Магазин ачылгач, эченә кергәч, сатучыларның берсе миңа Рәҗәповны күрсәтте. Янына бардым, исәнләштем, записканы бирдем… Һәм карап торам, көтеп кенә түгел, беркадәр гаҗәпләнеп тә, сокланып та. Ничектер бигрәк пөхтә, чиста, көяз кеше икән. Өстендәге киемнәре дә элекке яшь купшы байларныкы шикелле – бик килешле утырган кара-зәңгәр бостон костюм, кардай ап-ак күлмәк, зур гына кара бантик, ә аякларында ялт иткән штиблетлар… (Болай киенүчеләр ул елларда бик сирәк очрый иде.) Мин шунда ук, бу абый электән үк китап сәүдәсе белән шөгыльләнгән белгечтер, дип уйлап куйдым. Шундый фартовый кеше булуына карамастан, ул минем белән бик гади сөйләште. Башта записканы укыгач, үзалдына бераз: «Так, так!» – дип торды, аннары: «Вафаның туганымы?» – дип сорады. «Юк», – дидем мин кыюсыз гына. «Ну, ярар әләсә», – диде гүя игътибарсыз гына һәм мин аның мишәр икәнлеген сизеп алдым. Тагын сорады: «Грамотаң ничек, эшләгәнең бармы?..» «Юк», – дидем мин янә, бу юлы инде шүрли дә башлап. Кире борса нишләрмен?.. Ахырда абзый кеше, аз гына уйланып: «Курьер булып эшләргә ризамы?» – дип сорады. Гөнаһ шомлыгына каршы, мин курьерның нәрсә икәнен белми идем. Нәрсә дим, тоттым да: «Нинди эшкә дә риза», – дип кенә җавап бирдем. Шуннан соң бу әйбәт кеше: «Ну, ярый, брат, иртәгәдән курьер булып эшли башларсың, сәгать унга килеп җит», – диде, һәм шуның белән сүз дә бетте. Абыем үз юлы белән китте дә барды. Нинди эш, нидән гыйбарәт, айлыгы күпме – ул хакта да әйтеп тормады. Хәтта гаризаны да эшли башлагач кына яздырып алды.
Мин, әлбәттә, бик шат идем, бигрәк тә китап кибетенә эләгүемә шат идем. Миңа калса, китап сәүдәсеннән дә яхшырак, мәдәнирәк бүтән сәүдә юк иде. Монда идән себерүче булып эшләсәң дә оят түгел иде кебек… (Хәлбуки идәнне миңа еш кына себерергә туры килде.)
Хуш, ә шушы яхшы урынга мине юнәлдергән, миңа шундый зур изгелек эшләгән кешеләр кемнәр иде соң? Записка язып бирүчене башта ук белдем – ул китапханә мөдире Вафа Бурнаш дигән кеше иде. Күпмедер вакытлардан соң мин аның атаклы шагыйрь Фәтхи Бурнашның бертуган энесе икәнен дә белдем. Ә менә Вафа абзый янына мине җитәкләп алып кергән егетнең исемен озак кына белмичә йөрдем. (Үзе әйтмәгәч, мин сорарга кыймаганмындыр инде.) Ләкин, йөри торгач, барыбер белдем – ул Габделхәй Хәбиб дигән кеше булып чыкты. «Шәрекъ китапханәсе»ндә күпме эшләгәндер – анысын әйтә алмыйм, әмма соңыннан ул татар матбугатында эшләп, журналист булып танылды. Ватан сугышында да журналист буларак фронт газеталарында эшләде. Сугыштан соң «Чаян» журналында җаваплы секретарь булып эшләгән чагында без Хәбиб абый белән шактый ук якынаеп та киткән идек. Күп кенә әйберләрем аның кулы аша узып, журнал битләрендә басылып чыкты. Гади, ачык, шат күңелле әйбәт кеше иде, мәрхүм.
Магазин сәгать унда ачыла – эшкә соңга калу куркынычы юк. Ләкин инде кич сәгать сигезләрдә генә кайтырга туры килә. Архумас белән арам өзелде. Җан сыкранды, билгеле, әмма өмет дигән нәрсә калды – тагын көзләр килеп җитәр, насыйп булса!
Торуым исә һаман шул ук торакта, Фәтхелислам белән бергә. Син хәзер студент түгел, монда торырга хакың юк дип, ичмасам, юри генә дә әйтүче булмады. Бу торакка бергәләп түккән көч һәм бергә кичергән нужа безне тәмам бертигез иткән иде инде.
Эшли торган урынымнан, әйткәнемчә, бик канәгатьмен. Эшем китаплар арасында. Сатучылар да, алучылар да башкарак монда – мәдәни халык. Приказчикларның барысы да шактый өлкән абыйлар – үз эшләрен яхшы белүчеләр булса кирәк. Приказчик дигәч тә хосусый сәүдә икән дип уйлый күрмәгез тагын… Ул елларда Казанда матбугат һәм нәшрият эшләрен берләштергән комбинат бар иде – магазин да менә шул комбинатныкы иде. Комбинатның җитәкчесе Вәли агай Шәфигуллин иде. Мин аны күреп тә беләм, чөнки кабинеты ни өчендер шушы магазинның түрендәге бер бүлмәдә иде. Кечерәк буйлы, карасурак йөзле (әзрәк кенә шадрасы да бар иде шикелле), аз сүзле тыныч-сабыр гына бер абый иде. Хәер, болай дип читтән карап кына әйтүем: үзе белән миңа бер тапкыр да сөйләшергә туры килмәде, хәтта аның революция вакыйгаларына актив катнашкан кеше булуын да мин соңыннан гына белдем.
Тагын бер тарихи шәхес турында әйтеп үтәргә кирәктер дип уйлыйм. Беренче көннәрдән үк мин кечкенә буйлы, кечкенә сакаллы, әмма озын ак мыегын орчыктай очлы итеп бөтереп җибәргән, күзлекле, җитез бер картка игътибар иттем. Кем булып эшләгәнен ачык кына белмим, һәрхәлдә, прилавка артында китап сатып тормый. Күбрәк ниндидер кәгазьләр тотып, магазин эчендә йөри, шүрлектән китаплар сайлый, шуларны үзе пөхтәләп төрә – күрәсең, аның эше читтән килгән заказларны үтәү булгандыр. Исеме – Шәрәфетдин Шәһидуллин… Яше белән дә, кыяфәте белән дә ул мотлак иске заман кешесе, ләкин кем булуы мөмкин?.. Мин элекке газета-журналларны чыгаручы мөхәррир һәм наширләрнең мәшһүрләрен укып яки ишетеп белә идем инде, мәгәр Шәһидуллин фамилиясен бер дә очратканым юк иде шикелле… Ләкин, бер җирдә эшләгәч, тиздән миңа да мәгълүм булды: ул, баксаң, революциягә чаклы, сәүдә эшләре бик көчәеп киткән бер дәвердә, «Заман» исемле, төрле мәгълүматларны үзенә туплаган зур форматлы календарь һәм «Игъланат» дигән, ягъни бары игъланнардан гына торган газета басып чыгаручы нашир булган икән… Хәзер менә совет магазинында эшли, чөнки ул яхшы белгеч, ә белгечләрне бу вакытта эшкә бик тарталар иде. Әйткәнемчә, өлгер, җитез, күңелле карт иде. Күпме эшләгәндер, язмышы ни белән беткәндер – ул кадәресен әйтә алмыйм. Араларыбыз ерак, бер җирдә эшләвебез дә озакка сузылмады, шуның өстенә тормыш та бик тиз үзгәрә торган булып китте.