Беренче килүебездә мин кемнәрне күрүемне дә, ниләр ишетүемне дә хәзер инде ачык кына исемә төшерә алмыйм. Әмма комклубтагы бу шау-шулы җыелышларга бик теләп йөри башладым. Әле беркемгә билгесез үсмер егет кенә булсам да, бу инде минем әдәбиятка якынаюым, язучылар арасына керә башлавым иде. Хыялның әкренләп чынлыкка әйләнүе… Озак та үтми, мин инде монда Такташны да, Кутуйны да, Кави Нәҗмине дә, Гомәр Галине дә, Хәсән Туфанны да, Толымбайскийны да күрдем, танып калдым, сөйләгәннәрен дә ишеттем. Болар – атаклылар, боларны тиз белеп була, ләкин алардан әле яшьрәк, танылып өлгермәгәннәр дә аз түгел – миңа, беренче нәүбәттә, менә шундыйлар белән әкренләп танышырга кирәк булачак иде. Билгеле, бу җыелышларга йөрүчеләрнең иң зур күпчелеге укучы яшьләр иде. Үзләре язалармы-юкмы, әмма мондагы бәхәсләрне тыңларга да, кирәксә, бәхәскә кереп китәргә дә яраталар. Алар арасыннан үзләрен өстен тотулары һәм кискен чыгышлары белән бигрәк ТКУ студентлары аерылып торалар иде.
Дәүрәк язучылардан Шамил Усманов, Фәтхи Бурнаш, Кәрим Әмириләрне мин монда очратмадым. Шулай ук Галимҗан Ибраһимов, Фатих Сәйфи-Казанлы, Кәрим Тинчурин кебек зур язучыларның да килеп чыкканнары булмады. Бу, әйткәнемчә, бары яшьләр җыелышы гына иде. Төп үзәге дә аның Такташ, Нәҗми, Кутуй кебек егерме биштән узмаган язучылар иде. Шул ук елнымы, әллә соңракмы, ул җыелышлар «яшь язучылар түгәрәге» дигән исем белән йөртелә дә башлады.
Һәр җыелыш кемнең дә булса берәрсенең күтәреп килгән әсәрен укудан башлана. Аны бик игътибар белән тыңлыйлар. Аннары инде сүз китә, сүз кыза, бәхәсләр кабына. Ул чакта ни сөйләсәң дә ярый иде кебек. Ягъни шул заманның әдәбиятындагы төрле агымнарга иярүчеләр һәркайсы үз юлын аклый, яклый һәм башкаларга да тагарга тырыша. Тарихтан мәгълүм ки, бездә ул чакта Кутуйны футурист, Нәҗмине имажинист, Такташны символист дип йөртәләр иде. Мәгәр агымнары төрле булса да, максатлары бер: иң элек аларның һәркайсы иске әдәбияттан баш тарта, иске язучыларның берсен дә үзе өчен авторитет дип санамый (хәтта Тукайны да). Һәркайсы иске буржуаз әдәбият урынына яңа, пролетариат әдәбияты булырга тиеш дип бара, шуны кайгырта, шуның өчен җаны-тәне белән көрәшергә әзер тора. Аннары инде һәркайсы яңа эчтәлеккә яңа форма кирәк дигән карашны алга сөрә. Ә нинди форма пролетариат әдәбиятына яхшырак туры килә – менә бу мәсьәләдә инде алар кылычларын уйната башлыйлар. Һәркайсы үзенекен мактый, башкасын яманлый, бары үз «агымы» өчен сугыша. Хәер, сугыша дип әйтү артыграк булыр, чөнки алар үзара бик дуслар, бер-берсенә сәяси гаеп тагу юк әле ул чакта, кызып бәхәсләшәләр дә көлешә-көлешә таралышалар.
Күп нәрсәдән хәбәрсез булганга күрәдер инде, мин ул җыелышларда сөйләгәннәрнең барысын да аңлап та бетерми идем. Мәсәлән, нәрсә ул имажинизм? Кайдан килгән, нинди җәнлек?.. Күпме ишетсәм дә, ачык кына белә алмадым мин аны. Мәгәр җыелышларның барышы, кабатлап әйтәм, бик кызыклы иде. Катнашучыларның «исемле» яки «исемсез» булуларына карамастан, үзләрен бертигез итеп тотулары, берәүдән дә курыкмыйча иркен-кыю сөйләүләре, авторитетлар белән дә артык хисаплашмаулары миңа да ошап киткән иде. (Дөрес, мин моңарчы күбрәк иске әдәбиятны укып үскәнгә күрә, иске язучыларның Галимҗан Ибраһимовтан кала һәммәсен дә диярлек себереп түгүләрен ничектер күңелем белән кабул итеп бетерә алмый идем. Ләкин моны барысы да пролетариат әдәбияты хакына эшләгәч, бәлки, шулай кирәктер, шунсыз булмыйдыр дигән уй да ирексездән башка килмичә калмый иде.)
Жыелышларның әнә шул хөрлеге белән мавыгып булса кирәк, мин дә бер килүемдә кул күтәреп сүз сорарга җөрьәт иттем. Дәүләкәндә яза башлап та Казанга килгәч бетергән бер әйберем бар иде – менә шуны мондагы дәү абыйларга, әйдә, ни булса, шул, дип, тәвәккәлләп укырга булдым. Миңа рөхсәт иттеләр, исем-фамилиямне сорадылар. Тордым, кулымдагы озын кәгазьләрне калтырата биреп, кызу гына укый башладым. Мондый урында беренче генә укуым булгач, мин үземнең ничек, яхшымы-начармы, укуымны юньләп ишетмәдем дә диярлек. Ләкин мин тотлыкмыйча тиз укырга күптән өйрәнгән идем инде. Бәлки, шуңадыр, мине тынлык саклап, игътибар белән тыңладылар кебек – һәрхәлдә, шулай тоелды миңа укыган чагымда. Ә менә укып бетергәч, кемнең дә булса сорау бирүен яки торып берәр төрле фикер әйтүен белмим, юк, һич кенә дә хәтерли алмыйм. Әмма бер нәрсә бик нык хәтеремдә торып калды: Гомәр Гали дигән язучы кулымдагы кәгазьләрне: «Кая, энекәш, бу нәрсәңне миңа биреп җибәр әле», – дип, миннән сорап алды. Мин аның «Безнең юл»да эшләгәнен белми дә идем, ләкин, абый кеше сорагач, бирдем дә җибәрдем. Ни өчен, нинди максат белән алганын сорап та тормадым… Ә күпмедер вакыттан соң Гомәр Гали минем шул әйберемне, яртылаш кыскартып, «Озын көй тыңлаганда» дигән исем белән «Безнең юл»да басып та чыгарды (1926 ел, март саны). Һич көтелмәгән гаҗәеп бер эш булды бу минем өчен… Беренче тапкыр дөньяга басылып чыгуым, җитмәсә, «Безнең юл» кебек иң дәрәҗәле, иң күренекле бер журналда!.. Әгәр шул санны ачып карасагыз, сез анда Галимҗан Ибраһимов һәм Габдрахман Сәгъди мәкаләләрен, Такташ, Кутуй, Туфан шигырьләрен, Толымбай, Гомәр Гали хикәяләрен күрерсез – әнә кемнәр арасына килеп кергән бит без фәкыйрегез дә!..