Билгеле, минем шатлыгым баштан ашкандыр инде, ләкин озакка бармагандыр дип уйлыйм. Чөнки журнал битләрендә чыгу ничектер җиңел иде ул чакларда. Әнә күрдегез, бер Гомәр Галинең теләге җитте минем әйберне журналда басу өчен… Һәм әнә шулай ансат кына чыгып, тиз арада танылып китүчеләр дә аз булмады – яшь көчләр өчен әдәбиятка киң юллар ачылган иде бу бик кызыклы һәм шау-шулы вакытта…
Инде минем әйбернең үзенә килгәндә, ул шәкертләрчә ияреп язылган нәсер сыман бер парча иде. Эчтәлеге болай: Шәйморат исемле башкорт агае кырын ятып, озын көй тыңлаганда үзенең үткәнен – бишенче ел революциясе вакытында җирле алпавытка каршы баш күтәрүен, шуның өчен төрмәләрдә утыруын, Себер җибәрелүен, анда күргән газап-михнәтләрен күз алдыннан кичерә. Бу, әлбәттә, миңа китаптан күчкән. (Революциясен дә, алпавытын да, төрмәсен дә минем бит күргәнем юк.) Әнә шул укып белгәнемне озын көй белән бәйләп, аңа сыйнфый мәгънә салып язып чыкканмын инде. Бәлки, шуның өчен ул журналга кереп тә киткәндер. Әгәр дә ки мин моңлы башкорт көен тыңлаганда үзем ниләр кичергәнемне язсам, ул нәрсә, ай-һай, болай ансат кына үткән булыр идеме икән?!
Кыскасы, уйламаган-көтмәгәндә генә мин әдәбият дөньясына беренче адымны атладым. Һәм, әйтергә кирәк, бу минем иң җиңел адымым булган икән. Башка инде ул кабатланмады.
1926 елның июнь башларында без, өйләребездән бергә чыгып киткән ике егет, шулай ук икәү бергәләп Дәүләкәнебезгә кайтып китәргә булдык. Фәтхелисламның укулары тәмамланды, ә мин эшләгән җиремнән расчёт алдым. Язга чыгу белән үпкәләремнең начарлануын сизеп, Әбүбәкер абзый Терегуловка күренгәч, хәтерлисездер, ул миңа тизрәк Дәүләкәнемә кайтып китәргә кушкан иде. Ә законлы отпускага бик ерак иде әле, шул сәбәпле китап магазиныннан аерылырга туры килде. Без инде болай да Дәүләкәнебезне бик сагынган идек һәм, озын юлга күп вакыт әрәм итмәс өчен, әкрен йөзгән пароходка утырмыйча, кызу чапкан поезд белән кайтуны артыграк күрдек. Рузаевкада Уфа якларына китүче поездга күчеп утырганнан соң, Самара аша тәүлек ярым дигәндә үзебезнең кечкенә станциябезгә кайтып та төштек. (Ә пароход белән Уфа аша кайтканда биш тәүлек киткән булыр иде.)
Ахрысы, алдан хәбәр иткәнмендер инде, каршы алырга атакай белән энем станциягә килгәннәр иде. Беренче мәртәбә читтән, ерак җирдән кайтканга күрә, алар мине чак күтәреп кенә алмадылар. Мондый сөенечле, мондый бәхетле каршы алуны мин бүтән татымадым да шикелле. Хәтта сугыштан исән-сау кайтып кергән чагымда да! Мин әле Дәүләкәнгә беренче кайтуымда газиз бала идем, дөрес, буй җиткән, инде үз көнемне үзем күрә башлаган, әмма барыбер кадерле-газиз бала идем. Ихтимал, атакайның бу хәтле шатланып каршы алуында сагыну гына түгел, мине егет итеп күрү горурлыгы да булгандыр… Инде өчәүләшеп өйгә кайтып кергәч, инәй, бичара, сүзен дә әйтә алмыйча, бары юеш иреннәре белән минем битемнән үбеп алды. Сабый чагымда үпкәннәрен хәтерләмим, соңыннан күпме җирләрдән йөреп кайткан чакларымда да мине болай үпкәне булмады – бердәнбер онытылмыйча сакланганы, шушы беренче кайтуымда кабаланып, ыңгыраша биреп үбүе булды. Тамгасы битемдә калмаса да, күңелемдә гомерлеккә җуелмаслык булып калды.
Мин Казаннан матурланып кайткан идем. Буйга да сузыла төшкәнмен, чәчләрем дә алкаланып тора, битем дә чәчәктәй бик чиста – кыскасы, малай чакның «кытыршылыклары» бетеп, нәфис кенә, нечкә генә егет булып киткәнмен… Ә инәй, бичара, кечерәйгән, инәй бер могҗизага караган шикелле миңа түбәннән авыру күзләре белән исе китеп карый. («Матурлык» хикәясен исегезгә төшерегез.) Гүя ышанып та бетә алмый – арык, чирләшкә малайдан бер ел эчендә шушындый бер сылу үсеп чыгар икән!..
Мин әзрәк мактанып ташладым бугай. Ләкин дөресе шулай, читтә уздырган елга якын вакыт минем егет булып өлгерүемне чынлап та тизләткән, күрәсең. Тик шунысы аяныч: Казан шикелле данлыклы бай каладан кайткан бу сылу егетнең кесә ягы бик такыр иде. Хезмәт хакым бәләкәй булгач, расчёт вакытында миңа акча, билгеле, аз тиде. Шул акчадан мин әле үземә чалбар белән ботинкалар да алдым. (Югыйсә өстем бик хөртиләнгән иде.) Инәйгә бүләк итеп бер батист яулык та алдым, энемә дә нидер алдым бугай, тагын нәрсә? – бәлки, кәнфит, хәлвә кебек әзрәк кенә күчтәнәчем дә булгандыр инде. Хәзер аларның һәркайсын искә төшерү мөмкин түгел, ләкин шулай да бер нәрсәне яхшы хәтерлим – акчамны ничек тә тотып бетермәскә тырышкан идем. Казан хәтле Казаннан бөтенләй буш кул белән кайтып керүнең оят булачагын мин, әлбәттә, аңлый идем. Һәм кесәмдә минем бер җиде-сигез сум акча да кайткан иде. Ул чактагы арзанчылыкта бу вак-төяк расходка җитәрлек ярыйсы гына «сәмән» иде.