Яр астына төшкәч, кызларыбыз сулга китеп, бер зур таш артына ышыкландылар, ә без уңга китеп, комлыкта гына чишендек. Ул чакта инде бөтенебез трусиклардан булсак та, егетләр белән кызлар бары аерым коеналар иде. Бу мәсьәләдә кызларыбыз шундый кырыслар, бергә коену түгел, якынрак бара башласаң да, чәрелдәп тавыш чыгаралар… Ярый, алардан башка да рәхәт безгә – әх, суы да суы!..
Әйткәнемчә, зур күлнең бөтен әйләнәсе ак комлык. Төбе тап-такыр. Бер җирендә дә камыш үсми, бер генә төшендә дә мәте юк. Чөнки күлнең бөтен әтрафы төрән кермәгән чирәм җир. Туфрак та, чүп тә аңа агып төшмәгән. Башкортлар күлне әнә шулай саклаганнар. Үзләре дә аның ярына утырмаганнар һәм читләрне дә җибәрмәгәннәр. Мәгәр революциягә чаклы ук әле Нора тау яклап, күлнең көнчыгыш очына бер урыс авылы килеп утырган. (Рөхсәтсез утырган дип әйтәләр иде.) Исемен дә инде хәтерләмим, ләкин без барып йөргән вакытларда шушы салам түбәле бик озын авыл гына Ачлы күл буен «бизәп» тора иде.
Су кереп чыккач, безнең барыбызны да яңадан «мәйданга» (яр башына) җыйдылар. Килмичәрәк торганнарны кычкырып, дәшеп алдылар. Сүз җитди булды, җитәкчеләр тарафыннан таләпләр каты куелды. Бөтен эш – ашау-эчү, су керү, уеннар оештыру, тауга менү, кырда йөрүләр бары бергә, бары бер үк вакытта гына булырга тиеш. Таралышып йөрүләр, төркемнән аерылып китүләр, бигрәк тә парлап йөрү катгый рәвештә тыела. Бу соңгысы әллә ничек сәер дә иде. Ни өчен егет белән кызга кайчагында икәүдән-икәү генә сөйләшеп йөрергә ярамый?.. Моның ни гаебе бар?.. Әмма – юк, ярамый, бу коллектив, коллективтан берәүнең дә аерылып йөрергә хакы юк, янәсе!
Без Ачлы күл буенда ике көн яттык. Ничек ял итүебезне, ниләр эшләвебезне тәфсилләп язып тормыйча, җыеп кына әйткәндә, вакытны монда гаять күңелле уздырдык. Безнең бәхеттән бу ике көн гел аяз, гел эссе булып торды. Көне буе диярлек судан чыкмадык, җылы комда аунадык. Һәм шушында ята торгач, бер зур гына ЧП да булып алды. Хөсәен исемле иптәшебез тоткан да күлнең аръягына ялгызы йөзеп чыгып та киткән. (Ә күлнең киңлеген бу төштә өч чакрым диләр.) Егетнең чыгып киткәнен без соң гына шәйләп алдык – күл уртасына таба бер кара нокта бара да бара: нәрсә бу, кем бу? Хөсәен күренми, Хөсәендер, мөгаен, диделәр. Аптырап калдык, курка калдык, ә башлыкларыбызның гаять ачуы килде. Йодрыкларын төйнәп, авыз эчләреннән генә сүгенеп, су читендә арлы-бирле йөрергә тотындылар. Ләкин егетне кычкырып та, сызгырып та туктатып булмаячак – ул инде бик ерак киткән иде. Бөтенебез, су читенә тезелешеп, һаман ераклаша барган «кара нокта»га карап торабыз. Кайбер кызларыбыз шыңшый да башладылар… Бер дә кызыклы тамаша түгел шул, күңелгә төрле шомлы уйлар да килә – ни булып бетәр моның ахыры?..
Ике егетебез аның артыннан йөзеп китмәкче дә булганнар иде, ләкин башлыкларыбыз җибәрмәделәр: берәү урынына өчәү батсагыз, бик күпкә китәр, диделәр. Мәгәр Хөсәен арабызда яшькә олырак та, тазарак та һәм тыйнаграк та егет иде. Үз хәлен, үз чамасын белмичә, башбаштакланып кына ул мондый хәтәр эшкә бармаска тиеш иде югыйсә. Башына тай типмәгән булса!..
Һәм менә бервакыт «кара нокта» күздән дә югалды. Кая китте, ни булды? – без хәтта тыныбызны алудан туктадык. Күп тә калмаган шикелле иде бит, күп тә… Ә бераздан күлнең аргы читендә нечкә генә бер карачкы күренде. Әнә безгә карап, кулын да күтәрде бугай… Бу ул, бу Хөсәен! – Шатлыктан без дә, кулларны күтәреп, аңа «ура» кычкырдык. Бер мизгелдә курку, шомлану, ачу – барысы да юкка чыкты. Алар урынына һәркайсыбызда ирексездән соклану, горурлану, хәтта «аның урынында нигә мин түгел?!» дигәнрәк көнләшү дә туган кебек булды.
Хөсәен Нора тавының рус авылына караган итәгенә барып чыккан иде. Хәзер ул әнә шуның ярында ясап куйган мәрмәр сын шикелле басып тора. Яңадан бу якка да йөзеп чыга башламасын дип, безнең башлыклар ике атка ике җиңелрәк егетне атландырып, аргы якка чаптырдылар. Күлнең көнчыгыш башыннан әйләнеп барганда Норага әллә ни ерак түгел иде.
Ә кичкырын, бөтенебезне җыеп, Хөсәеннең бу кыюлыгын бик каты хөкем итү булды. Әгәр дә мәгәр яңадан мондый башбаштаклык эшләсәң, белеп тор, беркая алып чыкмыйбыз, ияртмибез, диделәр аңа. Хөсәен, тезләрен чәнчеп җиргә утырган килеш, бөтен шелтә-тиргәүләрне ничектер иренеп кенә тыңлады. Үзен аклап бер сүз дә әйтмәде… Әмма күпме генә шелтәләмәсеннәр, аңа сокланып карамыйча мөмкин түгел иде. Һәм соңыннан да барысы онытылып, тик Хөсәеннең Ачлы күлне иңләгән дигән даны гына торып калды.