Әйе, каршымдагы «Ачлы» – шул ук «Ачылы», зураймаган да, кечерәймәгән дә кебек, тик көне бүген җилле булганга күрә, күл өсте җыерчыкланып, караңгыланыбрак тора. Шулай да мин аңарда шактый зур үзгәреш күрдем: кайчандыр таш табактагы су шикелле чип-чиста күлнең хәзер күп кенә җирен камыш басып киткән… Кайдан бу камыш, сәбәп нәрсәдә?.. Элекке заманда Ачлы әйләнәсендәге җирләрнең төрән кермәгән чирәмлек булуын әйткән идем бугай. Башкортлар аны шулай саклаганнар… Безнең заманда исә ул чирәм җирләрне чәчү кырларына әйләндергәннәр. Ел да сөрәләр, ел да нидер чәчәләр һәм ел да кар, яңгыр сулары сөрелгән җирнең туфрагын күлгә агызып төшерә. Менә шуңардан күлдә камыш, күлдә ләм, һәм табадай төбе дә аның баткакка әйләнеп бара торгандыр. Күл өчен бу зарарлымы? Камышлар, ләмнәр һаман шулай баса барса, Ачлыдан нәрсә калыр? Элек бит Ачлы чисталыгы белән дан тота иде, шифалы санала иде. Халык, сихәт теләп, аның комында күмелеп ятарга, суында коенырга килә иде.
Нора өстендә Кыдырач кымызын да эчтек, Сөләйманның энесе безне фотога да төшерде – инде кузгалырга да ярый иде. (Председательнең вакыты белән дә исәпләшмичә булмый.) Ләкин Ачлыдан тиз генә аерылып та китәсе килми, бигрәк аргы якны да бер әйләнәсе килә иде. Шунда бит инде күл буеның иң матур урыннары… Кайчандыр йөргән, таптаган җирләр… Әюпов туган, минем теләкне сизгәндәй, безгә шул яктагы ял базасында кунып китәргә тәкъдим итте. «Алай буламы соң?» – дип сорагач, ул, кыска гына итеп: «Эшлибез аны», – диде. Без бер-беребезгә караштык та риза булдык.
Базаның директоры Дәүләкән кешесе икән – Әюпов безне менә шуңа ерактан килгән кунаклар итеп тапшырды. Директор безне ике катлы йортның югарыдагы ике бүлмәсенә урнаштырды. Шунда ук ашау-эчү дә тәкъдим ителде. Ләкин без башта чыгып, йөреп кайтырга булдык.
Базаның урнашкан җире өч ягын да тау әйләндереп алган, ачык ягы Ачлыга карап торган зур бер аланлык иде. Тау буйларында куе агачлык, ачыграк урыннарда билдән куе үлән, тик аланлыкның урта бер җире генә яшел чирәм. Без менә шул чирәмдәге сукмактан күлнең ярына килдек, уңайлырак җиреннән су читенә – комлыкка да төштек.
Бу инде Ачлы үзе, аның борын-борыннан ук кошларны, җәнлекләрне, кешеләрне үзенә тартып торган көмештәй саф суы. Ялкау гына чайкалып, читендәге комлыкны «ялап» ята… Кереп карыйсы иде бит, теге еллардагы кебек колач салып бер иңлисе иде бит!.. Дәрт сүнүен сүнмәгән дә, тик дәрманны кайдан алырга?.. Юлдашларга карыйм, Рәүф абзый белән Сөләйманның керергә исәпләре юк, куркалар… Ә менә Сөләйман энесе Фәрит чишенде дә кереп тә китте. Салкынмы, тирәнме дип тә тормады егет!.. Юк, болай булгач, миңа да куркып тору оят. Бер яшьлектә, бер картлыкта – тапшырдык!..
…Чишенеп керүгә, Ачлы өтеп алгандай итте. Бер-ике тапкыр чумып, чиркануны качыргач кына йөзеп киттем. Ничава, түзәрлек. Суы шундый ук чиста да, йомшак та икән, йөзүе дә ничектер җиңел һәм рәхәт!.. Әйләнеп килеп баскан идем, төбе дә тап-такыр. Моннан ярты гасыр элек тә шулай түгел идеме соң?! Юк, тиз генә бирешмәс әле бу асыл күл, борынгы сафлыгы, чисталыгы, әкиятләре белән сакланыр әле ул!.. Көче-кодрәте зур аның, тик кеше дигәнең кадерен генә белсен иде!
…Сулар кереп, чистарып-җиңеләеп кайтуыбызга мул табын әзер иде. Безне ике чибәр генә татар кызы кунак иттеләр. Казаннан ук килүебезне белгәнгә күрәдер инде, үзләренчә чын хөрмәт күрсәтергә тырыштылар.
Шулай кәефле генә ашап-эчеп, күңелле генә сөйләшеп утырганнан соң, без, кызларга рәхмәт әйтеп, үзебезнең бүлмәләргә кердек. Көне буе машинада селкенү, монда да шактый йөрү бик җиткән икән – без йомшак урыннарга тизрәк сузылу ягын карадык. Башта һавага чыгып кердек, караңгы инде төшкән, кош-корт та йоклаган, тауларда һәм Ачлы өстендә тирән, сизгер тынлык…
…Иртә генә торып, кызлар хәзерләгән чәйгә утырдык. Хәлебезне белергә тагын директор керде. «Әюпов килгән иде», – диде ул безгә… «Кайчан?» – «Кичә төнлә… Сезнең йоклаганны белгәч, кире кайтып китте…» Бик үкендек без бу эшкә, ник уятмадыгыз, дип зарыбызны да белдердек… Ихлас, чынлап кызгандык Сәрвәр туганны… Күпме эш, күпме мәшәкать аның өстендә, йокы юк, ял юк, җитмәсә, без менә, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, бер артык йөк булып төштек үзенә… Әмма шуңа да карамастан, эшләреннән ычкыну белән, йокы сәгатьләрен калдырып килгән ләбаса!.. Бәлки әле, безнең янда бераз язылып, әзрәк сыйланып та, Татарстан яңалыкларын да ишетәсе килеп утырыр өчен килүе булгандыр… Кызганыч, бик кызганыч!.. Гаҗәп кешеләр бу колхоз председательләре – бигрәк тә район үзәгеннән читтәге, артык макталмаганнары… Сабыр, түзем, күндәм, һәм шуңа күрәдер инде ул бүгенгедәй кырыкка ярылырдай бер вакытта безнең ише узгынчы кунакларга сый-хөрмәт тә күрсәтергә тиеш әле… Әлбәттә, без Сәрвәр Әюпов алдында бик бурычлы идек. Ул монда яңа яшь председатель икән. Әйтүенә караганда, «Аслы күл» колхозы үткән ел беренче мәртәбә ил алдындагы йөкләмәләрен үтәгән, быел да үтибез дип бик нык ышанып тора. Менә бездән дә аңа иң изге теләк һәм иң зур рәхмәт!.. Ә безгә исә хәерле юл!