Минем эшем нидән гыйбарәт?.. Иң элек мин контора яки бухгалтерия әзерләп куйган төрле рәсми кәгазьләрне таратып йөрим. Моның өчен миңа искереп беткән бер брезент портфель белән кызыл тышлы зур гына контор кенәгәсе бирделәр. Башта әзерләнгән кәгазьләрне шул зур кенәгәгә тәртип белән язып чыгам да, аннары барысын портфелемә салып, тиешле җирләргә илтеп, кул куйдырып тапшырам. Бу – минем төп эшем. Һәм курьер дип аталуым да шул эшем өчен икән. Ләкин кәгазь таратып йөрүем озакка бармый – бер ике-өч сәгатьтән бетә торган иде. Калган вакытны инде мин, кичкә кадәр, ни кушсалар, шуны эшләп үткәрәм. Мәсәлән, приказчиклар өчен самавыр куям, идән себерәм, түбәннән (магазин астындагы подвалдан) югарыга китап ташыйм яки подвалдагы упаковщикларга тюклар тегәргә булышам. Читкә озатыласы китапларны тюклар итеп ике татар абзые тегәләр иде. Мин шуларга киндерләрен җәешеп, шпагатларын сүтешеп, китапларын өешеп булыша торган идем. Аннары һәр көнне төшке чәй вакытында Рәҗәпов абыйга азык кибетеннән ак булки белән чучка ите алып кайтып бирә идем. (Нигәдер бу абый, татар булуына карамастан, французский булки белән дуңгыз ботын бик яратып ашый иде.) Приказчиклар исә өйләреннән алып килгән үз ризыклары белән чәйләрен эчәләр иде. Мин дә алар янында үз сыныгым белән шикәрләп-чәйләп дигәндәй тамак ялгап ала идем. Кайчагында алардан да миңа таба ашы кебек тәмле өлешләр тигәли иде. Тыштан кызгану күрсәтергә яратмасалар да, алар минем хезмәт хакына барып җиткәнче ни хәлдә яшәвемне аңлыйлар иде бугай. Әйбәт абзыйлар иде, бигрәк тә Мөбарәкша дигән өлкәне бик рәхимле иде.
…Әнә шулай уза иде минем эш көннәрем. Тик тотмыйлар иде мине, ләкин шулай да бернинди эш кушмаган чаклар да булгалый иде. Мондый чакта мин берәр аулак урында, шүрли-шүрли генә булса да, китап укып утырырга тырыша идем. Бу җәһәттән магазинның файдасын шактый күрдем дияргә дә ярый – теләгән китапны алып кайтып укырга да рөхсәт итәләр иде.
Әмма ничаклы тырышсам да, бик мөһим бер нәрсәне исемә төшерә алмыйм: күпме хезмәт хакы алдым соң мин?.. Моны бит онытмаска тиеш идем лә, ә менә, ни хикмәттер, онытылган. Егерме дигән бер сан башымда әйләнә әйләнүен, әллә 21, әллә 23 сум, һәрхәлдә, шуннан да артык булмагандыр, мөгаен… Ул заманда хезмәт хаклары зур түгел иде, ләкин арзанчылык аркасында бәрәкәтле иде. Мин әле шул хезмәт хакыннан үземә яңа чалбар белән ботинкалар да алган идем.
Беренче хезмәт хакын калтыраныбрак санап алу һәм шуны эчке таза кесәгә салып кую ул үзе ниндидер бер тылсымга ия дияр идем. Син үсә дә төшкәндәй буласың, үз-үзеңә ышаныч та арта, киләчәгеңә дә курыкмыйчарак карый башлыйсың… Аннары ул көнне, ягъни беренче мәртәбә кесәгә акча кергән көнне, ниндидер гадәттән тышрак нәрсә эшлисе килеп китә. Мәсәлән, кинога керергә, циркка барырга яки инде бик тәмле, бик күп итеп ашап чыгарга!..
Мин әле, шуларның кайсын сайларга белмичә, Рыбнорядский (хәзерге Куйбышев) урамы буйлап әкрен генә кайтып барам. Шул чакта бер йортның ачык ишегенә күзем төште. Борыныма тәмле ис тә килеп бәрелгәндәй булды. Һәм мин, уйлап та тормыйча, шул ишектән кереп тә киттем. (Бу – өч катлы таш йорт – Кольцодан менгәндә сул якта, Татсоюзның яңа магазинын үткәч тә – түбәнге катында хәзер дә әле кечкенә кафесы бар.) Кердем, агач баскычтан туры югары катка менеп киттем. Кечкенә зал, беркем юк диярлек, беренче буш өстәлгә утыруым булды – ак алъяпкыч бәйләгән официант яныма килеп тә җитте. Ул минем бик яшь булуыма карап, ахрысы, ышанмыйчарак: