Выбрать главу

Тукай урамы белән Париж коммунасы чатында таштан салган ике катлы зур гына күк йорт тора. Кайчандыр ул «Бөрадарән Кәримовлар» матбагасы булган диләр, ә хәзер ниндидер тегү фабрикасының бер цехы бугай. Каршы чатта Галимҗан Баруди мәчете, аның күршесендә генә элекке «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең кирпеч биналары… Хәер, мин боларны соңыннан гына белдем. Ә менә чаттагы күк йорт белән тиз танышырга туры килде. Әллә ишетеп, әллә йөргәндә туры килеп, шул йортта китапханә барлыгын белдем. Билгеле инде, мин аңа кермичә уза алмадым. Һәм вакыт тапкан саен баргалап йөри дә башладым. «Шәрекъ китапханәсе» дип атала иде ул… Көзге кыска көннәр, озын күңелсез кичләр, барыр җир юк, эч поша, торак салкын һәм караңгы – менә мин якты эзләгәндәй шул китапханәгә барып, аның икенче катындагы тыгызрак, әмма бик тыныч, җылы залында утырырга ярата идем. Миңа калса, бу китапханә бик бай иде, бөтен иске һәм яңа әдәбият бар иде, революциягә хәтле чыккан барлык газета-журналлар анда саклана иде. Нәрсә генә сорасаң да бирәләр – ярамый, тыелган дип әйтү юк иде. Яңа килгән газеталарны карап чыккач, мин әнә шул иске журналларны ала торган идем. Бигрәк тә «Аң»ны карарга ярата идем. Яхшы кәгазьгә бик ачык басылган, рәсемнәре дә ачык төшкән – укырга кызыклы, күңелле, җиңел иде. Гарәп хәрефләре өйрәнер өчен, бәлки, авыр булгандыр, әмма бер өйрәнгәч үзеннән-үзе гаҗәп тиз укыла иде. Укый идек барысын да – искесен дә, яңасын да.

Китапханәгә йөрүчеләр әллә ни күп түгел иде. Берничә бабай, берничә кыз, тагын минем кебек яшьләр… Шушы соңгылар арасында мин барган саен бер егетне күрә идем. Ул да даими йөрүче, шулай ук иске газета-журналларны актарырга ярата. Ихтимал, шуңа күрәдер минем игътибарымны җәлеп итте бу егет… Миннән берничә яшькә олырак булыр, таза-төз гәүдәле, зур битле, күз кабаклары төшебрәк тора, кыскасы, матур түгел, әмма чын ирләргә генә хас ниндидер бер тарта торган көч бар үзендә… Очрашып, бер-беребезне күргәләп йөри торгач, без ахырда танышып киттек. Рабфак студенты икән, фамилиясе Ярмиев икән. (Исемен ни өчендер әйтмәде.) Беренче сөйләшүләрдән үк аның татар әдәбиятын – искесен дә, яңасын да – бик яхшы белүе ачыкланды. Гомумән генә түгел, җентекләп белә: кем кайчан нәрсә язган, кем кемне тәнкыйтьләгән яки кем кем белән бәхәсләшкән, – кыскасы, күп нәрсәдән хәбәрдар булып чыкты. Бу хәл мине аңа бик тиз якынайтты, ешрак күрәсе килә башлады, ә аның белән сөйләшүе ничектер бер күңел ихтыя- җына әйләнде. Әнә шулай очрашып, сөйләшеп йөри торгач, без ансат кына дуслашып та киттек. Бу 1925 елның шыксыз көзендә булды, ә хәзер ничәнче ел – 1985 елга кердекме? – менә шуннан бирле бу дуслыкның өзелгәне юк. Алтмыш ел гомер… Япь-яшь егетләр идек, инде карт бабайлар булдык. Шушы озын гомер эчендә без бары сугыш вакытында гына бер-беребезне күздән югалтып тордык. Сугыш беткәч тә янә табыштык. Ләкин арабыз ерак, ул – Ташкентта, мин – Казанда. Әмма бу нәрсә безнең дуслыкны һич кенә дә киметмәде, киресенчә әле, саф итеп, нык итеп саклады. Мин, Ташкентка барсам, аны күрер өчен бардым, ул, Казанга кайтса, иң элек мине күрер өчен кайтты.

Кем соң ул минем шундый озын гомерле дустым? Таныш булыгыз – Габдерәхим Каюм улы Ярмиев, элекке Зөя өязе Олы Урсак авылында 1906 елны туган. Казанда Госрабфакны бетерә, Иваново шәһәрендә энергетика институтын тәмамлый. Инженер-электромеханик. Казанның яңа электростанциясендә дүрт-биш ел эшләгәч, Ташкентка күчеп китә. 1941 елдан партия әгъзасы. Тирән белемле, киң эрудицияле, шуның белән бергә бик гади, үтә гадел, намуслы кеше. Тик кызганыч, бөтен гомерен ул өйләнмичә, ялгыз буйдак булып уздырды. Болай «утырып» калуының сәбәбе, әйтүенә караганда, чынлап торып ярата алырлык хатын очрата алмаган… Тоже характер, әйтсәм әйтим! Картайгач та күнегеп беткән шул ялгызлыгыннан котылырга теләмәде. Бу хакта бәхәсләшеп киткән чакларыбыз да булгалады. Әлбәттә, мәхәббәтнең зарурлыгын мин дә инкяр итмим, ләкин картлыкның үз таләпләре бар бит әле… Картлык өчен иң хәтәре – ялгызлык!

«Вөҗдан» дигән әсәремне язганда, төп геройның прототибы итеп беркадәр аны, Рәхим дусны, күздә тоткан идем. Чөнки минем героем Ташкентта яшәүче ялгызак кеше булырга тиеш иде. Аннары алдауны, хыянәтне без икебез дә бер үк дәрәҗәдә яратмый идек.

…Теге чакта «Шәрекъ китапханәсе»ндә бары ике кеше эшли иде. Берсе аның, олырагы – озын гына буйлы чандыр кеше – китапханә мөдире. Икенчесе – тәбәнәгрәк буйлы, түгәрәк битле, зур соры күзле егет – китаплар биреп торучы. Баштарак мин аларның исем-фамилияләрен дә белмәдем, ләкин алар мине, еш килеп йөргәнгә күрәдер инде, таныйлар иде бугай. Чөнки көннәрдән бер көнне әнә шул китап биреп торучы үзе минем белән сүз башлады.