Һәртөрле фани исәпләрдән дә бигрәк туган өйгә тарткан иң көчле нәрсә – ул да булса, һичшиксез, сагыну иде. Гаҗәп иде бу… Бер кыш эчендә тузанлы Дәүләкән үзе дә, бөтен әтрафындагы табигать тә, аеруча шунда калган дуслар да шулкадәр сагындыра иде ки, бер генә җәй кайтмыйча-күрмичә калу да үкенечле бер зур югалту булып тоела башлый иде… Бәлки, бүтәннәр өчен ул алай ук та булмагандыр, иллә мәгәр мин кул-аягым белән шул Дәүләкәнгә, шундагы дусларга бәйләнеп беткән идем. Кайткан саен беренче көннән үк шулар арасына кереп китәм, шулардан һич аерыла алмыйм, хәтта атам-анама күрсәтмәгән игътибарны да күбрәк аларга күрсәтә идем… Ахмак яшьлек!..
Ул чакларда мин бик актив малай идем. Үземнән зурракларга кушылып, бөтен уеннарга, кичәләргә, компанияләргә чын ихластан катнашып, чаба-чаба йөри идем. Миндә җәмәгать эшенә зур дәрт бар иде, ни эшләсәм дә, бары күңел кушуы буенча гына эшли идем һәм, билгеле инде, яраклашу дигән нәрсәне бөтенләй уйлый да белми идем. (Хәер, соңыннан да яраклашу-ялагайлану кебек бик «кирәкле» сыйфатлар минем табигатемә ят булып калды.) Мине күптән белгән дусларым да миңа ышаналар, мине үз-якын итәләр иде, һәрхәлдә, алар тарафыннан бернинди дә хөсетлек сизми идем. Әмма ләкин шул ук вакытта миңа кырын караучыларның да барлыгын беләм… Булмыймы соң!.. Монда бит әле миңа ультиматум куйган Казак Усман – Хәйдәрләр компаниясе дә бар. Хәйдәр безнең арада һаман көлеп-шаркылдап йөри, ә менә Казак бик сирәк күренә иде. Гаҗәп бу кеше – үз тиңнәре белән уйнап-көлеп йөрүне бөтенләй белми диярлек – әллә тәкәбберлеге кушмый, әллә инде сүлән шикелле читтән генә күзәтергә ярата?! Ул мине онытмаган шикелле, мин дә аны оныта алмый идем – тик аның турында уйламаска гына тырышам. Дөнья күңелле, кояшлы, рәхәт – кадерен белеп калырга кирәк ләбаса!.. Тукта, оныта язганмын, шушы җәйне бит Һаҗәр Ыслак егетенә ияреп китте… Казактан башка да булган икән минем гамьнәрем…
Инде китәр вакытым якынлашкач, бер дустым миңа сер итеп кенә әйтте: «Беләсеңме, Казак Усман сине батырырга чамалый бит, өстеңнән язып, шуңа кайберәүләрдән кул да куйдырган», – диде. Мин төпченеп-сорашып тормадым – кемнәр кул куйганын юри беләсем килмәде. (Йә араларында ышанычлы дуслар да булып куяр.) Ә Казакның иртәме-соңмы кара ниятен үтәячәген мин инде белеп тора идем.
…Август урталарында (башкалардан алданрак) миңа бердәнбер изгелек теләүче, хәер-догада торучы атам-анамны бераз аптырашта калдырып, тагын шул ерактагы таш калага китеп бардым.
Минем өстән рабфакка «материал» килгәнме-юкмы, мин моны бервакытта да ачык кына белә алмадым. Чөнки рабфактан мин үзем, үз теләгем белән чыгып киттем. (Бу турыда рәсми белешмә дә миндә сакланган икән.) Әйткәнемчә, социаль чыгыш өчен уку йортларыннан чыгару шушы елның көзендә аеруча көчәя башлаган иде. Хәлләр шундый булгач, мин инде үз аягым белән чыгып китүне артыграк күрдем, билгеле.
1927 елның көзе, озакламый Бөек Октябрьгә дә ун ел тулачак. Әмма революция дәвам итә!.. Моны һәркем үз язмышында татый. Хикмәт нәрсәдә?..
Мең кеше дә кеше, бер кеше дә кеше. Бер кешегә авыр, газаплы, ә мең кешенең аңарда эше юк. Бу – революция законы, меңнәр мәнфәгате өчен аерым кеше язмышы белән хисаплашып тормый ул!..
…Авыллардан, заводлардан, шахталардан укырга ябырылып яшьләр килә. Хезмәт ияләренең үз белгечләре, үз укымышлылары булырга тиеш. Яңа җәмгыять хәзер шуңа мохтаҗ… Димәк, чыгышлары белән чит саналганнар читкәрәк китеп торырга, әнә шул меңләп килгән чын эшче-крестьян яшьләренә юл бирергә тиешләр. (Дөресрәге, читләрне юлдан куарга кирәк.) Бик аңлаешлы түгелме соң бу? Әлбәттә, аңлаешлы… менә хәзер!.. Мин бит бүген язам, илебез үткән юлны ачык күреп, үземчә дөрес нәтиҗә ясыйм. Ә теге чакта, ягъни 1927 елның көзендә, мондый ачык аңлау миндә мотлак булмагандыр, аңлау урынына ризасызлык һәм рәнҗү булгандыр. Чөнки мин дә бит адәм баласы, укыйм дип, җәмгыятькә файдалы кеше булыйм дип, шушы таш калага ашкынып килгән яшь кенә бер шәкерт!.. Юк, дуслар, бер дә җиңел булмагандыр миңа икенче тапкыр укудан аерылулар… Әмма ничек тә түзәргә, күтәрергә, киләчәктән өметне өзмәскә кирәк иде.