Выбрать главу

Быел, ягъни 1926 елның көзендә, Казанга читтән укучылар күп килгәнгә күрәдер инде, әдәбият түгәрәгендә дә шактый гына яңа кешеләр күренә башлады. Аларның кайберләре яшькә миннән олырак иде бугай, ләкин, тулаем алганда, барысы да миңа тиңдәш, бер чамадагы егетләр иде. Тиңдәшләр булгач, мин аларны тизрәк белергә дә тырыштым һәм озакламый йә сорашып, йә танышып һәркайсын белдем дә диярлек. Өчесе Башкортстаннан килгән: Фатих Кәрим, Сәгыйть Агиш, Мирсәй Әмир, ә берсе Әстерхан егете Габдрахман Минский булып чыкты. Шул ук көзне булса кирәк, Гази Кашшаф (ул чакта Кәшшаф Гази) белән дә таныштым, Әсгать Айдар белән Демьян Фәтхине дә күрдем. Фатих Хөсни белән соңрак очраштык шикелле… Кыскасы, таныш-белешләрем күбәйде. Мәгәр мин аларның берсе белән дә артык якынаеп китә алмадым. Бәлки, төрлебез төрле җирдә укыганга күрәдер, ә бәлки, субъектив сәбәпләр дә булгандыр. Мин, мәсәлән, кешенең үзе тарафыннан әзрәк кызыксыну сизмәсәм, аңа якынаерга ничектер җөрьәт итә алмый идем… Кешеләр белән мин, гомумән, авыр танышам – бу минем күптәнге бер кимчелегем.

Тагын бер бик мөһим моментны әйтергә кирәктер: әле генә мин атаган иптәшләр барысы да диярлек әдәбиятка кыю һәм җиңел кереп киттеләр. Озак та үтми, аларның исемнәре газета-журнал битләрендә еш кына күренә дә башлады. Билгеле, алар талантлы егетләр иде, әмма талант өстенә башка сыйфатлары да булгандыр инде. (Мәсәлән, тәвәккәллек, тырышлык, үзенең көченә нык ышану кебек сыйфатлар.) Аннары, рус әйткән «везение» дигән нәрсә дә бар бит әле: кайчагында кешегә бәхет капкасы ачылып кына тора!.. Менә, әйтик, Габдрахман Минский – мәһабәт, матур, ягымлы, кыланышларында әзрәк аристократлык та сизелгән Әстерхан егете – тиз арада Такташ, Кутуй, Туфан кебек авторитетлар белән якынаеп, аларның үз кешесе булып китте… Исеме дә аларныкына кушылып йөри башлады… Дөрес, яшьрәк, дәрәҗә дә түбәнрәк, әмма аңа зур киләчәк юрадылар.

Мирсәй Әмир, хикәяләр язу белән генә чикләнмичә, шулай ук бик тиз үзен әдәби хәрәкәтнең актив эшлеклесе итеп тә күрсәтә башлады. Мужикларча салмак кына, әмма туры бәреп, усал чыгышлар ясый торган иде ул… Ике Фатих – Хөсни белән Кәрим – шулай ук күзгә күренеп күтәрелә баралар. Язганнары газета-журналларда чыгып кына тора… Фатих Кәрим шуның өстенә, Минский шикелле үк, Такташ белән дә якынаерга өлгерде. Күрәсең, зур шагыйрь белән яшь шагыйрьне бер-берсенә тарткан ниндидер рухи уртаклык булгандыр инде.

Минем үз уңышларым исә алай мактанырлык түгел иде. Бик аз язам, дөньяга аз чыгам. Чыкканнары да вак-төяк әйберләр генә… Миннән шагыйрь чыкмасын мин белдем инде, әмма күңел дигәнең шигырь сыманрак нәрсә язуны һаман сорап кына тора. Мондый хәл, әлбәттә, минем яшьлегем белән бәйләнгән булырга тиеш. Ул заманда безнең әдәбиятта «нәсер» дигән бер жанр яшәп килә иде. (Ак шигырь дә диләр аны.) Минем әле «Аң» журналында бу нәсерләрне укыганым бар иде. Соңгы елларда бездә аның зур остасы булып Мәхмүт Максуд абый танылды… Нигә миңа да үземне шул «нәсер»дә сынап карамаска?.. Чәчмә сүзгә сәләтем бар кебек, әнә «Озын көй тыңлаганда» дип аталган һәм «Безнең юл»да басылган беренче әйберем дә нәсер иде бит… Һәм мин ул нәсерләрне язгалап карадым, аларның кайберләре шул ук журналда басылып та чыктылар. Ләкин берәүнең дә игътибарын алар үзләренә юньләп җәлеп итмәделәр бугай… Чынлап та, күләмнәре белән бик кечкенәләр, мәгънә ягыннан да сайлар, кыскасы, шома гына язылган вак кына әдәби парчалар. Бәлки, аларның зур журналга үтүе дә шул «шома» теле аркасында гына булгандыр… «Телең бар» дип әйтә торганнар иде миңа әдәбияттагы таныш-белешләр дә…

Әмма, юк, нәсер белән генә ерак китеп булмаячак иде. Җитди прозага тотынган чагында гына берәр төрле хикмәт килеп чыгуы мөмкин иде. Мин моны үзем дә аңлыйм кебек, тик менә зур эшкә ничек итеп тотынырга гына белмим… Беренче кышта моңа, билгеле, уку да комачаулык иткәндер – дәресләр күп, укуы шактый авыр, таләпләр дә зур иде. Миңа бигрәк тә укудан артта калырга ярамый иде… Бусы тышкы сәбәп, әмма бик җитди эчке сәбәп тә бар иде. Нәрсә турында, ничек итеп язарга? – менә иң төп сәбәп, миңа калса, шушы сорауда иде бугай… Дөрес, бу һәрбер язучы алдында торган гомерлек сорау, иллә мәгәр ул сорау минем алдыма башта ук ничектер аеруча җитди-үткен булып килеп басты. Әйе, башта ук мин бернәрсәне аңлагандай булдым: мин ияреп кенә яза алмыйм икән, миңа үземнекен табарга һәм үзем хис иткәнчә язарга кирәк икән. Ә заман бик катлаулы, мин әле яшь, тәҗрибәсез, – тынгысыз дөньяга яңа чыгып кына киләм, – билгеле инде, миңа «үземне табу» бер дә ансат булмады. Бик озакка сузылды ул аптырап эзләнүләр…

Язу эше кешенең характеры белән дә, шәхси язмышы белән дә һәм заман шартлары белән дә бик тыгыз бәйләнгән. Характерымны хәзергә әйтеп тормыйм, ә менә язмыш белән шартлар турында сөйләмичә булмый… (Бу ике нәрсәнең бер-берсеннән аерылгысыз булуы аңлашылса кирәк.) Әлбәттә, мин үзем кичергән, үземә кагылган кадәресен генә сөйләячәкмен.