Выбрать главу

Биредә бер мөһим моментны әйтеп үтмичә булмый: һәр шахтада диярлек татар шахтёрлары бер-берсеннән шактый нык аерылган ике төркемгә бүленә иде. Берсе һәм күбрәк өлеше – акча эшләр өчен авылдан килгән сезонниклар. Боларның тамыры авылда, хуҗалыклары да авылда – инде өйләнергә яки йорт торгызырга кирәк булса, алар күмәкләшеп шахтага киләләр. Төп максатлары акча эшләү булгач, алар эштән башканы белмиләр, кирәксә, ике смена да эшлиләр, бернинди конфликтка кермиләр, күп эчүдән дә тыелалар, акчаны кысып кына тоталар – кыскасы, тырыш, уңган, күндәм шахтёрлардан саналалар. Минем укучыларымның да күбесе шулар иде. Әйбәт егетләр, инсафларын югалтып бетермәгәннәр, миңа да искечә күбрәк «мөгаллим» дип дәшәләр иде… Бу халык авылда кыр эшләрен бетереп, сентябрьдә генә килә, ә апрельдә инде, җыйган акчасын учлап, чемодан-капчыгын бүләкләр белән тутырып кайтып та китә.

Икенче төркем исә шахтаның үзендә төпләнеп калган, йорт-җире, гаиләсе белән торучы шахтёрлар иде. Кайбер шахталарда бу төркемне дә күп диләр, ләкин мин торганында бер биш-алты гына йорт булгандыр. Болар инде чын мәгънәсендә шахтёр – эше дә, тормышы да бары шахта белән генә бәйләнгән. Посёлокта да алар мөхтәрәм кешеләрдән санала – таза торалар, йорт-җире дә таза, сыер да асрыйлар. Аннары шахта төбендә күмер ташып сукырайган атларны алып менеп суялар икән. (Билгеле, күпмедер түләп.) Итен сезонникларга саталар, ә үзләре ел әйләнәсе симез казылыктан өзелмиләр.

Бу төркемнән миңа укырга йөрүче булмады. Аларның инде яшьләре дә олы, бала-чагалары да үсеп килә, ихтимал, әзрәк укый-яза да белә торганнардыр. Парторг Шакиров та аларны укырга кыстап маташмады… Шулай да мөхтәрәм абзыйларның берсе менә мине, юньләп мыек та чыкмаган япь-яшь егетне, бер зур бәйрәмдә үзенә кунакка чакырган иде. Бу инде безнең халык- тагыча «мөгаллим»гә хөрмәт күрсәтү билгесе иде. Халык бит, кайда гына яшәсә дә, үзенең гореф-гадәтләрен сакларга тырыша.

Ә тулаем алганда, Донбасска килеп, шахтёрлар арасында эшләү минем өчен һәр җәһәттән гыйбрәтле дә, файдалы да булды. Иң элек мин шахтаның нәрсә һәм шахтёрның кем икәнен белдем. Җир өстендә эшләсәм дә, берничә тапкыр смена белән бергә, кулга шахтёр лампасы тотып, шахтага да төштем, егетләрем эшләгән забойларда да булдым. Әйтергә кирәк, ул чакларда шахтада бернинди механизация юк иде әле, шахтёрның бердәнбер эш коралы – кәйлә, шуның белән ул утырып та, ятып та каты күмерне чаба. Авыр һәм хәтәр хезмәт. (Забой ишелеп, күмер астында калулар да булгалый.) Пычрак эш. Күмер тузаны кулга, биткә батып керә, кат-кат юып та бетми – шахтёрны әнә шул «сөрмә»ләреннән дә танып була. Эше беткәч, көн яктысына ул, морҗадан төшкәндәй, кап-кара булып килеп чыга. Ялгышмасам, ул чакта ук инде шахтёрның эш көне алты сәгатьтән артмый иде.

Үземдә укыган егетләрнең һәм укымаган абзыйларның да миңа мөнәсәбәтләре яхшы иде. Алар тарафыннан бу егет бик яшь бит әле, ни күргән дә ни белә ул дип, санга сукмыйча карауны мин бервакытта да тоймадым. «Атаң кем?» – дип сораучы да булмады. Беренче тапкыр мин монда җан тынычлыгы татыдым.

Шулай ук рус, украин кешеләре белән дә арам һәрвакыт кешеләрчә әйбәт булды. Электән үк инде алар татарга ияләшкәннәр, ят күрмиләр, яшәү һәм эшләү гел бергә диярлек. Инде үзем торган украин гаиләсендә мин бер семья кешеседәй яшәдем. Кызганычка каршы, хуҗаларның исемнәре онытылган, ә менә балаларыныкы шушы көнгә кадәр ничектер сакланган: җиткән кызлары – Катя, үсмер малайлары Сергей исемле иде. Шуларга ияреп, мин кинога да бара идем.

Посёлокның барак тибындагы бер катлы озын гына клубы бар, шунда атнасына берничә мәртәбә кино күрсәтәләр, ә кинодан соң, эскәмияләрне стена буена этәреп, танса башлап җибәрәләр. Тансасыз бер кино да узмый торган иде. Гади генә киенгән егетләр һәм кызлар шунда ук дәртләнеп, чоштыр-чоштыр әйләнергә дә тотыналар… Хәзер дә әле үкенәм шул чакта танцевать итәргә өйрәнмичә калуыма, югыйсә бит Катя туташ, әйдә өйрәтәм, дип, мине кыстап та караган иде. Әлеге дә баягы кыюсызлык! Кайтып китәргә көчем җитмичә, бер читтә, әллә кемдәй, уйчан-ялгыз гына карап утырган булам. Хәлбуки миңа игътибар итүчеләр дә булган икән. Бервакытны хуҗа малае Сергей кулыма записка китереп тоттырды. Укыйм, русча: «Әгәр теләсәгез, без таныша да алабыз», – дип язылган иде. Кемнән бу?.. Әзрәк эссе дә булып китте миңа… Сергейдан сорыйм, ул каршы якта утырган бер кызны ымлап кына күрсәтте. Кыз безнең якка карамаска тырышкан булып, кырын-текә генә утыра. Ә записканы хәйләкәр язган – инициативаны миннән көтә… Туташым бик бай, бик модный киенгән, помада-пудралар сылап бик нык бизәнгән һәм шуның белән тутый коштай бүтәннәрдән аерылып та тора. Күрәсең, гади шахтёр кызы гына түгелдер… Әмма, Ходаем, йөзе-бите аның шадра ич! – бернинди бизәнү дә яшерә алмаслык шадра!.. Кирәк ләбаса!.. Күзләре матур, иреннәре тулы, гәүдәсе дә сылу гына булса кирәк… Кызганыч, бик кызганыч! Әйе, мин аны чын-чынлап кызгандым, мәгәр танышырга да, озатырга да үземне мәҗбүр итә алмадым. Һәм курыктым да мин, кызның яратып китүеннән курыктым, чөнки кешене кызгана торган йомшаклыгым бар, Алла сакласын!..