Выбрать главу

Чынлап та, кызык заманнар булган икән. Уйлап карагыз, һәрбер рудоуправление карамагында татар шахтёрлары арасында ана телендә укыту-агарту һәм культура эшләре алып бару өчен махсус куелган, хезмәт хакы алып эшләүче ике кеше була торган иде. Аларның берсен – парторг, икенчесен профорг дип йөртәләр иде. Менә шулар, иңнәренә кыр сумкасы асып, шахтадан шахтага җәяү йөреп, әнә шул бик кирәкле изге эшләрен алып баралар иде. Күбесе кайчандыр үзе шахтёр булган яки гражданнар сугышында катнашкан урта яшьләрдәге гаҗәп тыйнак, ярлы, өс-башлары да хөрти генә, әмма үз эшләренә беткәнче бирелгән гадел коммунист абыйлар иде алар. Казармаларга килеп, шахтёрларны үз тирәләренә җыеп, ялкынлы үгет-нәсыйхәт сөйлиләр, киңәшләр һәм белешмәләр бирәләр (сезонникларның һәртөрле сораулары күп була), еш кына бик каты бәхәсләшеп тә китәләр… Аш вакытына туры килсәләр, уртак казаннан берәр җамаяк аш та ашыйлар, ләкин шах- тёр сузган аракыдан катгый рәвештә баш тарталар, мәгәр аштан соң каты махорканы бармак юанлыгы төреп, бик тәмләп тарта торганнар иде. Мин алар кулында бервакытта да папирос күрмәдем –ахрысы, хезмәт хаклары да чамалы гына булгандыр инде…

Әнә шундый җәяүле агартучыларның берсе мине зур гына бер шахтага илтеп урнаштырды да инде. Ул Шакиров фамилияле, чегәндәй кап-кара бер мишәр абзые иде. Казармаларга алып кереп, шахтёрлар белән дә таныштырды. Икәү бергә укый-яза белмәүчеләрнең күпме икәнен ачыклап, исемлекләрен төзеп, группалар оештырдык. Шундый ук эшләрне тагын ике шахтада башкардык – мин бер-берсенә якын торган өч шахтада укытырга тиеш идем.

Бу эшләрне шулай тәмамлагач, Шакиров абзый миңа кайбер киңәшләр биреп (мәсәлән, укытканда нык торырга, таләпчән булырга кушып), үз юлы белән җәяүләп кенә бүтән шахталарга китеп барды… Инде эшкә керешкәнче, үз хәлем турында да берничә генә сүз.

Иң элек кайда тору мәсьәләсен хәл итәргә кирәк иде. Килгән көнне үк шахтком кешесе мине посёлоктан бер ярты чакрым чамасы читтәрәк, үр өстендәрәк ялгыз гына торган зур бакчалы бер йортка илтеп куйды. Йорт үзе дә зур, таза, уникеләп бүлмәсе бар, идәннәре паркет, мичләре ап-ак чынаяк кирпечтән – кайчандыр монда шахта хуҗасы үзе торган булса кирәк. Хәзер исә нигәдер бөтенләй буш диярлек, бары ике бүлмәсендә генә ике ялгызак кеше торып яталар икән. Өченчегә менә мин килдем. Бүлмәне минем үземә сайларга куштылар. Берничәсен ачып караганнан соң, мин бер кечерәгендә торып калдым. Монда өстәл белән карават бар, аннары тәрәзәсе дә бакчага караган иде… Шулай тора башладым мин бу бай ташландык йортта. Әмма теге ике аерым торучыларны бер дә сизмим, аяк тавышларын да ишетмим – бүлмә аралары ерак, аннары иртә китеп, соң гына кайталар да булса кирәк. Бер дә күренмәгәч, алар миңа ничектер өрәкләр шикелле булып тоела башлады… Әллә ничек сәер дә, серле дә, һәм ялгыз зур йорт үзе дә көннәр буе тирән тынлыкка чумып утыра иде.

…Ә монда сентябрь ае бик җылы, бик йомшак, бик тымызык иде. Буш сәгатьләремдә ялгыз башым бакчага чыгам. Үләннәр инде саргайган, агачлар әле яшел. Монда алма, груша, кара җимеш агачлары күп, җирдә җыелмыйча сибелеп яткан груша, сливалар күп, койма буйларындагы вак куакларны кызыл карлыган сырып алган – беренче мәртәбә шуны кабып карагач, үземне ничектер алпавыт имениесендә кебек хис иткән идем. Бәлки, кызыл карлыганны моңарчы ашап карамаганга күрә, миндә шундый реакция булгандыр… Һәм тагын да иң гаҗәбе – менә хәзер дә үз бакчамда үскән шул карлыганны капсам, әлеге хуҗасыз йорт, ташландык бакча күз алдыма килә – гүя мин Чехов заманындагы иске, таныш бер имениегә яңадан борылып кайткандай булам…

Шулай да кызыклы, серле, аз гына эчпошыргыч ул ямансу йорттан миңа озакламый чыгып китәргә туры килде. Шахтёр абзыйларга якынрак торырга кирәк иде. Тиздән, кемнеңдер ярдәме белән, мин посёлоктагы әйбәт кенә бер украин гаиләсенә нахлебник булып кердем. Ягъни тору урыны һәм ашау-эчү хуҗадан, ә мин шуның өчен аена егерме биш сум түләргә тиеш идем. Шулай итеп, минем тормыш ансат кына көйләнде. Хәзер инде, култык астына дәреслек белән дәфтәр кыстырып, өч шахта арасында мәгърифәт орлыгы «сачып» йөрисе генә калды. Шахтёрлар сменалап эшләгәнгә күрә, укыту эшләре дә шуңа көйләнгән иде: иртән икенче сменага төшүчеләрне, ә кичке якта беренче сменадан кайтучыларны укытам. Һәр шахтаны атнасына ике тапкыр йөреп чыгам. Укыта торган җирем сезонниклар яшәгән озын баракның «кызыл почмагы»нда… Ишектән керүгә тәрәзә яклап такта белән генә бүлеп алынган бу кечкенә бүлмәдә бер-ике озын өстәл, берничә озын эскәмия һәм стенага сөяп куйган кара такта тора – без, мөгаллим буларак, шул такта янына басып, ана телебездә дәрес алып барабыз. Тыгыз, әлбәттә, ләкин группалар зур түгел, сыябыз.