Выбрать главу

Социаль чыгыш белән бәйләнгән кеше язмышының инде бер уңай мисалын китерү дә бик урынлы булыр дип уйлыйм. Минем белән бергә килгән Фәтхелислам дусны Казан әйтерсең көтеп үк торган – ишекләрен киң ачып каршы алды ул ятимлектә үскән бу грузчик баласын! Текә баскычтан менгәндәй, Фәтхелислам гаҗәп тиз югары күтәрелде. 1931 елны төзүче-инженерлар институтын уңышлы тәмамлады. Шунда ук аспирантурада калып, аны бетергәннән соң, кандидатлык яклый, доцент исемен ала, башта декан, аннары укыту эшләре буенча директорның урынбасары булып билгеләнә. Ә сугыш алдыннан инде Фәтхелислам Мансур улы Хәкимовны төзүче-инженерлар институтының ректоры итеп билгелиләр. Менә аның ун ел эчендә үткән юлы. Билгеле, бу чыгыш нәтиҗәсе генә түгел иде – яшьтән үк укырга бик сәләтле булу өстенә, ул үзен зур дәүләт эшләрен үти алырлык булдыклы, тырыш, чын коммунист итеп тә күрсәтә белде. (1931 елдан партия члены.) Сугыш вакытында да ул фронттагы бер авиачастьта «Смерш» (контрразведка) начальнигы булып хезмәт итә, орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Фашизмны тар-мар иткәннән соң, Казанга кайтып, сугыш елларында ябылып торган институтны яңадан ачып, беренче көненнән үк шуның ректоры булып эшли башлый. Институт өчен яңа бина да салдыра. Шулай дәвам итә аның җаваплы һәм зур дәрәҗәле хезмәт юлы. Бу вакыт эчендә ул берничә мәртәбә Казан шәһәр Советының депутаты булып та сайлана. Җыеп кына әйткәндә, аның язмышы да бөек революция нәтиҗәсе иде, әлбәттә!

Фәтхелислам әнә шулай үсеп-күтәрелеп китсә дә, безнең арадагы яшьтән үк башланган дуслык бетмәде-өзелмәде. Күрәсең, Дәүләкәннән икәү бергә җитәкләшеп чыгып китү безне бер-беребезгә яхшы ук бәйләп өлгергән булган – төрле сәбәпләр аркасында ерагаеп торган чакларда да без бу бәйләнешне ничектер күңелебездә саклап, аңа тугрылыклы булып кала алдык.

Илленче елларның башларында безнең янда гына дүрт катлы таза бер йорт салып куйдылар. Менә шул яңа йортның өч бүлмәле әйбәт, иркен квартирасына Фәтхелислам да гаиләсе белән күченде. Шулай итеп, Дәүләкәндәге шикелле, без яңадан күршеләр булдык һәм, билгеле инде, ешрак очраша да, үзара йөрешә дә башладык.

