Атларны җиккәннәр, урам буена тезелешкәннәр. Кырыклап кешенең җыелып беткәнен көтәләр. Өлкәннәребездән Зөфәр белән Сәетгали дә әле күренмиләр, ниндидер эш кырып йөриләр, ахрысы… Чынлап та, бераздан алар таза гына бер йортның капкасыннан ике яшь тәкә күтәреп чыктылар. Бу ни хикмәт? – дип көтеп торабыз. Аяклары бәйләнгән тәкәләрне болар бер арбага китереп салдылар. «Нәрсә, әллә конфисковать иттегезме?» – дип сорыйбыз. «Юк, – диләр, көлеп, – сез гуҗларны сыйлар өчен тегермән акчасына сатып алдык…» Алар моны Дәүләкәннән чыгып киткәндә үк уйлап куйганнар икән. Бер арбага каплап салган зур казан да шушы тәкәләр өчен, имеш!..
Әйтергә кирәк, ул чакларда акча тоту мәсьәләсендә контроль йомшак булса да, гаделлек бик көчле иде. Бер тиенне исраф итү юк, йомып калу да, әлбәттә, юк иде. Гомумән, акчага, байлыкка, зиннәтләргә табыну яшьләр арасында үзе бер начар эштән санала иде.
Ниһаять, унике ат тезелешеп, бу сөйкемле, тын авылдан чыгып киттек. Корыятмас яшьләре арбаларыбызга тотынып, авыл очына кадәр озата бардылар. Әмма аларның берсе дә, чакырып карасак та, Ачлы күлгә хәтле барырга җөрьәт итмәде. Күрәсең, алар «комсомолга ияреп» китәргә әле өлгереп җитмәгәннәр иде.
Ачлы күл, таулар аша туры гына барганда, Корыятмастан ерак булмаска тиеш. Ләкин ат юлы шактый урау булып чыкты. Бара-бара төш вакыты җитә язды. Ахырда бер калкулык өстеннән алдыбызда кинәт кенә күлнең бер башы ачылды. Без инде аңа килеп тә җитә язганбыз икән – түбәндә генә тип-тигез су өсте көмештәй тонык кына ялтырап ята.
Ачлы күл түгәрәк түгел, ә озынча күл – буе сигез чакрым чамасы, иңе өч чакрым булыр. (Шулай дип әйткәннәре хәтердә калган.) Даны еракларга таралган бу күлне беренче мәртәбә күрүем. Әмма шулай да Ачлы күл миңа бик таныш кебек, чөнки аның хакында күп ишеткәнем бар. Аннары Мәҗит Гафуриның «Зыятүләк белән Сусылу» әкияте буенча да ул минем хыялыма нык кереп калган иде. Халык арасында таралган даны исә беренче нәүбәттә бу күлнең шифалы булуына ышану белән бәйләнгән. Якын тирәдән генә түгел, ерак авыллардан килеп тә аның комында күмелеп ятканнар һәм гаҗәеп саф, йомшак суында коенганнар.
Күлнең көньягында да тау, төньягында да тау – гүя ул кайчандыр тоташ булган зур тауны икегә аерган да, шуларның уртасына кереп яткан. Әнә каршыда гына Нора тауның күлгә киселеп төшкән текә кызыл яры да күренеп тора. Мәгәр каршыдагы Нора белән бирге яктагы тау кайчандыр бербөтен булгандыр дип күз алдына китерүе читен. Нора – шәп-шәрә ялгыз тау, ә монда таулар өстендә таулар өелеп тора. Алар биекләр, аларның күл өстендә үк стенадай басып торганнары бар, шулай ук күлдән чигенеп, киң аланлык ясаган урыннары да бар. Кыскасы, без килеп туктаган бу якның таулары да мәһабәт-матур, иркен аланлыклары да куе үлән, әрәмәлек, карт агачлар белән капланган… Һәм бары бу якта гына кайчандыр текә таулардан кубып төшкән зур өстәл, хәтта кечерәк келәт хәтле кызгылт ташлар да күл читендә генә яталар. Шул ташларның суга кереп торган берсендә Сусылу чәчен тарап утырган, имеш. (Аны хәзер дә «Сусылу ташы» дип йөртәләр икән.) Күл асты патшасының бу сылу кызы, шаһзадә Түләкнең үзенә якынлашуын сизгәч, таштан тизрәк суга сикергән, ләкин озын кара чәчләре күпмедер вакыт су өстендә батмыйча торган, менә шул чакта егет тә тиз генә сикереп, кызның батарга өлгермәгән чәчләреннән эләктереп алган да Сусылу артыннан күл төбенә төшеп тә киткән, имеш!.. Әнә шулай сакланып калган минем хәтердә Гафури кулы белән язылган әкиятнең кызыклы бер күренеше!..
Хуш, ә без күлдән аз гына өстәрәк, тау итәгенең яшел чирәмле тигезрәк бер җиренә чегән таборы булып урнаштык. Әйбәт урын, су да якын, яр кырыенда куе әрәмәлек тә бар, читтәрәк ялгыз карт агачлар да үсеп утыра – тагын ни кирәк?! Атларны тугардык, әйберләрне бушаттык. Ләкин башка эшләргә тотынганчы, барыбыз бердән кубып, иң элек су керергә төштек. Күлнең чите буеннан-буена тыгыз ак комлык. Ул шундый чиста ки, адәм ташлап калдырган бер генә дә чүп тапмассың монда!..