– Сезгә нәрсә кирәк? – дип сорады.
– Ашарга кердем, – дидем мин.
– Бездә ресторан.
– Булсын… Ашарга бардыр бит?
– Ә нәрсә телисез?
– Нәрсә бар соң?
Официант аш исемнәрен әйтә башлады. Ләкин алар барысы да миңа ят, берсенең дә исемен отып алырлык түгел иде.
– Первый белән второй! – дидем мин, тиз генә аның сүзен бүлеп. Официант көлемсерәп, иңбашын җыерып куйды:
– Третий да кирәкме?
– Давай анысын да!
Шулай аңлашканнан соң, официант минем алдыма көмеш чәнечке, пычак, кашыклар тезеп куйды да кухняга таба китте. Менә мин ресторанда утырам, имеш!… Күреп белсәм дә, моңарчы бер тапкыр да керергә туры килгәне юк иде әле. «Нарпит» дигән җиргә кергәләгән бар иде. Аңа күбрәк безнең ише һәр тиенен исәпләп тотучылар керәләр иде бугай. Арзан, унбиш-егерме тиенгә кәбестә шулпасы белән тары боткасы яки кәтлит алып, тамакны әйбәт кенә туйдырып була иде. Икмәге – өстәлләрдә, анысы бушлай гына. (Бу «нарпит» та тора-бара ресторанга әйләнде. Хәзерге исеме «Чулпан» – Кольцода.) Хуш, инде булмаса, ресторанныкын авыз итеп карыйк.
Официант кечерәк миски белән аш китереп, минем тәлинкәмә бушатты. Исе дә тәмле, куе да икән үзе… Әчкелтемрәк бу ашны бик яраттым, рәхәтләнеп, хәтта кәефләнеп ашап бетердем. (Акча түләгәндә белдем, солянка булган икән ул.) Шуның артыннан зур гына тәлинкәдә, әйләнәсенә бәрәңге һәм төрле яшелчәләр салып, бияләй хәтле кыздырган ит китерде. Бу нигъмәтнең исем шәрифләре ничек булгандыр, әмма мин аны да бик яраттым, бөртеген дә калдырмыйча ялтыратып куйдым. Шуннан соң инде фәкыйрегез алдына кечкенә генә көмеш чәйнек белән каһвә дә килде. Сөте дә, шикәре дә бик кечкенә аерым савытларда, хәтта эчә торган кечкенә генә чәшкәсе дә уенчык кебек кенә иде. Кызы-ык!.. Тик ничегрәк итеп эчәләр икән бу каһвәне?.. Бәлки, әз-әзләп кенә озаклап эчәргә кирәк булгандыр – мин инде ике салып, ике йотуда бетереп тә куйдым.
Казанга килгәч бу минем беренче мәртәбә болай гарык булганчы сыйлануым иде… Ярый, аш булсын, актыгы булмасын! Хәзер инде һәммәсе өчен түләргә кирәк иде. Әлбәттә, бу унбиш тиенлек кенә ашау түгел иде, бәлки, ике мәртәбә кыйммәтрәк түләргә туры килер, ну чорт с ним!.. Официант кечкенә счётында шалт-шолт салды да: «Сездән җәмгысе алтмыш тиен!» – диде… Әнекәем, алтмыш тиен?! Мин бермәлгә, ни әйтергә дә белмичә, телсез калдым. Кем уйлаган шулхәтле түләргә туры килер дип?.. Әмма берни эшләр хәл юк – түләргә кирәк, түләмичә булмый…
Сез минем болай хафага төшүем өчен бер дә гаҗәпләнмәгез. Чөнки алтмыш тиен ул минем өч көнлек мәгыйшәтем дигән сүз… Онытмагыз, ак калачның кадагы өч тиен иде ул чакта!.. Шушы сыйланудан соң мин бер биш ел ресторан тирәсенә аяк та басмадым.
…Язмышны алдан юравы бик читен. Укырга дип ашкынып килеп, менә йомыш-юлга йөрүче малай булып киттем. Кайчагында уйлап куям: Казанда калмыйча кире Дәүләкәнемә кайтып китсәм, нәрсә булган булыр иде икән? Бер елдан тагын әйләнеп килер идемме икән, әллә бүтән тарафларга (мәсәлән, Урта Азиягә) китеп барыр идемме яки бөтенләйгә Дәүләкәндә утырып калыр идемме?.. Һич әйтә алмыйм, әмма Дәүләкәндә утырып калу минем өчен иң аянычлы язмыш булыр иде. Бу кечкенә җирдә укырга да, эшләргә дә перспектива юк диярлек, күп булса, берәр волость (соңыннан район) оешмасында хисапчы-мазар булып калыр идем. Юк, түзмәс идем мин мондагы шартларга. Дәүләкән үзе, Димнәре-тугайлары җаныма никадәр якын булса да, башымны барыбер берәр якка алып чыгып китәр идем. Димәк, хәзергә эш табып Казанда калуым һичшиксез дөресрәк булгандыр – шулай юатам мин үземне киләчәк турында өметләнеп уйлаган чакларымда…
Без үзебезнең шыксыз торагыбызда кәефле генә яшәп ятабыз. Егетләр торалар да Архумаска йөгерәләр, ә мин эшкә… (Кайберәүләр ни өчендер урыннарыннан тормыйча ятып та калалар.) Кич, халык җыелгач, торак җанлана. Мичне ягып җибәрәбез, кәтилүкләрдә чәй кайнатып, ашап-эчеп алабыз. Егетләр ишеткән-күргәннәрен сөйлиләр. Уен-көлке, сүз-бәхәс барысы бергә… Әйтергә кирәк, егетләр бик ярлы яшиләр, тугыз сум стипендия аларның ашарларына да җитми, шуңа күрә һәркайсы нинди дә булса эш табып, акча эшләп алу ягын карый. Әгәр шуңа ирешсә, ул инде тук һәм шат. Байлык турында уйлау да, сөйләү дә юк. Ач булмаса, өстендә бер кат кием булса, студент шуңа бик канәгать. Ул чактагы аңлавыбыз буенча, байлык буржуйда гына булырга мөмкин, акча да әнә нэпманнар кулында гына. (Хәзергә!) Хәтта зур урыннардагы совет работниклары да байлыкның нәрсә икәнен белмиләр дип уйлыйбыз. Һәм аларга көнләшеп карау да юк иде. Бәлки, дәрәҗә-авторитетларына гына кызыгу булгандыр.