Казак Усманны якыннанрак белгән иптәшләр аны бик һавалы-коры кеше диләр иде. Миңа исә аның белән бары Казанда гына әзрәк очрашырга туры килде. Бер тапкыр кемгәдер ияреп аңа барып та чыккан идем. (Совпартшкола торагына.) Әйе, чынлап та, егет үзен эре һәм горур тота белә икән шул. Кыяфәт тә шундыйрак – җитди чырай, салкын күзләр… Әмма мине аның бер көтелмәгән сыйфаты бик гаҗәпләндергән иде: ул, баксаң, Чехов хикәясендәге табут ясаучы Яков кебек скрипкада уйный икән ләбаса! Хәер, ул үзе башлап бу хакта бер сүз дә әйтмәде. Тик китәр алдыннан мин, стенада эленеп торган скрипканы күреп: «Бу кемнеке, кем уйный?» – дип сорагач кына, Казак Усман гади бернәрсә турында әйткәндәй: «Мин уйныйм!» – дип кенә куйды. (Менә сиңа коры кеше!) Кызганычка каршы, уйнаганын ишетергә туры килмәде, чөнки ул үзе андый теләк сиздермәде һәм без дә ни өчендер үтенеп-сорап тормадык. Электән килгән табигый якынлык булмагач, коры сөйләшеп утыру белән генә чикләндек тә чыгып киттек.
Мондый очрашудан соң миндә икеләнү, ике төрле уйлау ирексездән башлана иде. Бердән, Казак Усманга ышанмавым, миңа каршы ни дә булса эшләр дигән шигем үзеннән-үзе көчәя иде кебек; икенчедән, үзе ул очрашканда начар карашын берничек тә сиздермәгәч, яхшы ук тынычланган кебек тә була идем. «Чынлап та, – дип уйлый идем мин, – ни өчен әле ул миңа каныгырга тиеш?! Әллә минем атайның таш магазиннар тотмаганын белмиме ул, Казак Усман тоже Дәүләкән егете?! Монда әле чыгышлары белән миннән хужераклар да укып яталар, ә минем хакым булмасын, имеш!..» Әнә шулай ачынып уйлый идем мин, һәрбер адәм баласы шикелле тискәре якны киметебрәк, уңай якны исә арттырыбрак…
Хәлбуки ай артыннан ай уза, укулар әйбәт кенә бара, ахыр- да кышкы каникул да килеп җитә. Ә минем тирәдә хәзергә һичнәрсә булганы юк. Без әле, мондагы авылдашлар, каникул вакытында Дәүләкәнебезгә кайтып, атна-ун көн буена уеннар, кичәләр үткәреп, дөньясын бер шаулатып та киттек. (Һаҗәр белән беренче мәртәбә кинога баруым шул чакта булды.) Казанга кайту белән тагын студент тормышы, тагын укулар башланды. Инде җылы язга да күп калмады… Уку елының ахырына якынлашабыз, бәлки, тынычланырга да вакыттыр, онытырга, һәртөрле шик-шөбһәләрне күңелдән чыгарып ташларга?! Әмма… юк, тынычланырга иртәрәк булган икән әле. Көннәрдән бер көнне торак йорттагы бүлмәгә кайтып керсәм, минем караваттагы мендәр өстендә записка ята. Кулга алу белән белдем – Казак Усманнан!.. Минем исемне «Әмир» дип түгел, «Амир» дип куйган. (Дәшкәндә дә ул шулай русчалап «Амир» дип дәшә торган иде.) Кызык, нинди йомышы төште икән моның, минем бүлмәгә беренче мәртәбә аяк баскан бик важный иптәшнең?.. Хәер, мин шулай уйлап алганчы, кыска гына записканы бер күз ташлау белән укып та чыктым. Анда болай дип язылган иде: «Амир, син рабфактан үзең чыгып китмәсәң, без сине кудырабыз, учти шуны!» Имза юк, билгеле, кирәге дә юк. Аңладык, төшендек… Шулай да мин бүлмәдәш иптәштән: «Кемнәр килгән иде?» – дип сораган булдым. Ул: «Ике егет килгән иде, – диде, – берсе кәкрерәк борынлы, ак чырайлы, икенчесе – арык кына, кара чәчле», – дип тә өстәде… Ну, билгеле инде, аксылы – Казак Усман, карасы – һәрвакыт аңа тагылып йөрүче Хәйдәр… Бу егет миңа күптән таныш, кайчандыр бергә мәдрәсәдә дә укып йөрдек, үткән көз генә безгә ияреп килеп Татрабфакка керде, ләкин укуының рәте-юне булмагандыр, чөнки электән үк кемгә дә булса ияреп йөрергә гадәтләнгән бер ялкау иде. Менә бит монда да тапкан ияртүчене – алгы тәгәрмәч кайдан барса, арткысы да шуннан барачак, әлбәттә.
…Алай, мәсьәлә ачык. Егетләр миңа ультиматум куйганнар: рабфактан табаныңны ялтырат!.. Бу нәкъ Казак Усманча: башта үзенең өстенлеген, көчен күрсәтергә теләгән ул!.. Яшерен донос язып бирүгә караганда бу әйбәтрәк тә түгелме соң әле?! Миңа уйланырга вакыт бирә, үз иркем белән чыгып китәргә мөмкинлек бирә! Бу бит әле үзенә күрә олы җанлылык күрсәтү дә, шайтан алгыры!.. Молодец, Казак!.. Синең миңа укырга ирек бирмәсеңне мин күптән белеп тордым, әмма менә болай эшләвең өчен сиңа хәтта рәхмәт тә әйтергә була!
Әйе, мин артык борчылмадым, записканы тагын бер кат укыдым да ертып ташладым… Һәм, бер дә баш ватып тормыйча, укуны да хәзергә дәвам итәргә булдым. Ультиматумның срогы юк бит, нигә ашыгырга?.. Казак Усманга бит мине үз ихтыярына буйсындыру мөһимрәк, бәлки әле, каршына барып минем ялваруымны да көтә торгандыр… Анысы булмаячак, әлбәттә, ә рабфактан чыгу-чыкмау мәсьәләсен мин үзем хәл итәчәкмен. Усман иптәшкә хәзергә әле көтәргә туры киләчәк.
Укуларны дәвам иттерергә күп калмаган иде. Тагын ике айдан мин беренче курсны тәмамларга тиеш идем. Насыйп булырмы-юкмы, ләкин балта чапканчы, кискә җан тарта ди – һичнигә карамыйча, укуны тәмамларга кирәк иде… Апрель-май да узды, июньгә дә кердек, һәм мин бәла-казасыз гына беренче курсны, ниһаять, бетереп чыктым… Хәзер инде мөһим бер мәсьәләне – кая китүне хәл итәргә кирәк иде. Минем хәлдәге студент өчен җәйне берәр җирдә эшләп үткәрү яхшырак булган булыр иде, әлбәттә, мәгәр, башта әйткәнемчә, үпкәләрем таза түгел, чахоткага әйләнү куркынычы бар, ә бу афәттән котылу өчен миңа яхшы һава, таза ашау кирәк. Боларны мин Дәүләкәнемә кайтып кына таба алам, билгеле… Аннары бөтенесе кайтканда мин генә кайтмыйча калсам, моны качу-яшеренү дип аңлаулары да бик мөмкин иде. Шуңа күрә тоттым да, үземә дус һәм дошман булган егетләрдән калмыйча, Дәүләкәнгә, атам йортына кайттым.