Ә бүгенгесе көндә мин Госрабфак студенты!.. Казан университетының аудиторияләрендә укып йөрим. Островский урамындагы торак йорттан урын бирделәр, стипендия дә тәгаенләделәр. Күпме икәнен хәтерләмим, һәрхәлдә, студентларча яшәргә җитәрлек (чамалап кына тотканда) – хәзер инде «белем граниты»н тешләрне сындырмыйча ипләп кенә кимерәсе калды. Әмма «кимерүе» җиңел түгел иде, чөнки бөтен укулар рус телендә бара, ә саладан килгән татар малайларының русчасы үзегезгә мәгълүм инде! Хәер, мондагы укытучыларыбыз барысы да диярлек университетның үзеннән яки элекке гимназияләрдән – чәйнәп салгандай бик шәп төшендереп бирә торганнар иде.
Казанда укырга килгән татар яшьләре елдан-ел күзгә күренеп арта бара. Былтыр да аз түгел иде, быел исә аеруча күп… Кайдан гына килмәгәннәр – Себер, Урал, Донбасс, Оренбург, Әстерхан, Саратов, Сембер, мишәр яклары Касыйм, Тамбов, Пензадан – кыскасы, санап та бетерерлек түгел. Әмма иң күбесе Башкортстаннан – татар һәм башкортның иң күп җиреннән. Тиз арада Казанда аларның үзләренә аерым Башземлячество дигән җәмгыятьләре дә оешты.
Хәзер инде татар яшьләре бөтен вузларда һәм техникумнарда укып йөриләр. Шулай да аларның аеруча күп тупланган берничә «ноктасы» да бар иде: болар Көнчыгыш педагогия институты (ВПИ), Татрабфак, педтехникум, театр техникумы һәм РТЯ, ягъни татар телен гамәлгә ашыру курслары. (Кайчагында, көлеп, «Рокыя курслары» дип тә атыйлар иде.) Боларга керүе дә җиңелрәк булгандыр, ахрысы… Укучылары да, әйтергә кирәк, бик дәртле яшьләр иде, үзләрен бик хөр тоталар, әдәби хәрәкәткә дә бик актив катнашалар иде. (Билгеле булганча, соңыннан язучы булып танылып китүчеләрнең дә бик күбесе шулар арасыннан чыкты.) Бу уку йортларының кайберләрендә, мәсәлән, Татрабфак белән педтехникумда атна саен диярлек әдәби кичәләр була торган иде. Хәзерге Фәннәр академиясе филиалының утырышлар залында үтә иде ул кичәләр. (Монда Татрабфак иде.) Уеннар кызып җиткәч кенә, залга Такташ белән Кутуй килеп керәләр – алар инде яшьләрнең кумиры, ә кумирлар, үзегез беләсез, соңгарак калып йөриләр. Шуңа күрә аларны шау- лап-алкышлап каршы да алалар.
Мин монда ТКУны телгә алмадым әле. Ягъни Татар коммунистлар университетын… Заманында бу бик танылган уку йорты иде. Урнашкан җире башта Горький урамындагы хәзерге травматология институтында булса, соңыннан Арча кырындагы элеккеге Духовная академия бинасына күчте. Укучылары да политик җәһәттән бик чарланган үткен-чая егетләр иде – шул елларның әдәби хәрәкәтендә алар бик актив роль уйнадылар.
Мине дә, билгеле, әдәбият дөньясы бик кызыксындыра иде. Укуга дигән вакытны кысып булса да әдәби кичәләргә, язучылар җыелышына йөрергә тырыша идем… Ниләр бар соң бу әдәбият дөньясында, кемнәр нәрсә эшлиләр анда?.. Сорауны болай зурдан куйгач, укучының да миннән, табигый, күпне көтүе ихтимал. Хәлбуки мин бит әле әдәбият дөньясының ишеге тирәсендә кереп булмасмы дип йөрүче бер яшь студент кына – минем кебекләр аз түгел иде ул тирәдә… Кыскасы, һәм ерак, һәм югары әле ул дөнья миннән!.. Нәшрият белән редакцияләрнең дә кайда икәнен юньләп белмим әле мин… Бердәнбер барып йөргән җирем әлеге шул «яшь язучылар түгәрәге»… (Аның да оештыручысы кем дә җитәкчесе кем – миңа билгесез.) Һәр җыелышта диярлек Такташ, Кутуй, Нәҗми, Туфан кебек инде танылып та, шактый ук шау-шу да кузгатып өлгергән һәм популяр да булып киткән шагыйрьләр катнаша иде. Болар – әдәби хәрәкәтнең лидерлары!.. Күпчелек исә беренче адымнарын гына атлаучылар, исемнәре әле яңа-яңа гына ишетелә башлаган бик тынгысыз яшьләр… Һәм бу яшьләр, сүз алсалар, теге танылган лидерларны да еш кына аяп тормыйлар иде. Шуңар күрәдер, ахрысы, өлкән яшьтәге исемлерәк язучылар монда юньләп күренмиләр яки бик сирәк кенә килеп чыккалыйлар иде. (Мәсәлән, Фатих Сәйфи-Казанлы, Фәтхи Бурнаш, Садри Җәләл кебекләр.) Тиргәлсә дә, сүгелсә дә бердәнбер даими йөрүче өлкән кеше – кайсыдыр техникумда татар әдәбиятын укытучы һәм тәнкыйтьче Хәйретдин агай Вәли иде. Бу актив адәм тотлыга-тотлыга сөйли, бәхәсләшергә ярата, шуның аркасында аңа үзенең шәкертләреннән дә каты гына эләгә торган иде. Утызынчы елларның башында булса кирәк, бу кешене әдәбияттан бөтенләй кысып чыгардылар.