Выбрать главу

Хуш, ничек таптым соң мин ул әдәбият дөньясының ишеген? Ирек мәйданындагы хәзерге Офицерлар йорты без килгән елларда комклуб дип атала иде. Көн дә яныннан үтеп-сүтеп йөрибез, ләкин эченә кергәнебез юк, анда ниләр барын белмибез. Күпмедер вакыттан соң, әлеге ТКУда эшләп йөрүче Царицын егете Мәсәгуттән ишеттек: ул клубта атна саен татар язучыларының җыелышы була икән ләбаса! Бу хәбәр миндә шунда ук зур кызыксыну уятты: кемнәр, нинди язучылар җыела, нәрсәләр сөйлиләр анда, язучы булмаган кешегә дә керергә ярый микән? Мәсәгут, үзе дә ара-тирә ул җыелышларда булгалаганга күрә, миңа бик белеп: «Бернинди тоткарлык юк, пажалысты, барасың да керәсең!» – диде. Бу инде ноябрь ахырлары иде. Җыелышлар була торган нәүбәттәге җомганың киче килеп җиткәч тә, мин Фәтхелислам белән Мортазаны кыстый-кыстый ияртеп, әлеге шул комклуб дигән җиргә, ахшам кичәсенә ашыккан шәкертләр шикелле, шагыр-шогыр атлап киттек. Бардык, кердек, кемнәндер: «Язучылар җыелышы кайда монда?» – дип сорадык. Ул безгә: «Икенче катта, сул яктагы бүлмәдә», – диде. Киң баскычтан югары күтәрелдек, борылмадагы галәмәт зур көзгедә кызарышкан йөзләребезне күреп калдык. Һәм, сулга борылып, коридор буйлап киттек. Кечерәк бер зал хәтле бүлмәгә сак кына, кыюсыз гына барып кердек. Җыелыш бара иде инде – безгә юньләп игътибар итүче дә булмады. Таза имән урындыклар монда рәткә тезеп куелмаган, һәркем үзе теләгәнчә куйган да утырган (кайберләре исә атланып та). Ишек төбеннән ерак түгел безгә дә буш урын табылды – әкрен-мыштым гына узып, без дә шунда чүгештек. Кеше әллә ни күп түгел, шулай да бер утызлап булыр. Минем чамадагылар да әзрәк күренә, күпчелеге исә егерме белән егерме бишләр арасындагы җитү егетләр. Шулардан да олыраклар берничә кеше генә. Өс-башлары да бик чуар. Юка пальто, бушлат, шинель, башларында кепка да фуражка – кыскасы, ни тапсалар, шуны кигәннәр, кием-салымга гүя полный талымсызлык! Тик менә кашне дигән нәрсә бик модага кереп бара икән. Өсләреннән салсалар да, кашнены муеннан алу юк. Аның бер башын алга, икенчесен артка салындырып куялар – моны кайбер язучыларның фоторәсемнәрендә дә, бәлки, күргәнегез бардыр.

Ярый, болары кайбер вак-төякләрне искә төшерү генә… Мине иң кызыксындырганы – кемнәр монда һәм нәрсә турында сүз алып баралар? Берсен дә әлегә танымыйм. Сөйләүченең фамилиясен әйтсәләр генә белеп калам. Ләкин монда трибуна юк, һәркем утырган җиреннән генә тора да сөйли башлый, күбесенең фамилиясен әйтеп тә тормыйлар. Менә кара бер егет ялкынланып гүя нотык сөйли – кем ул, Хода белсен!

Хәлбуки мин әле Дәүләкәннән үк ике яңа язучыны белеп дигәндәй килгән идем. Болар – Шамил Усманов белән Һади Такташ. Соңгысының «Җир уллары» дигән китабы безгә дә килеп җиткән иде. Элегрәк шигырь белән язылган сәхнә әсәре яки озын шигырьләр бездә сирәк укыла иде, без әле, дөресен генә әйткәндә, аларның «тәмен» дә белеп җиткерми идек. Әмма «Җир уллары» һәм аның ахырындагы «Үтерелгән пәйгамбәр», «Таң кызы», «Нәләт» кебек шигырьләре безнең әдәбият сөючеләрне берьюлы әсир итте дә куйды. Кайберәүләр аларны яттан да шашынып сөйләп йөри башладылар… Мин үзем дә, билгеле, ул шигырьләрдән биһуш булган идем… Менә шуларны язган Такташ дигән кеше бармы монда, булса, кайсысы, ничек итеп танырга?

Шамил Усманов исеме дә миңа яхшы таныш иде. Хикәяләрен укыганым бар, аннары «Канлы көннәрдә» дигән драмасы бездә кат-кат уйналган да иде. Ул абый да биредә булырга тиештер инде.

…Соңгы вакытларда колакка тагын Нәҗми белән Кутуй дигән исем бик еш керә башлады. Бик зәһәр шагыйрьләр булса кирәк. Алар да мондадыр, әлбәттә. Тик бераз көтәргә генә кирәк, ачылмыйча калмаслар, явыллар, мишәр әйтмешли…

Әмма сүз, бәхәс нәрсә турында соң монда? – башта шуны белик әле. Алай, баксаң, монда күбрәк берәр әсәр – шигырьме, хикәяме – укып, шуның хакында кызу сүз алып баралар икән. Әйтергә кирәк, сөйләшү бик хөр бара. Торып сөйләүче, әсәрне чөеп мактаса да, бетереп ташласа да, әйтергә теләгәнен яра да сала. Тыйнакланып, хәтер саклап тору юк. Мәгәр еш кына укылган әсәрне онытып, бөтенләй башка мәсьәләгә күчеп, үзара талашыр дәрәҗәдә бәхәсләшеп тә китәләр. Бер-берсен шулай ук аяп тору юк, теленә ни килсә, шуны тота да чәпи. Тыңлавы бик кызыклы, тагын ни ишетермен дип көтеп кенә торасың һәм шуның белән бергә үзеңне ничектер энәләр өстендә утыргандай итеп тә тоясың…