Выбрать главу

Июнь аеның тансык матур көннәре… Тузып, искереп бетәргә өлгермәгән Дәүләкәнебез бер көе тын һәм тыныч кына яшәп ята. Ни өчен без бу ни шәһәргә әйләнмәгән, ни чын авыл булып кала алмаган тузанлы зур саланы шулкадәр яраттык икән?.. Беренче нәүбәттә бай табигате – якты Диме, киң тугайлары, камышлы күлләре, ак балыклары өчендер инде. Дәүләкәнгә кайту ул безнең өчен әнә шул байлыкка, гүзәллеккә кайту иде. Әйе, без, читкә китүчеләр, барыбыз да аңа гашыйк идек, аңа ашкына идек. Дәүләкән хакында мин күп яздым, яңадан кабатлыйсым килми, тик шулай да әйтмичә үтә алмыйм: әгәр миндә шушы көнгә кадәр Дәүләкәнне күпме-азмы сагыну тойгысы сакланып калган икән, ул башлыча минем Казаннан кайтып йөргән әнә шул 1926–1927 елларга туры да килә инде. Иң элек, бу еллар Дәүләкәннең иң тук, иң тыныч, иң имин вакыты иде. Базарлар бай, азык-төлек күп керә, шуның өстенә арзанчылык та. Билгеле, төрле кешенең хәле төрлечә, берәүләр таза, икенчеләр зәгыйфь тора, әмма ризыкка интеккән, хәерчелектә яшәгән кеше юк иде диярлек. Кечкенә урында аз гына хезмәт хакы алып эшләгән кешенең дә тамагы тук, өстенә киеме бар иде. Холера вакытында йорт башын югалткан ятим семьялар да йә базарчы кертеп, йә тегермәннәргә капчык ямап, ару гына торып яталар иде.

Шулай ук безнең үз хәлебез дә бер дә зарланырлык түгел иде. Бурадай сыерыбыз бар, тавыкларыбыз бар, су буеннан әпен-төпен үрдәкләребез кайта. Шулар өстенә безнекеләр күркә дә асрый башлаганнар. Ишегалдында ата күркә яман кабарынып, «голдыр-голдыр» гайрәт чәчеп, озын сыйраклы котсыз чебиләрне саклап йөри. Ә бу чебиләр, зурайгач, җилдә симерер өчен коймага, хәтта абзар кыекларына очып менә башлыйлар. Кыскасы, сөт, катык, каймак, йомырка үзебезнеке, күпме ашасаң да җитәрлек, көн дә базардан берәр кадак яшь тәкә ите алып керәбез, шуның өстенә Акколайдан дус башкорт көн саен бер чирек кымыз да кертеп калдыра. Шулай итеп, мин атам өендә курортник булып ятам.

Бу имин, тыныч елларда Дәүләкәндә яшьләр дә күбәеп китте. Кичәге малайлар, үсмер кызлар бүген инде егетләр һәм туташлар булып җиттеләр дияргә дә ярый. Искеләргә бу яңалар да кушылып, Дәүләкәнне бөтенләй җанландырып җибәрделәр. Һәртөрле уеннар, күңел ачулар, концерт-спектакль куюлар шушы чакларда аеруча бер көчәеп алды. Яшьләр арасында татулык бар иде әле, иҗтимагый нигездә дошманлашулар үзен артык сиздерми иде – мондый хәлләр соңрак, 1928–1929 еллардан башлап, кинәт бик куәтләнеп китте.

Әмма мин хәзер ул елларга кире кайтып, һәммәсен дә искә төшереп, тәфсилләп язып тора алмыйм. Бу язманың алдагы өлешләрендә өзек-өзек булса да шактый нәрсә язылды инде. Бәлки, миңа Казаннан кайтып йөргән шул биш-алты елым турында гына бераз язып үтәргә кирәктер… Әйткәнемчә, беренче кайтуым 1926 елны, ә соңгысы 1932 елда булды. Бусында өйләнеп, яшь кәләшем белән кайткан идем. Шуннан соң инде үзебезнең йортның бусагасыннан бүтән атлап керергә туры килмәде. Гаҗәп!.. Илле елдан артык вакыт эчендә Дәүләкәнгә ничә мәртәбәләр кайтып, кайткан саен йортыбыз янына барып, каршысында торып, капкасыннан керсәм дә, өй ишеген ачып керергә ничектер җөрьәт итә алмадым.

