Әйтергә кирәк, минем хәлләр шәптән түгел иде. Матди ягым бик начарланды. Өйгә язып карадым. Аннан күпмедер акча килде, ләкин бу юлга дип җибәрелгән акча иде. Хатларында бик үтенеп, миңа кайтырга кушканнар: «Өйгә кайтуның ояты юк, кайт, балам, насыйп булса, киләсе елда тагын барырсың», – дигәннәр. Әмма минем Дәүләкәнгә һич тә кайтасым килми, ничек кенә юатмасыннар – оят бу… Андагы иптәш малайларга кайтуның сәбәбен ничек аңлатырга? – дөресен әйтергә көчем җитмәячәк, алдашырга телем бармаячак. Аннары малай халкы ышанмаячак та.
…Бик аптыраган көннәрдә Әбүбәкер абзыйларга кереп чыга идем. Ник кергәнемне юньләп аңлата да алмыйм, дөресен генә сөйләргә көчем дә җитми, ләкин алар өстемә карап дигәндәй хәлемне аңлыйлар иде шикелле. Миһербанлы асрау апа шунда ук мине кухняга алып кереп, ашарга утырта, ә Әминә апа чыгып киткән чагымда: «Йә, укулар ничек бара соң?» – дип юри сынагандай сораган була, мин исә башымны читкә борып кына: «Ярый, хәзергә әйбәт кенә бара», – дигән булам. Шуннан ул башта ук учында тоткан берничә көмешне миңа тоттырып җибәрә иде. «Рәхмәт», – ди идем мин көчкә генә, ә баскычларыннан төшкән чакта яшьләремне тыя алмый идем.
…Юк, ярамый болай, оят болай… Каңгырып йөрүне ничек тә бетерергә кирәк. Бердәнбер чара – тотарга да эшкә керергә!.. Башкача булмый, башкача мөмкин түгел. Уку кала икән – калсын (барыбер миннән рәссам чыкмас инде), җәйгә чаклы эшләрмен дә башка берәр уку йортына керергә тырышырмын. Әле вакыт узмаган, солдаттан кайтып та укыйлар хәзер.
Ниһаять, әнә шул карарга килдем мин һәм шул максат белән берничә мәртәбә хезмәт биржасына да бардым. Хәзерге укучыга, бәлки, сәер дә тоелыр, ул елларда Казанда эшсезләр күп иде, алар өчен хезмәт биржасы дигән нәрсә дә бар иде. Аның урнашкан җире Некрасов урамы чатыннан аз гына югарырак, хәзерге Куйбышев урамындагы өч катлы таш йортта иде. Эшсезләр һәр көнне иртән менә шул йорт каршына җыела торганнар иде. Тәгаен бер сәгатьтә биржадан кулына кәгазь тоткан кеше чыга да кай җиргә нинди эшчеләр кирәклеген кычкырып әйтергә тотына. Һөнәре туры килгәннәр шунда ук кулларын күтәреп, башкаларны этә-төртә тизрәк дәшүче янына барып басалар. Ләкин моның ише «бәхетлеләр» аз була иде – йөзләгән кешедән бер ун-унбишләп кенә… Биржа кешесе кулындагы кәгазен укып бетергәч, үзенә яраклы эш-урын чыкмаганнар сүлпән генә тарала… Һәр көнне иртәнге якта шушы хәл кабатлана. Эш көтүчеләрнең күбесе дәү агайлар, минем кебек «мыексызларга» таләп бөтенләй юк диярлек. Барган саен мин аннан бик өметсезләнеп кайта идем.
Әнә шулай бик аптырап йөргән чагымда, әлеге китап биреп торучы абый үзе минем белән ипләп кенә сүз башлады. Кайдан килүемне, кем булуымны сорашырга тотынды. Ул, ахрысы, минем авыр хәлемне чамалагандыр… Шуңа күрә мин аңа, үзе башлап кызыксынгач, барысын да яшермичә сөйләдем дә бирдем… «Инде ни эшләргә уйлыйсың?» – дип сорады ул миннән. Эшкә керергә теләвемне, көн дә эш эзләвемне әйттем мин аңа… Хәзер инде тәгаен генә искә төшерүе читен – әллә шул ук көнне, әллә икенче килүемдә бу абый мине теге өлкәнрәк абзый янына алып керде дә, кыскача гына нинди хәлдә калуымны аңлатып, егеткә ничектер ярдәм итәргә кирәк иде бит, диде. Шуннан алар тагын бераз үзара сөйләшкәч, өлкән абзый миңа сынабрак карап, исем-фамилиямне сораганнан соң, кулыма записка язып бирде. «Энем, – диде ул, бик ачык итеп, – менә бу записканы Проломный урамындагы китап магазинының мөдире иптәш Рәҗәповка илтеп тапшыр. Магазинның кайда икәнен беләсеңме?.. Белсәң, сыздыр… Рәҗәпов абзаң сиңа, бәлки, берәр эш табар».
Мин, чын ихластан рәхмәтемне әйтеп, тизрәк урамга ашыктым. Ләкин вакыт соң иде инде, магазиннар ябылган, караңгы торакка гына кайтырга туры килде. Нинди өметләр белән кайтуымны берәүгә дә сиздермәдем, хәтта Фәтхелисламга да. Булып бетмәгән эш турында алдан кычкырудан мин инде саклана башлаган идем… Төне буе адашып йөрүләр белән бәйләнгән буталчык төшләр күрә-күрә үткәргән начар йокыдан соң, иртә генә торып, бозлы су белән битне чылаттым да, канатлар үскәндәй, магазинга йөгердем. Билгеле, ашыкканмын, магазин тирәсендә әле бер җан иясе юк, аның ачылганын урам таптый-таптый көтеп алырга туры килде.
Хәзерге китап магазины белән бутамас өчен әйтергә кирәк, ул чактагы китап магазины Проломный (Бауман) белән Лобачевский урамнары чатындагы таш йортның беренче катында иде. Барлык йортларның аскы катлары шикелле үк бу да ниндидер купецлардан калган магазин булырга тиеш – эче тулы шүрлек, тәрәзәләре тоташ пыяла. Күптәннән инде монда беренче номерлы гастроном, ләкин аның китап магазины булган чакларын белүчеләр бардыр әле. Утызынчы елларның башларына чаклы яшәде ул. Ә урам аша чатта (хәзерге Татар ашлары йорты урынында) канцелярия һәм уку әсбаплары белән сату итә торган икенче бер кечерәк магазин бар иде. Соңыннан бу магазинны да ашханәгә (әллә кафега) әйләндерделәр.