Выбрать главу

Бу сәфәр, әйткәнемчә, 1983 елның августында булды. Сез, хөрмәтле укучым, бәлки, игътибар да иткәнсездер инде – минем кайчандыр булып киткән җирләремә әйләнеп кайтуым яки кайчандыр миңа якын булган кешеләр белән яңадан очрашуым кырык-илле еллардан соң гына кабатлана. Ни өчен бу чаклы күп еллар узгач кына дип гаҗәпләнергә мөмкин… Мин менә хәзер шуның сәбәпләрен ачмакчы булам. Бу исә шушы озын язманың иң җитди ноктасына җиттем дигән сүз.

Вакыт – рәхимсез, сиздермичә генә үтүен белә. Инде август аена да кердек, Дим буйларының иң киеренке һәм иң күңелле зур эше – печән өсте дә үтеп китте. Киң тугайлар печән кибәннәре белән чуарланды. Аларга карагач, ничектер ямансу-моңсу да һәм… җанга җиңел дә булып китә. Ямансу, чөнки кадерле җәй үтеп бара, җанга җиңел, чөнки күз алдында әнә нинди муллык!.. Моны күрмичә һәм моңа сөенмичә мөмкин түгел. Чәчәкле, хуш исле болын үләнен ашаган сыерларның сөте нинди куе, сарыкларның ите нинди тәмле, атларның күңелләре нинди көр булачак! Мин Дим буеның ризыкларын татып калган кеше, тәме-ләззәте әле дә онытылмый кебек, шуңадыр инде су буендагы болыннар миңа бик якын да һәм бик кызганыч та!

…Үтте, сизелмичә дә калды, менә китәр көннәребез дә җитте. Фәтхелислам белән Хәбибрахман үзләренең уку йортларына кайтырга тиешләр, минем өчен исә ул мәҗбүри түгел. Мин ирекле кеше, расчёт алып кайткан кеше, миңа китмәскә дә була яки теләсәм кайсы якка чыгып китә алам. Әмма мин студент шикелле үк Казанга ашкынам, Казансыз мин инде тора алмыйм, язмышым минем шунда, күрәчәкләрем мине шунда тарта. Әлбәттә, ап-ачык максатым бар: мин быел, һичшиксез, берәр уку йортына керергә тиешмен. Башкача ярамый, башкача мөмкин түгел, хәтта әдәбиятка керү дә минем өчен ул хәтле үк зарури түгел. Дөрес, язучы булу хыялы миндә яши, әмма аның өчен дә бит белем алу кирәк.

Безне адәм иткән уку,Адәмне алга илткән уку,Илтеп күккә җиткән уку,Уку, уку, уку, –

ди бит әнә Сәгыйть абзый Рәмиев тә!..

Кыскасы, без яңадан Казанга юл тоттык. Әйтергә кирәк, былтыр гына әле Казан каласы күпләр өчен әллә кайда бик еракта кебек иде, чакырып-дәшеп тә берәүне дә кузгатып булмый иде, быел исә, Шәвәлидән күрмәли дигәндәй, безнең арттан шактый гына яшьләр иярделәр. (Бүтәннәр салган сукмактан атлавы җиңелрәктер, ахрысы.) Шулар арасында Казак Усман да бар иде. Без бер-беребезне бик аз белә идек, Дәүләкән кебек кечкенә җирдә торсак та, юньләп аралашканыбыз булмады. Ләкин ниндидер бер эчке сизенү белән мин аның миңа начар караганын тоеп йөри идем. Һәрхәлдә, мин аңардан яхшылык көтми идем… Төрле вакыттарак килеп, уку йортларының бусагаларын таптап йөри торгач, кызларыбыз белән егетләребезнең кайберләре Татрабфакка, кайберләре исә педтехникумга керделәр. Ә Казак Усман туп-туры совпартшколага барып кергән дип ишеттек. Ул Дәүләкәннең «карт» комсомолы, ихтимал, направление белән килгәндер дә… Гомумән, социаль чыгышы әйбәтләргә һәм комсомолларга укырга керүе ул чакларда бик җиңел иде.

Минем укырга керү мәсьәләсе шактый ук катлаулы иде. Вузга мин керә алмыйм, чөнки урта белемем юк. Димәк, башта урта белем алырга кирәк. Моның өчен нинди уку йортын сайларга?.. Аның әле стипендиясе белән торыр җире булуы да минем өчен бик мөһим, чөнки өйдән миңа ерак калада яшәрлек ярдәм булмаячак – мин моны белеп үк килдем.

Казанда ул елларда эшче-крестьян яшьләренә махсус урта белем бирә торган ике зур уку йорты бар иде. Берсе аның – Татрабфак, икенчесе – университет каршындагы Госрабфак (ягъни дәүләт рабфагы)… Уйлап тордым-тордым да менә шушы Госрабфак дигәненә сугылып карарга булдым. Социаль чыгыш ягыннан минем анда үтүем икеле иде. Шулай да формаль яктан караганда үтәргә дә тиеш кебекмен. Кулымда атайның кустарь булуы турында белешмә бар – сатуын ул 1925 елның язында ук ташлаган иде. Ә дөньяга килгән чагымда атам-анам авылда торганнар, чын крестьян булганнар – димәк, чыгыш ягыннан да туры киләм дигән сүз… Шул рәвешчә, мин крестьян гаиләсендә туган кустарь баласы буларак, рабфакка үттем. Ә менә атайның крестьянлыкны ташлап, кустарь булганчыга кадәр унбиш ел буена сату итүе йомылып калды, дөресрәге, миннән анысын сорамадылар, ә мин инде үзем аны әйтеп тормаганмындыр, билгеле. Бу бит 1926 ел иде, чыгыш мәсьәләсендә артык төпченү булмагандыр, ахрысы. Чөнки ул елны мулла, сәүдәгәр балаларыннан төрле уку йортларына керүчеләр аз булмады. (Рабфакларда да алар бар иде.) Социаль чыгышка аеруча әһәмият бирү, каты таләп кую һәм яшереп кергәннәрне күпләп сөрү бераз соңрак, 1927–1928 елларда башланды. Бу «кызык» вакытлар турында сүз булыр әле.