Билгеле, мин әбекай сүзләрен алтмыш елдан соң үземчәрәк яздым, әмма төп мәгънәсе шулай иде дип бер дә икеләнмичә әйтә алам. Әйе, ана кеше төпчек улының мәнфәгатен яклады, чөнки төпчек улы шуңа бик мохтаҗ, хәтта шуның өчен генә ул Мөхәммәдъярында калырга да тели иде. Ләкин картлар бу өй мәсьәләсендә үз хөкемнәрен әйтергә ашыкмадылар. Бер якны да кыерсытырга теләмичә, үзара җайлап кына мәслихәтләштеләр… Нигъмәтулла да хаклы, Гаффә (әбекайның исеме) тутайныкы да дөрес… Ничек итеп аларны килештерергә?.. Аннары мәсьәләнең бу ягы да бар: өйгә төп хуҗа кем? Төп хуҗа, әле үзе исән чагында, аналары инде. Димәк, аның ихтыяры беренче нәүбәттә искә алынырга тиеш. Шулайрак фикер йөрттеләр картлар һәм ахырда өйнең зур ягын Мөхәммәдъярга калдыруны тиеш таптылар. Ләкин шуның белән бергә Нигъмәтулла дәдәкайны юатып та, үгетләп тә әйттеләр: «Син, Нигъмәтулла, Мөхәммәдъяр түгел, син бөтенләй башка. Өч стенаны бик тиз дүрт тә итәрсең, теләсәң, алтыпочмаклысын да булдырырсың, еллар гына имин торсын. Бу дөньяда бөтен нәрсә фани – кешенең малы да, җаны да, тик аңа карап, арагыз бозылмасын, бер-берегезгә терәк булып тату гына яшәгез… Ә син, Мөхәммәдъяр, мал кадерен бел, әрәм-шәрәм итмә, бетерүе ансат булса да, табулары бик читен… Атагыз мәрхүм нәселегездә хөрмәткә ия бер зат кеше иде, анагыз Гаффә тутай – ил каршында абруйлы бер карчык – аның хәер-догасын алып калырга тырышыгыз!» – диделәр. Ике бертуган бу нәсыйхәтне баш иеп кенә тыңладылар, күңелләрендә ни булгандыр – икесенең берсе дә авыз ачып сүз әйтмәделәр. Шуннан соң барысы да кул күтәреп озын гына дога кылдылар.
Әнә шулай уелып калды бу вакыйга минем хәтеремдә. Күп нәрсәләр онытылды, әмма, ни хикмәттер, бусы менә онытылмады. Бәлки, Нигъмәтулла дәдәкайның чүгәләп елавы яки әбекайның хәсрәтле уйчан йөзе моңа сәбәптер – хәзер инде моны аңлавы да һәм аңлатуы да бик читен. Һәрхәлдә, балачактагы аңсыз, әмма сизгер күңел эше бу – күргәннәрдән нәрсәнедер шунда ук ташлаган, ә нәрсәнедер бабай булгач та онытма дип саклаган.
Биредә тагын шуны өстәп әйтәсем килә: минем атакай мал бүлешкәндә өлешкә керүдән баш тарткан икән. Сәбәбен әйтә алмыйм, бәлки, сугыш елларында болай да бик нык какшаган хуҗалыкны таратып, авылдагы туганнарын артык зәгыйфьләндермәс өчендер, ә бәлки, андагы хуҗалыкка күптән катнашы булмаганга һәм көче кермәгәнгә күрәдер… Соңгысы дөресрәктер дип уйлыйм. Шулай да атакайга бер тарантас тигән иде шикелле, ләкин, атыбыз булмагач, ул тарантас та Дәүләкәнгә кайтмады.
Бер елдан соң инде әбекай үзе дә ваба авыруыннан кинәт кенә үлеп китте. Ачлык елны без Каргалыга кайтып йөрмәдек, шулай ук Каргалының үзеннән дә килүчеләр булмады кебек… Шуңадыр инде, мин андагы туганнарның бу афәтле елны ничек үткәреп җибәрүләрен белмим диярлек. Әлбәттә, җиңел булмагандыр, интеккәннәрдер, бәлки, ачыкканнардыр да, чөнки җир, бичара, чәчкән орлыкны да кайтарып бирмәде. (Ярый, алабутасы булды әле.) Бигрәк тә Мөхәммәдъяр дәдәкайга бик авыр килгәндер, бәхетсезлегенә каршы, бүлешкәндә тигән ике атның берсе нишләптер зыянлаган да булган. Шулай да алар ачлык тырнагыннан исән-имин котылганнар иде.
Минем яңадан Каргалыга кайта башлавым йә егерме икенче, йә егерме өченче елга туры киләдер, ахрысы… Мәгәр шуны яхшы беләм: әлеге төп йортта Нигъмәтулла дәдәкай үзе генә тора иде инде. Ике тәкә башы бер казанга сыймый дигәндәй, күрәсең, ике гаилә дә бер өйгә сыя алмаган. Ничек кенә булмасын, ике брат үзара килешкәннәр дә, Нигъмәтулла дәдәкай зират буендагы урамнан буш урын алып, шунда Мөхәммәдъяр дәдәкай өчен бүрәнәдән, салам белән япкан, җыйнак кына ызба торгызган. Янә өстәп бер ат та биргән. Шулай итеп, бер-берсеннән бик нык аерылган ике туган ике җирдә һәм ике йортта яши башлаганнар. Ихтимал, бу икесе өчен дә хәерлерәк булгандыр.
Мин инде кайтканда, билгеле, гел төп йортка кайта торган идем. Чөнки бу – әбекайдан калган йорт, сабый чактан ук мине шунда алып кайтканнар… Бөтен истәлекләрем дә бары шул төп йорт белән бәйләнгән. Күптән нигезе бетерелсә дә, минем аны онытканым юк һәм яңадан йөз ел яшәсәм дә онытмам дип уйлыйм.