Хуш, төп максатка килик әле… Төп максат укырга керү иде бит… Ләкин кая, ничек итеп?.. Казанда уку йортлары күп, мәгәр кайсына гына керим дисәң дә, синнән «социаль чыгыш»ыңны сораячаклар. Дөресен генә әйтсәң – алмаячаклар, ә алдашу юлына басасы килми. Хәтта атамның бүгенге көндә кустарьчылык белән шөгыльләнүен, үземнең исә ике кыш инде хезмәт итүемне күрсәтеп үтә калсам да, миңа барыбер тынычлык булмаячак. Әлеге Казак Усман һәм аның койрыклары өстемнән «бывший сатучы малае» дип язып бирәчәкләр. Һәм куылыр өчен шул җитә дә калачак, чөнки «бывший» да ул чакта бик начар исәптә йөри иде. Гомумән, уку йортларын «чит элементлар»дан чистарту, нәкъ шушы 1928 елдан башлап, аеруча көчәйде. Кем син, нинди кеше синнән чыгачак – артык тикшереп тә тормыйлар. Инде танылып өлгергән шагыйрь Фатих Кәримне дә мулла баласы дип техникумның соңгы курсыннан чыгарып җибәргәч, башка, чыгышы «начар» егетләргә һәм кызларга нәрсә генә көтәргә кала?!
Керердән элек, чыгарыңны уйла, дигәннәр тәҗрибәле картлар… Менә мин дә көне-төне шул хакта уйларга мәҗбүрмен: нишләргә, ничек итеп бу каты төенне чишәргә? Асылда бит сүз тормышта үз урыныңны табу турында бара. Ул урынны мин уку аша гына таба алырмын дип уйлый идем. Шуның өчен менә өченче тапкыр Казанга да килдем… Хәлбуки минем өчен уку йортларына юллар хәзергә ябык икән әле, тагы да күпмедер көтәселәр бар икән, инде алай-болай итеп керә алсаң да, соңыннан юк кына берәр әләк аркасында сөрелүең дә бик мөмкин икән. Ә сөрелеп чыгу, керми торуга караганда, күп тапкыр әшәкерәк түгелме соң?!
Казан урамнарында әнә шундый авыр уйларга бирелеп, каңгырып йөргән чакта, миңа Яңа бистәгә, мех фабрикасы ачылуга багышланган тантанага ничектер барып чыгарга туры килде. Бу вакыйганың буласын газетада эшләүчеләрнең берәрсе әйткәндер, ахрысы, чөнки мин редакциягә ара-тирә кергәләп йөри идем… Август ахырлары булгандыр, көннәр эссе, трамвайлар ул якка йөрми – тирләп-пешеп җәяүләп кенә киттем. Ачылачак фабрика Зур Ямашев урамының аргы башында ук икән, мин барып җиткәндә, тантана башланган иде инде… Фабрика ихатасына шактый гына халык җыелган, митинг бара, кызыл комач белән әйләндереп алган трибунадан кайнар нотыклар сөйлиләр. Тын гына яткан Татар бистәсендә яңа фабрика ачылу зур вакыйга, иптәшләр, бу – илне индустрияләштерүнең башы булачак, диләр сөйләүчеләр… Соңыннан кунакларга фабриканың эчен дә күрсәтеп йөрделәр. Хәтта иң ахырдан татар ашлары белән чәй дә эчерделәр.
Мондый тантананы минем беренче күрүем иде, ул миңа бик ошады, ничектер рухландырып та җибәрде. Шушы рухлану белән кайтып, мин яңа фабрика турында тиз генә мәкалә дә язып ташладым. Эпиграф итеп мәкалә башына Такташның «Ә урамда, язның килерен белми, елап утыра песи малае…» дигән шигъри юлларын да язып куйдым. Һәм ул нәрсә берничә көннән «Кызыл Татарстан»да «Яңа гудок» дигән исем белән басылып та чыкты. Исеменә игътибар итегез: иң мөһиме – фабриканың озын трубасы икән!.. Мәкаләнең үзен дә мин «Таңнарның тынлыгын ертып, мәчетләрнең диварларын тетрәтеп, тагын бер яңа гудок Яңа бистә өстендә үкерә башлады…» дип бетергәнмен. (Моны укыгач, ирексездән, үземә «Калай әтәч!» дип әйтәсем килеп китте: дөньяны дер селкетергә бик ярата идек без ул чакта!) Мөһим бер вакыйга турында төпле, тыйнак кына итеп язасы урында, кызганычка каршы, әнә шулай чаманы белмичә шапырынып язганмын икән шул мин дә!