанганнан соң, зуррак кешеләрнең берсенә кереп, авыр хәлебезне сөйләдек. Зур абзый безне тыңлады тыңлавын, әмма сүзен бик кыска тотты: юкка килеп йөргәнсез, егетләр, мөдирегез барысын да белә, кайтыгыз да аңардан сорагыз, ул аңлатыр, диде. Әлбәттә, мондый киңәш белән кайтып, иптәшләрне тынычландырып булмаячак иде, шуңа күрә без икенче көнне үк Кремль тарафларына тагын юл тоттык. Һәм бу юлы инде туп-туры Наркомпросның бухгалтериясенә барып кердек. Хәлебезнең никадәр авыр булуын сөйләп биргәч, андагы баш кеше безгә кыскача гына аңлатты: стипендия мәсьәләсе карала, тикшерелә, хәл ителергә тора, көтегез, тиздән алырсыз, диде… Волокита дигән нәрсә ул заманда ук шактый тамыр җибәреп өлгергән иде инде, шулай да «карала», «тикшерелә», «тиздән алырсыз» дигән сүзләр безне беркадәр тынычландырды. Торактагы көтеп ятучылар янына кайткач та, без аларны шул ук өметле сүзләр белән куандырырга тырыштык.
Тагын күпмедер көткәннән соң, ниһаять, стипендия мәсьәләсе хәл ителде. Тиздән исемлек игълан ителәчәк, диделәр безгә… Анысын гына көтәргә була… Һәм, берничә көн үтүгә, ул исемлекне дә чыгарып элделәр. Барыбыз да шуңа ябырылдык. Озак зарыгып көтүдәндер инде, берәү дә стипендиясез калу ихтималын, билгеле, күңеленә дә китерми иде. Әмма… бу ни хәл? – исемлектә бары минем генә фамилиям юк… Кат-кат исемлек буйлап карап төшәм – юк кына бит!.. Тәмам аптырадым, бер читкәрәк киттем, ни уйларга да белмим. Әллә ялгыш төшереп калдырдылар микән?.. Кәнсәләриягә кереп, әдәп белән генә ни өчен исемлектә минем фамилиям юк икән дип сорадым. Һәм миңа әйттеләр: комиссия сезгә, хәлле кешенең баласы булганга күрә, стипендия бирүне кирәк дип тапмады, диделәр… Менә шул… Ә уку?.. Укырга хакыгыз бар, ләкин стипендиясез генә.
Моны ишетеп чыгу миңа бик авыр булды. Минем елыйсым килде, ә бәлки, елаганмындыр да, хәзер инде искә төшерүе бик читен… Хикмәт монда бер мине генә мәхрүм итүдә генә түгел иде – стипендиясез калу минем хәлемне бик нык читенләштерәчәк тә иде. Укуны, ихтимал, ташларга да туры килер, чөнки өйдән мин ай саен акчалата ярдәм көтә алмый идем. Өйдәге хәл миңа ачык: атакай сәүдәсен ташлады, әйтергә кирәк, бөлеп туктады, шуңа күрә дә тимерчыбыктан элгечләр, таба аслары үрергә тотынды. Йә, мондый хәлдә мин өйдән нинди генә ярдәм көтә алам?.. Юк, булмас, ышаныч бик аз… Әйе, төште башка авыр хәсрәт…
Көне-сәгате белән аңлап җиткермәсәм дә, бу минем социаль чыгышым аркасында күргән беренче бәхетсезлегем иде, өметләремнең беренче мәртәбә какшавы иде. Алай гына түгел, шактый озак елларга сузылган ачы язмышымның башы да булган икән ул… Тик мин әле моны уема да китерә алмый идем – миндә бары бүгенге көн кайгысы гына иде.
Егетләр беренче стипендияләрен алып кайттылар. Торакта бүген бәйрәм. Әмма ләкин эчү юк, бары тик ашау гына. (Эчүгә акча әрәм итүдән бигрәк, аның «тәмен» белгән-татыган кеше дә юк.) Иң мөһиме – туйганчы бер ашап калу һәм төрлесеннән авыз итү… Ак калач, ак май, каймак, хәлвә, ат казылыгы – моңарчы бик сирәк эләгә торган әнә шундый ризыклар… Әлбәттә, болай сыйлану бары бер генә тапкыр, чөнки бу стипендиянең һәр тиене исәптә (ялгышмасам, ул аена 9 сум иде шикелле). Ә студент, ач утырасы килмәсә, исәпли белергә тиеш.
Фәтхелислам да үзенең кадерле стипендиясен алып кайтты. Моңарчы безнең бөтен нәрсәбез, өстәге киемнән башкасы, һәрвакытта уртак булды. Бергә таптык, бер табактан ашадык. Хәзер дә ул шулай булып калды. Ләкин күпмегә кадәр?.. Һәрхәлдә, бер стипендиягә икәү яшәп булмаячак. Моны икебез дә беләбез, тик Фәтхелислам бу хакта бер сүз дә әйтми, димәк, минем үземә үз хәлем турында чынлап уйларга кирәк булачак.