Выбрать главу

Хуш, инде «Сания»не тамаша кылыйк. Иң әүвәл, пәрдә ачылмас борын, сәхнә алдындагы чокырда утыручы музыкантлар, бер куе чәчле, какча гына кеше нечкә генә таягын селкүгә, төрле уен коралларында дәррәү генә уйнап җибәрделәр. Операның башымы, керешеме булса кирәк бу… (Увертюра дигән сүзне ишеткән юк иде.) Оркестр күпмедер уйнаганнан соң, пәрдә әкрен генә ачылды. Сәхнә бик түбәндә булгач, андагы бөтен нәрсә ничектер ерагаеп, кечерәеп күренә икән. Уйнаучыларның да мин иң элек баш түбәләрен күрәм. Әнә кырпу бүрек кигән егет, әнә кечкенә калфак кигән туташ, тагын әнә кама читле бүрек кигән бер агай да йөри. (Бусы Солтан Габәши уйнаган староста булып чыкты.) Алар барысы да оркестр уйнаган көйгә ияреп, үзара җыр белән генә сөйләшәләр, җыр белән генә аңлашалар. Мәсәлән, гап-гади «Исәнме, абзый!» дигән сүзне дә җырлап-сузып әйтәләр. Опера шулай булырга тиеш тә инде ул – бу кадәресен генә без дә беләбез. Мин бик дикъкать белән тыңлыйм. Операның үзәгендә мәхәббәт вакыйгасы торуын мин башта ук аңладым дияргә була… Музыка өзлексез уйный, геройлар өзлексез җырлыйлар, җыр-музыканың миңа ошаган урыннары күп, ошап бетмәгән урыннары да юк түгел, әмма, никадәр бирелеп тыңласам да, бер нәрсә мине һаман борчыды да торды: җыр белән сөйләшүне мин юньләп аңлый алмыйм икән. Нәрсә хакында сүз бара, бер-берсенә нәрсә дип әйтәләр – менә шуны тота гына алмыйм бит. Гаҗәп! Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне мин күбрәк хәрәкәтләренә, чырайларына, тавышларына карап кына чамалыйм. Ә сүз юк, сүз миңа килеп җитми, шуның аркасында күп нәрсәне аңламыйча калам. Бу хәлгә аптырадым да, пошындым да, бәлки, урыным начарга күрәдер дип тә уйладым. Ләкин ничек кенә булмасын, операдан чын ләззәт алдым дип әйтергә телем бармый. Хәер, минем яшьтә һәм беренче генә мәртәбә карауда бу, бәлки, мөмкин дә түгелдер… Ә шулай да беренче татар операсын күрә алуыма бик шат булып, халык кичергән горурлыкны мин дә чын ихластан кичереп, мактанып та йөрдем.

Моңа инде күп еллар узды. «Сания» операсы күптән онытылды, әмма, гаҗәпкә каршы, бер хакыйкать шулай да сакланып калды. Соңыннан, тәмам дәү абзый булып җиткәч караган опералар белән дә шундый ук хәлне татырга туры килә иде. Нинди генә операга барсам да, мин, билгеле, музыкасын тыңлыйм, бай декорациягә, зиннәтле киемнәргә карап утырам, ә менә җырлап әйтелгән сүзләрнең уннан берен дә тота-аңлый алмыйм. Шулай итеп, операга салынган фикер, мәгънә миңа килеп җитмичә кала. Бу бик зур оттырыш, чөнки мәгънәне мин сүздән табарга гадәтләнгәнмен. Ахрысы, шуңадыр опера мине бервакытта да чынлап торып җәлеп итә алмады. Ихтимал, бу минем бик зур кимчелегемдер, наданлыгым-мокытлыгымдыр, ләкин «культурный» булып күренер өчен генә аңлыйм, яратам дип ялганлыйсым килми. Ә бит мин балачактан ук җыр ишетеп, җыр белән сихерләнеп үскән идем. Алайса, хикмәт нәрсәдә?

…Бәлки, һәр сәнгатьнең үз вакыты бардыр. «Сания» операсы язылган елларда безнең татар тамашачысы бу бик катлаулы, бик нечкә сәнгатьне тиешенчә аңлап, кабул итү дәрәҗәсенә килеп җитмәгән иде әле. Операны заказ белән яздырып булса да, аны аңларлык тамашачыны махсус хәзерләп булмый, билгеле. Димәк, икесе дә бергәрәк өлгерергә тиештер инде. Тагы да ачыг- рак әйткәндә, һәрбер сәнгать халыкның мәдәни үсеше белән бәйләнгән рухи ихтыяҗыннан туса гына, аны җиңел аңлап та, табигый кабул итеп тә була торгандыр. Моның шулай икәнен безгә шул ук елларда үсеп киткән һәм беренче нәүбәттә Салих Сәйдәш исеме белән бәйләнгән музыкаль сәхнә әсәрләре бик ачык күрсәтте. Халык бу әсәрләрне бердән яратты, бердән кабул итте, чөнки ул инде «Галиябану»дан соң җыр-музыка кергән драма әсәрләрен көтеп кенә тора иде. Димәк, андый әсәрләргә ихтыяҗ тәмам өлгереп җиткән булган. Һәм шуннан соң инде операга да ерак калмый кебек. Ихтимал, аны тудыручылар шулай уйлаганнардыр да, әмма кайчагында якын араны да бик авыр үтәргә туры килә. Ләкин нихәтле генә авыр булмасын, опера сәнгате Союздагы төрки халыклар арасыннан иң элек бездә туды (азәрбайҗанлылардан кала). Мәдәни тормышыбызда бу зур вакыйга иде, һәм халык аны шулай кабул да итте. Инде операны аңлау, ярату мәсьәләсенә килгәндә, бу төрле кеше өчен төрлечә – монда уртак кагыйдә булуы мөмкин түгел. Әгәр шулай икән, гаепләштән булмасын. Ә менә операның үзен беренче булып тәвәккәллек белән, фидакярлек күрсәтеп иҗат итүче Габәши, Әлмөхәммәтов, Виноградовларны без истән чыгармаска һәм тирән хөрмәт белән һичшиксез яд итәргә тиешбез.