Выбрать главу

Кыскасы, инәй әйтмешли, Ходай җан биргәнгә юнь бирә.

Дәүләкәннең үзе турында да, анда үткәргән ялым турында да бу юлы язып тормыйм, җитәр, бер үк нәрсәне күпме язарга була?! Дөрес, үзгәрешләр бар: Дәүләкән әкрен генә үсә, җанлана, авылдан килгән яңа кешеләр дә күренә… һәм без дә үсәбез, без инде чын егетләр, кызларыбыз да чын туташлар. Яңа хисләр, яңа уйлар, яңа гамьнәр безнең башларда… Читкә китүчеләр дә әкренләп арта бара, ләкин күпләп китү юк әле, анысы соңрак булачак.

Минем өчен исә зур үзгәреш – быел күршемдә Һаҗәр юк. Хәтерлисездер, ул былтыр Ыслак егетенә ияреп киткән иде. Мин буш хәзер, җаным зынҗырлардан азат, тик сагышлардан гына азат түгел…

Тагын нәрсә?.. 1928 ел нэпның соңгы елы булса кирәк. Бу инде шактый нык сизелә. Вак-төяк сәүдәсен бөлеп яки үзе белеп ташлаучылар арта бара икән. Авылларда да икмәк тирәсендә хәлләр отыры кискенләшә, дип сөйлиләр… Тагын бер елдан илдә «бөек борылыш» башланачагын әле ачык кына белүче юк. Ләкин шулай да ул борылышның давыл шикелле якынлашып килүен халык инде ничектер сизеп тора. Берәүләр аның килеп җитүен кулларын уа-уа көтә, икенчеләр дәшми, колак сала һәм уйлана, өченчеләр исә чынлап курку-борчылу кичерә булса кирәк… Бөтен кешенең язмышын тамырдан үзгәртәчәк ул «бөек борылыш» – бишектә яткан сабыйныкына чаклы!.. Тик әле берәү дә хәзергә ачык кына күз алдына китерә алмый үзенең шәхси язмышын. Бүгенгесе белән яши адәм баласы!

Менә мине дә язмышым һаман Казанга дәшә, Казанга өстери. Гүя зур илдә минем өчен бүтән урын юк, гүя укып белем алыр өчен бүтән шәһәр беткән. Ләкин Казан ычкындырмый, Казан тарта. Ул татар мәдәниятенең кыйбласы, татар әдәбиятының үзәге – шушы якты рәшә минем хыялымда уйнаклый, шуңа омтылам, шуңа таба барам мин. Мәгәр аңа илтеп җиткерәсе юлның минем өчен ничаклы озын буласын һич тә чамалый белмим. Гомеремдә күп мәртәбә алдады мине хыялым!..

Заманның кая таба барганын бик иртә шәйләүчеләр була. Безнең Дәүләкәндә ашлык җыеп озатучы бер бай яһүд бар иде. Шуның Яшка (Яков) исемле улы 1927 елны ук атасын ташлап чыга да комсомолга керә. Бу үзенә күрә бер вакыйга төсен ала, Яшка бөтенләй геройга әйләнеп китә… Әйләнмичә, атасыннан баш тарткан ич ул!.. Аркасыннан гына сөймиләр малайның! Яшка шулай берничә ай төрле җирдә кунгалап, дәшми-тынмый гына йөри дә, аннары, ниндидер сылтау табып, каядыр җылы якларга таба китеп тә бара. Ә күпмедер вакыттан соң атасы да, монда эшен бетереп, йортын сатып, мыштым гына шул ук тарафларга сыздыра. Молодец, Яшка!

