Выбрать главу

Яшьлек, саф, пакь, гөнаһсыз яшьлек, таң алдыннан күргән кыска төш кебек кенә булып калды. Әмма яшьлекнең үзен сагынудан да бигрәк, минем өчен иң мөһиме яшьләр арасындагы татулык иде. Без әле бер-беребездән читләшергә, ятлашырга, хәтта дуслык җепләрен дә өзәргә өлгермәгән идек. Тик, ни хәл итәсең, озакка бармады бу дәвер. Ике-өч ел да үтмәгәндер, яшьләрнең шактый өлеше, көчле җил туздыргандай, төрле якка чәчелеп тә бетте. Кайберләренең кая киткәнен дә белүче булмады.

Сугыштан соң, илленче еллардан башлап, Дәүләкәнгә еш кына кайтып йөрсәм дә, Ачлы күлгә бер генә тапкыр да барып чыгарга туры килмәде. Теләк, әлбәттә, бар иде, күрәсем бик килә иде, ләкин ул теләкне берничек тә гамәлгә ашырып булмады. (Транспорт юк, җәяү барырга ерак, ә җитәкчеләрдән сорарга кыюлык җитмәде.) Кайткан саен шулай, фарыз эшне үти алмагандай, китек күңел белән китеп барырга туры килә иде… Ә еллар һаман уза торды, Ачлы да миннән гүя ераклаша барды, кайтып күрә алуыма өмет тә бетә язган иде. Әмма безнең бу «Жигули»лар заманында еллар буена үтәлмәгән теләгең бер көн, бер сәгать эчендә дә үтәлергә мөмкин икән. 1983 елның август урталарында авылдашым профессор Сөләйман Еникеев миңа шалтыратты.

– Әмирхан, без иртәгә өч кеше минем машинада Уфага чыгып китәбез, теләсәң, сине дә алабыз, – диде ул.

Шунда ук минем телемә, моңарчы йоклап яткан уйны кемдер төртеп уяткандай, үзеннән-үзе бер сорау килде:

– Ә Ачлы күлгә тиябезме?

– Әбәзәтелне! – диде Сөләйман.

– Алайса, барам.

– Иртәгә сәгать җидегә урамыңа чыгып тор!

– Булды!

Һәм, шулай итеп, икенче көннең иртәсендә, без, дүрт Каргалы төмәне, «Жигули» машинасында Уфага таба чыгып та киттек. Баручыларның миннән кала берсе, Сөләйманның якын дәдәсе (аталары бертуган) Рәүф абзый, икенчесе Сөләйманның бертуган энесе, күптән түгел гарәп илләреннән кайткан инженер Фәрит иде. Машинаны да бик җилле генә ул алып бара. Юлыбыз Чистай, Әлмәт, Бөгелмә аша. Артык кызу чапмадык, урман ышыгында туктап ял да иттек, Чистай белән Бөгелмәне дә карап уздык.

…Хәзер инде юлыбыз туп-туры Ачлы күлгә… Хәер, юл үзе бик турыдан түгел иде, Бүздәк аша шактый урап барырга туры килде. Икенче көнне генә без Ачлы буйларына барып чыктык. Ләкин Сөләйманның башта Кыдырач авылына керәсе килде – малай чагында атасы белән шул авылда булгалаган икән. Ярый, малай чак хакына без риза, бәлки, анда кымыз да булмасмы әле… Киттек Кыдырачка… Ул Ачлыдан биш-алты чакрым читтә иде. Урманлы тау буена утырган урта зурлыктагы башкорт авылы. Киң генә урамыннан карана-карана барып, ахырда колхоз идарәсе каршында туктадык. Сөләйман килеп йөргән чакларда атасының монда якын танышлары булган, хәзер инде алар юк… Бердәнбер сугыла торган капка – ул да булса колхоз идарәсе… Кердек, исәнләштек, кемнәр икәнебезне әйттек. Колхоз председателе үзе юк иде, ләкин телефон белән эзләп таптылар – озакламый килеп тә җитте. Кул биреп таныштык. Безнең Казан чаклы ерак җирдән килеп чыккан кешеләр булуыбыз аны бераз аптырашта калдырды шикелле. Ләкин әзрәк сөйләшеп, безнең дә шушы якларда туып үскән кешеләр икәнебезне белгәч, ул, ниһаять, тынычланды, хәтта беркадәр ачылып та китте. Сәрвәр Әюпов фамилияле бу сабыр-басынкы гына егет үзе дә бирегә председатель булып Дәүләкәнгә якын гына Исмәгыйль авылыннан килгән икән. Мин дә бит инде Дәүләкәннеке – шулай итеп, без якташлар да булып чыктык.

Аның колхозына, Кыдырачтан башка, Ачлыга якын тагын берничә авыл керә икән, шуңа күрә колхозның исемен дә «Ачлы күл» (башкортча «Аслы күл») дип калдырганнар. Һәм бик дөрес эшләгәннәр. Халык телендә борыннан яшәп килгән, җире-суы белән бәйләнгән матур исемнәрне колхозга биреп саклау, – миңа калса, бик күркәм эш. Туган-үскән илгә хөрмәтне дә бик көчәйтә ул.

Кызу эш өсте булуга карамастан, Әюпов иптәш вакытын бездән кызганмады. Кырлар буйлап чабудан туктамаган үз машинасына мине һәм Сөләйманны утыртып, жигулины исә артыннан ияртеп, безне Ачлы күлгә алып китте. Авыл читендәге кымызчылар өеннән зур гына савытка кымыз да салдырып алып чыкты. Борылмалы юллардан барып, Буранголны да үткәч, безне Нора тавына алып менде… Менә сиңа Ачлы күл… Ачылыкай!.. Нора өстеннән бөтен иңе-буе белән күренеп ята. Әнә бер башы, әнә икенче башы, әнә нәкъ каршыда моннан илле җиде ел элек килеп, безнең «сәхрә кылып» яткан урыннарыбыз… Күл читендәге зур, кызыл ташлары да ята икән әле… Мин үзем хискә тиз бирелүчән кеше, хыялымнан бервакытта да чыкмаган шушы җиргә ашкынып килдем, әмма – ни гаҗәп! – мин тыныч, мин берни дә кичермим, мин тик искә генә төшерергә тырышам. Ничек аңларга мондый хәлне?.. Артык күп еллар үтеп китү моңа сәбәп микәнни, шуның аркасында үзеңнең үткәнеңә битараф калып була микәнни?.. Ераклашу һәм ятлашу – шушымыни инде ул… картлык галәмәте?!