Выбрать главу

Клубка барган саен аның, горурлыгын сакларга тырышкан хәлдә, барыбер нидер көтеп һаман миңа каравын үзем дә тоя идем. Авыр хәл. Нишләргә дә белмим. Килмәскә, күренмәскәме әллә?! Ләкин тора-бара бернәрсәне аңладым: монда егетләр, кызлар ишсез йөрмиләр икән. Чынлапмы, юри генәме, һәрбер егетнең һәм кызның йөргәне бар. Безнең Катяның да егете бар, клубтан кайткан саен ишек төбендә сәгатьләр буенча сөйләшеп торалар… Ата-анасы да бер сүз дә әйтми… Димәк, монда ялгыз булырга ярамый, ялгызны бик тиз күрәләр, ә танышып китүләре бик ансат икән. Мин торган йорт каршында гына су колонкасы бар иде. Көн дә бер-ике тапкыр шул колонкага тыгыз пальто кигән бер зифа гына кыз килә иде. Ап-ак чырайлы, кап-кара күзле чын хохлушка!.. Әлеге дә баягы Катя орыша-орыша мине менә шул чибәр белән таныштырды. Исеме Женя икән. Бик шат табигатьле, юктан да тәңкәләр сипкәндәй көлеп җибәрергә ярата… Шулай итеп, мин дә көтмәгәндә генә ухажёр булып киттем. Билгеле, аякларга да эш артты. Клубта Женя белән бергә утыра башлагач, теге йөрәкне ирексездән сызландырган кыз да миңа нидер өмет итеп караудан туктады.

Минем матди ягым да монда бик яхшырды. Сәгатьләп түлиләр, эш хакым аена туксан-йөз сумга чаклы барып җитә. Нахлебник булып торган өчен хуҗаларга аена егерме биш сум түлим, ә шуннан артканы кесәмдә әйбәт кенә утырып кала. Ул чакта муллык иде әле, арзанчылык иде. (Мәсәлән, бостоннан теккән костюм кырык-кырык биш сум тора иде.) Безнең посёлокта атна саен кечерәк кенә базар була иде. Көзге байлык, якын-тирә хуторлардан бричкаларга төяп алма, груша, карбыз, кавын китерәләр. Май, каймак, үзләре тутырган колбаса, көйдергән чучка баласы – тагын әллә ниләр керә торган иде. Йомры вак кавыннарның тәмле хуш исен бүген дә онытканым юк әле. Кыскасы, Донбасстагы шикелле минем хөр, иркен, мул торганым башка бервакытта да булмады. Аннары әллә һавасы килеште, әллә таза ашау нәтиҗәсе – үпкә авыруым да шушында ябылып бетә язды.

Әмма һәрнәрсәнең, һәр рәхәтнең бер ахыры килеп җитә. Кыш үтеп язга керү белән, укыту эшләре сүрелә башлады. Ә майда инде, сезонниклар китеп беткәч, бөтенләй туктады. Минем дә эшем, ниһаять, төгәлләнде. Көзгә чаклы мин буш… Май ахырында, тиешле расчётларны алганнан соң, өс-башымны әйбәт кенә юнәтеп, өйдәгеләрнең һәркайсына бүләкләр дә алып (беренче мәртәбә!), калган ярыйсы гына акчамны да учлап, мин, Мәкәрҗәдән кайткан шикелле, бик һәйбәт кәеф белән Дәүләкәнемә кайтырга чыктым. Хуҗаларым, кайбер таныш-белеш- ләр, шулар арасында көләргә дә, еларга да әзер торган шомырт күзле «хохлушкам» да бик җылы итеп, «тагын да килегез!» дия- дия мине озатып калдылар. Һәрбер торып киткән җир – бигрәк тә тыныч, бәхетле торган җир – күңелләрдә озак саклана. Башта сагындырып йөдәтә, яңадан барасы килеп китә, аннары, вакыт узу белән әкрен генә ераклаша, тоныклана, әмма барыбер гомер ахырына чаклы онытылып бетми. Донбасс белән дә шулайрак булды. Бер-ике тапкыр күрер өчен генә булса да барырга талпынып карадым, ләкин минем өчен анда кызык калмаган иде инде. Утызынчы елларның башыннан татар шахтёрлары арасында ана телендә агарту, укыту эшләре бетерелде. Бу эшләрне алып бару өчен махсус куелган кешеләр – һәртөрле парторглар, профорглар да таралышып беттеләр. Мәгәр тормышларын электән үк шахта белән бәйләгән татар шахтёрлары үз урыннарында һәмишә калдылар.

*

Ясиноватая дигән зур станциядә поезддан поездга күчеп утырганнан соң, мин Пенза – Самара аша исән-имин Дәүләкәнемә кайтып җиттем. Өйдәгеләр исән-саулар, билгеле, олыгая төшкәннәр, атакайга инде илле алты яшь, инәйгә әзрәк артыграк та булырга тиеш. Елдагыча минем кайтуыма бик куандылар, бу юлы бигрәк тә, чөнки мин дә инде, үсә-зурая төшү белән бергә, әнә Донбасс кебек җирләргә барып, укытучы булганмын, акча эшләгәнмен, бөтенәеп, бүләкләр белән кайтканмын – әйе, минем өчен ниләр уйлап юануларын аларның йөзләреннән дә «укып» була иде… Үзләре бер көе тыныч кына торып яталар, сыерлары сөт бирә, кош-корт асрыйлар, карт тимерчыбыктан таба асларын һаман да үрә икән.