…Кырга чыккач та, алдагы арбаларның берсендә гармун тартып җибәрделәр. «Җомга»ны сиптерәләр генә. Шунда ук арба тирәсенә җыр яратучылар җыелышып та алдылар һәм китте җырлау, очынып-шашынып җырлау, ара-тирә өздереп сызгырып та җибәрәләр – һавадагы тургайлар тавышы да ишетелмәс булды. Бар иде әле ул чакларда Дәүләкәннең тургайлар белән ярышырлык җырчылары!..
Баручыларның иң күбесе минем чамадагы унҗиде-унсигез яшьлек егетләр белән кызлар иде. Арабызда иң зурлар Зөфәр белән Сәетгали булгандыр – алар инде егермедән узган комсомоллар, безнең белән җитәкчелек итүчеләр… Юл буенча диярлек гармун тавышы тынмады, җыр туктамады. Без, яшьрәкләр, арбаларга юньләп утырмадык та – кыр буйлап һаман куышып та чабышып бардык. Мин Гыйззетдин абзый кызы Мәрьямне куа- куа хәлдән таеп беттем. Бөтенесен кычкыртып куып тотам, ә бу болан баласын һич кенә дә җитеп булмый бит… Кызганыч, спорт ярышлары булмаган без яшь чакларда. Хәзер инде Мәрьям дә җитмеш биш яшьлек карчык… Шулай үтә икән ләбаса гомерләр!..
Төштән соңрак Корыятмаска барып җиттек. Бу Ачлы күл таулары артына, уйсурак җиргә урнашкан бер генә урамлы башкорт авылы – бәлки, Корыятмас дигән исеме дә шуңардан килә торгандыр… Безнең җитәкчеләр шунда ук мондагы «актив»ларны эзли башладылар, кызларыбыз, кайбер йортларга кереп, андагы кызлар, яшь бичәләр белән танышырга тотындылар. Ләкин бу бәләкәй генә авылда бернинди «актив» юк иде бугай, эзләсәләр дә андыйны тапмадылар, әмма бераздан кызыксынып, сүзсез-йомык кына егетләр һәм кыюрак кызлар безнең тирәгә җыелдылар. Арага керергә дә, кермәскә дә белмичә, күзләрен ялтыратып, бер читтә генә өелешеп торалар. Аларны, әлбәттә, тартырга кирәк иде. Башкорт яшьләре, гадәттә, күмәк уеннарны бик яраталар. Әле печәнгә төшкәнче, җәйнең иң хозур чагында бер авыл яшьләре икенче күрше авылга барып, шундагы яшьләр белән ындыр артында яки су буенда күмәкләшеп уйный торганнар иде. Менә шуны яхшы белгән безнең кызлар, урам чирәмендә түгәрәк ясап, чаштыр-чоштыр биергә дә тотындылар, аннары барыбыз бергә «сакчылы», «әйлән-бәйлән» кебек уеннарны да башлап җибәрдек. Өелешеп, түземсезләнеп һәм чакыруны көтеп кенә торган авыл яшьләре «әйдәгез!» дию белән шунда ук уенга кушылып та киттеләр. Ул чакта әле авылның баерак кешеләрен ачыктан-ачык «кулак» дип атау юк иде һәм аларның кызларын, егетләрен дә арага кертәләр иде. Тәңкәле җилән киеп, озын чулпылар таккан кызлар яки кара чалбар белән күн итек кигән егетләр әнә шундый хәллерәк йортлардан килеп кушылганнардыр инде. Шул рәвешчә, бергә уйнап танышканнан соң, кызлары – кызларыбызны, егетләр – егетләребезне бүлешеп, үзләренә чәйгә дә алып керделәр. Читтән килгән үз ишләрен әнә шулай кунак итү – башкорт яшьләренең бер матур йоласы иде.
Ә кичен, көтү кайтып халык бушый төшкәч, кемнеңдер коймасы буенда ачык һавада концерт та бирдек. Тамашага яшьләр генә түгел, өлкән агайлар, җиңгиләр, хәтта, иңенә тунын салып, бабайлар да килгәннәр иде… Әйтергә кирәк, концертыбыз безнең шәп узды. Арада Гөлсем һәм Маһирә кебек матур җырчыларыбыз, Зөфәр кебек оста гармунчыбыз, Әпәләй кебек бик шәп биючебез дә бар иде. Мондый концертның бу авыл тарихында беренче генә булуыдыр, ахрысы, җыелган халык, хәтта тиктормас бала-чага да биһуш булып, шылт та итмичә тыңладылар. Һәм безнекеләр дә кечкенә авылның йолдызлар да тыңлап торган зәңгәр күге астында, читән койма буенда, бер-берсен алыштыра- алыштыра, бөтен белгәннәрен, бөтен дәртләрен биреп бетерергә тырыштылар. Инде соңгы җыр, соңгы уен тынгач та, өлкәннәр вак балаларын җитәкләп китеп бетсәләр дә, яшьләр һич тә таралырга теләмәделәр. Кызлары безнең кызлар яныннан китмәделәр, егетләре исә бездән аерылмадылар. Дөрес, үзләре башлап сорашмыйлар да, сөйләшмиләр дә, бары елмаешып, безнең авызларга карап кына торалар – гүя бездән тагын нидер көтәләр. Алар өчен генә киң урамны да гармун белән бер-ике тапкыр әйләнеп, беренче әтәчләр кычкырып тынгач кына йортларга таралыштык. Кызларыбызны өйләргә алып керделәр, ә без башкортның яшел «бесән» китереп өйгән абзар түбәсенә үрмәләдек. Ару-талуыбыз шул дәрәҗәгә җиткән икән, хуш исле печәнгә бату белән сеңдек тә киттек. Иртән «җитәкчеләребез» уятып йөрмәсә, бәлки, төш җиткәнче дә йомшак абзар башыннан төшә алмаган булыр идек.