Ярар, булмаса… Инде әлеге кайтып-китеп йөрүләрдән күңелдә ниләр генә сакланып калды соң?.. Бу бит минем егет булып өлгергән, көч җыеп чибәрләнгән елларым иде. Бер дә бетмәс-үтмәстәй булып тоелган, әмма очкан коштай үтеп киткән яшьлегем!.. Барысы да булып узды гомернең төштәй иң кыска шушы дәвере эчендә – татлы хыяллар, яшерен өметләр, керсез дуслыклар, уңышсыз мәхәббәт, сызлану-сыкранулар, дөньяны бары якты, кешеләрне бары яхшы итеп күрергә теләүләр һәм шул ук кешеләр тарафыннан кагылу-сугылулар – әйе, барысы да булып узды… Һәм шушы төрлесен татырга туры килгән бик кыска-тыгыз дәвернең Дәүләкәнгә тигән өлешендә минем өчен баштагы бер-ике елы гына азмы-күпме искә төшерерлек һәм сагынып сөйләрлек булып калды. Хуш, нәрсә минем исемдә соң, нәрсәне мин хәзер дә сагынам?

…Ике ел рәттән без, Дәүләкән яшьләре, Ачлы күлгә бардык. Сезнең «сәхрәгә чыгу»ны ишеткәнегез яки укыганыгыз бардыр – элекке заманда ял итү, күңел ачу өчен табигатьнең иркен, матур бер җиренә аш-сулар белән чыгуны әнә шулай дип атыйлар иде. Менә без дә мәшһүр күл буена, өч көнгә сәхрәгә чыгарга булдык. Моны Дәүләкән тегермәннәре биргән акчага комсомол оештырды. (Дәүләт кулына күчкән зур тегермәннәр акчаны комсомолга «агарту эшләре» өчен бирә торган булгандыр инде.) Башта, билгеле, актив тарафыннан зур гына хәзерлек үткәрелде. Егетләрдән һәм кызлардан концерт программасы да төзелде (бер-ике авылга да керергә тиеш идек). Шулай ук азык-төлек, савыт-саба, балта-пычкы кебек кораллар да әзерләнде. Аннары Ачлы күлгә кемнәрне алып бару мәсьәләсе хәл ителде. Сайлаганда, иң беренче нәүбәттә әдәп белән дисциплинага игътибар ителде. Бигрәк тә әдәпкә таләп зур иде, чөнки халык арасына чыгабыз, ә комсомол үзен бу җәһәттән бик сакларга тырыша иде. Инде соңгысы – ничек бару мәсьәләсе. Ачлы күл Дәүләкәннән кимендә бер утыз чакрым булыр. Әйбер күп, күтәреп кенә барырлык түгел. Ул елларда әле аркага таудай рюкзаклар асып йөрүне белми идек. Димәк, атлар кирәк. Аларны атлы кешеләрнең малайларыннан сорарга туры килде: җигеп килсәң барасың, килмәсәң – юк! – диделәр аларга… Шулай итеп, унике җигүле ат волкомол йорты янына җыелды. Барынча киенгән, көязләнгән егетләр һәм кызлар, кечкенә төенчекләрен тотып, вакытыннан иртә килеп тә беттеләр. Бер-ике атка бөтен әйберләрне төяп, шулар өстенә зур казанны да каплап, калган арбаларга дүртәр-бишәр кеше утырышып, җомга көн сәгать уннар тирәсендә Ачлы тарафларына кузгалып киттек.