…Берәр уңай белән мәҗлес үткәргәндә, Фәтхелислам безне дә бервакытта да диярлек чакырмыйча калмый иде. Ә кунаклары аның, үзе кебек, институт кешеләре яки төзүче-инженерлар була торган иде. Әйбәт җыештырылган залда, яхшы закускалар, төрле эчемлекләр куелган зур өстәлнең ике ягына кадерле кунаклар тезелешеп утыра, ә табынның түр башында, бәрхет тышлы йомшак креслода Фәтхелислам Мансурович үзе утыра… Кайчандыр бүкәнгә утырып пима төпләгән, ачлы-туклы яшәгән ярлы малай!.. Бүген исә ул түр башында хаклы рәвештә утыра, чөнки ул мәҗлес хуҗасы һәм зур бер институтның ректоры, әмма иң гаҗәбе – аңарда шушы өстенлеге белән һичбер төрле эреләнү дә, масаю да юк. Киресенчә, ул үзен бик табигый тота, гүя искитәрлек берни дә юк монда, тик үз бәясен яхшы белүчеләрдә генә була торган бәйсезлек белән горурлык чамалы гына сизелә аңарда. Ләкин болары да аның «ректор» булуыннан килгән нәрсә түгел иде. Мин менә аны күптән белүче кеше буларак әйтә алам: безнең Фәтхелисламда яшьтән үк үзен һәрвакыт, һәр урында әнә шулай дәрәҗәсен төшермичә акыллы-тыйнак тота белү бар иде. Мондый сыйфат яхшы тәрбия алган, эчке культурага ия кешеләрдә генә очрый бугай… Ә үтә ярлылыкта атасыз үскән Фәтхелисламга кайдан килгән ул?! Күп сыйфатлар, билгеле, нәселдән килә, ихтимал, атасы яки анасы ягыннан сакланып килгән әнә шундый күркәм бер сыйфат аңа да күчеп калгандыр. Ул бит үз гомерендә бер тапкыр сүгенгән кеше дә түгел. Мулла балаларында булмаган әдәп-инсаф бар иде аңарда!..

…Шулай да язмышның серләренә (яки мәкерлегенә) төшенүе бик читен. Кеше тормышта барысына да ирешә, әмма иң кадерлесен югалта. Менә Фәтхелислам белән дә шундыйрак хәл булды: илле яшеннән үк диабет белән авырый башлады, бик озак җәфаланды, ахырда шул авырудан үлеп тә китте… Әйе, әйтәсе дә түгел, үкенечле үлем!.. Яшәргә тиешле һәм хаклы кеше иде әле ул!..

Инде минем мәсьәләгә күчик. Уку турындагы сүзне ничек тә ахырына кадәр җиткерергә кирәк булыр… Күргәнегезчә, миңа рабфактан китәргә туры килде. Әмма уку теләге миндә сүнмәде, яшем үтмәгән, вакыт бар, киләчәктә берәр уку йортына керә алырмын әле дигән өмет, әлбәттә, калды. Тик моның өчен миңа үземнең социаль хәлемне яхшыртырга, ягъни башта кая да булса кереп, тагын күпмедер эшләргә кирәк иде.

Ярый, шулай карар да кылдык, ди. Әмма кая кереп, кем булып эшләргә?.. Казанда эш табуы җиңел түгел, эшсезләр дә бар иде әле ул елларда… Шуннан мин кая да булса читкә китү турында уйлана башладым. Озакламый Җәләй исемле бер танышымны очраттым (ул да минем кебегрәк бер хәлдә икән) – кайдадыр укыган, ни өчендер ташлаган, шулай ук эш эзли икән. Менә шул иптәш әйтте миңа: «Урта Азиядән укытучылар җыяр өчен вәкил килгән, шуны табып, сөйләшеп карыйсы иде», – диде. Мин дә риза булдым моңа… Шул вәкилне эзләп, без Наркомпроска киттек. Барган чакта мине һаман бер уй борчыды: укытучылык – бик дәрәҗәле зур эш, мин шул эшкә ярыйммы, юкмы? Дөрес, рабфакта бер ел уку да минем белемемне шактый ук арттырган иде, һәрхәлдә, укырга-язарга өйрәтерлек кенә чамам бар иде. Әмма тәҗрибә дә, документ та – бернәрсәм дә юк, һәм җибәрүләренә ышанычым да бик аз иде. Мәгәр Урта Азиядә ул чакта укытучыларга зур кытлык булгандыр инде, вәкил иптәш безне бик хуп дип, берсүзсез укытучылар итеп җибәрергә риза булды. Тиз арада тиешле кәгазьләрне дә язып бирде, шуның өстенә, тимер юлда скидка белән барыр өчен, литер дигән нәрсә һәм күпмедер акча да кулыбызга тоттырды… Әнә шулай ансат кына һәм тиз генә эшләнеп ташлана иде кайбер эшләр ул заманнарда!..