Иртә кузгалган кошлар шикелле, мин дә августның беренче яртысында ук Уфа аша тагын Казанга юл тоттым. Елга якын аерылып торганга күрә, мондагы хәлләрне ачык кына белми идем. Ниләр бар, ниләр көтә безне бу тынгысыз калада?.. Уку йортларының тулай тораклары бу вакытларда әле буш тора. Мин дә РТЯ курсларында укучы бер танышым янына вакытлыча кереп тордым. (РТЯның бер тулай торагы Гоголь урамында тыштан бик матур, ләкин эченә карболка исе сеңеп беткән ак йортта иде. Хәзер бу йортта безнең филармония.) Көн дә шәһәр буйлап анда-монда баргалап йөрим. Һәм иң беренче кеше итеп урамда һич көтмәгәндә генә Сәгыйть абый Сүнчәләйне очраттым. Безгә ул якын кеше, балачагымнан ук күреп беләм – әлбәттә, бу очрашуга бик куандым. Бәлки, берәр ярдәме тимәсме дигән өмет тә күңелемә килгәндер. Ләкин Сәгыйть абыйда ниндидер сүлпәнлек сизелә иде, гүя үз кайгысы үзенә җиткән, шуңадыр, ахры, минем хәлем белән күп кызыксынмады. Азрак сөйләшеп торды, язасың икән, журналда хикәяңне күрдем, тырыш, ташлама, диде. (Шул елны «Безнең юл»да «Вакытсыз сулды» дигән хикәям басылган иде. Соңрак ул хикәя турында Садри абзый Җәләл дә миңа берничә җылы сүз әйткән иде.) Сәгыйть абыйның кайчандыр Тукай белән якын мөнәсәбәттә булуын, хатлар язышуын мин белми идем әле. Әмма төскә ничектер затлы-чибәр, үзенә бер йомшак-ягымлы тавышлы, беренче карауга шактый һавалы-горур күренгән, ләкин нигәдер гел генә уйчан-моңсу Сәгыйть абыйга минем хөрмәтем генә түгел, мәхәббәтем дә зур иде. Ул былтыр Казанга килеп, бер ел чамасы татар мәдәнияте йортында гыйльми сәркәтип булып эшләгән, хәзер аны ташлаган, яңадан Уфага китәргә җыенып йөри икән. Казан урамында очраклы рәвештә генә бу безнең иң соңгы очрашуыбыз булды, шуннан соң инде миңа аны бүтән күрергә туры килмәде.

Язу турында сүз чыккач, бу урында шуны да әйтеп китү кирәктер дип беләм. Донбасста чакта өч шахтада укытып йөргәч, мин язуга бер дә вакыт арттыра алмадым. Казан газеталарына бары берничә хәбәр җибәрү белән генә чикләндем. Ләкин, Дәүләкәнгә кайткач, Донбасс турында очерк сыман бер әйбер язган идем. Казанга килгәч тә мин аны «Татарстан» газетасына кертеп бирдем. Шактый вакыт ятканнан соң, сентябрь ахырларында гына ул нәрсә «Кара күмер илләрендә» дигән исем белән газетада бер подвал булып басылып чыкты. Өлкә газетасының икенче битендә «подвал биләү» яшь язучы өчен зур дәрәҗә инде ул, билгеле… Әмма, Ходаем, нишләткәннәр минем әйберне?! Башыннан ахырына кадәр брак булып чыккан лабаса, бер генә сүзен дә танырлык һәм укырлык түгел! (Хәрефләр кәгазьгә яртылаш кына төшкән.) Бары мәкаләнең исемен дә минем фамилияне генә укырлык… Бу, һичшиксез, брак иде – әйтерсең юри үч итеп шулай чыгарганнар. Газетаның бөтен тиражы да шундый булып чыкканмы – әйтә алмыйм, тикшерергә туры килмәде, әмма кулымда сакланган нөсхәдә исемем бар, әйберем юк! Газеталарда аерым сүзләр, хәтта җөмләләрнең бозылып басылуы гадәттә еш очрый, иллә-мәгәр бөтен бер подвал текстны танымаслык итеп чыгару – валлаһе-әгъләм – тарихта булды микән?! (Казынырга яратучылар «Кызыл Татарстан»ның ул номерын, бәлки, эзләп тә табарлар.) Әгәр газетаның бөтен тиражы да шулай бозылып чыккан булса, минем Донбасс турында язганым эзсез югалды дигән сүз.