…Мәрхүм атакай, бик аптырауга төшкән чакларында, өзгәләнеп: «Ик-ки, егетләр!» – дип әйтә торган иде. «Эх» кына җитми, ул көчсез… Менә миңа да, башны селкә-селкә, «Ик-ки, егетләр!» диясе генә калды.
Хәер, кайберәүләр, бәлки, кашларын җыерып: «Монда ул кадәр уфтанырлык нәрсә бар?!» – дип әйтерләр. Һи, исең киткән, психотехниканы бетергәннәр! Әллә бер аны гынамы? Шул ук елларда педагогия институтларында «педагогия» дигән бер предметны да бетергәннәр иде. Аннары сугыштан соң да кайбер фән тармакларын зарарлы яки кирәксез табып, «ябулар» булгалады. Аңа карап, дөньяның беткәне, прогрессның туктаганы юк лабаса!..
Бик дөрес, дөньяның беткәне юк, һәм тормыш та дәвам итә. Без дә аның арбасыннан төшеп калмадык, озын юллар үтеп булса да, кайбер нәтиҗәләргә дә ирештек. Сүз тик монда шул юлны ничегрәк үтү турында гына бара. Һәркемнең бит үз юлы… Күрдегез инде, минем юлым уңышлы булып чыкмады. Ләкин моның белән мин, башкаларның да юлы шулай булды дип әйтергә җыенмыйм. Совет вузларын бетереп чыккан мулла һәм сәүдәгәр балалары ул елларда да аз булмады. Тик шулай да аларның күпчелеге миннән бер-ике ел алданрак кереп, укуларын бетерергә өлгерделәр яки инде миннән шактый соң килеп, башкарак вакытка туры килделәр. (1934 елны булса кирәк, Сталин авызыннан: «Атасы өчен улы җавап бирми», – дигән сүз чыкканын ишеткән идек – менә шуннан соң, укырга кергәндә, социаль чыгышка артык зур әһәмият бирми башладылар шикелле…) Ә минем укырга омтылуым егерменче елларның ахырына, нәкъ менә «чит элементлар»га каты һөҗүм барган вакытка туры килде. Нишлисең, заманның барышы шулай булгач?! Аның каравы меңнәрчә эшче-крестьян яшьләре нәкъ шул елларда төрле совет вузларын бетереп чыктылар… Теге кашын җыеручы иптәш бик дөрес әйтә: минем укымыйча калуымнан прогресс энә очы кадәр дә оттыр- мады. Ләкин шулай да мин үз хәлем турында язуны кирәк таптым, чөнки бу да без кичергән тарихның бер сәхифәсе иде.
…Инде мин әдәбият дөньясына күчәргә тиеш. Сүз минем язучы булырга азаплануым турында барачак. (Казанга килүдән икенче максат шул иде бит.) Ләкин ул еллардагы әдәбият дөньясы миңа ургылып аккан язгы ташуны хәтерләтә. Шавы әле дә булса колагымда… Һәм менә бүген дә гүя шул хәтәр елганың ярында аптырап басып торам: ничек кенә итеп бу болганчык ташуны кичәргә икән? Кыюлык та җитәргә тиеш, укучыны да өркетмәскә кирәк! Төрлечә баш ватып карадым. Баштарак бик тәфсилләп язарга да уем бар иде. Аннары бу гаять җаваплы «теманы» ерып чыга алмам, буталып бетәрмен дип курыктым да, әллә бөтенләй язып тормаска микән дигән фикергә дә килгәндәй булдым. Әмма… язучы була торып, ничек инде язучылык язмышың турында дәшми калырга мөмкин ди?! Ярамый ич, булмый ич алай! Ахырда, җанны артык кыйнамас өчен, тоттым да шундый карарга килдем: язарга, иллә мәгәр, бары үземә кагылган кадәресен генә! Миңа кагылганы – минеке, мин беләм, җавабын да үзем бирәм… Калганында минем эшем юк. Тарихны тулырак белергә теләүчеләр әнә китапларга мөрәҗәгать итсеннәр – әдәбият дөньясын яктырткан төрле әсәрләр бездә аз түгел.
Мин кыскача гына сөйләп күрсәтергә теләгән дәвер егерменче елларның икенче яртысы белән утызынчы елларның беренче яртысына туры килә, ягъни бер алты-җиде ел вакытны эченә ала. Минем дә уналты белән егерме өч яшьләрдәге чагым була… Менә шушы елларда инде миңа азрак язгаларга да, әдәбият дөньясында бераз кайнашып йөрергә дә туры килгән иде. Әгәр бу елларга тулаем кыска гына характеристика бирергә кирәк булса, мин аны революциянең дәвам итүе дип атар идем. Әйе, 1917 елны башланган социалистик революция нэпны кысрыклый-кысрыклый дәвам итмәктә! – мин моны Казанга килеп, бераздан язучылар арасына керә башлагач ачык сизгәндәй булдым. Һәркемнең үзенә дә, эшенә дә бары сыйнфый көрәш күзлегеннән карый торган замана иде бу!..
Бу вакытларда Казанда әдәбият дөньясы, Тукайчарак әйтсәк, шәп кенә кайнамакта иде инде. Революциядән соң гына мәйданга күтәрелеп чыккан яңа, яшь көчләр – Шамил Усманов, Һади Такташ, Кави Нәҗми, Г.Толымбайский, Гомәр Гали, Гадел Кутуй (аз гына соңрак Хәсән Туфан) – менә шулар ул чакта әдәби хәрәкәтнең үзәгендә торалар. Алардан шактый өлкән, революциягә чаклы ук инде яза башлаган Фатих Сәйфи-Казанлы, Фәтхи Бурнаш, Кәрим Тинчурин кебек абыйлар аз гына читтәрәк һәм өстәрәк торалар иде бугай – хәер, мин моны үзем чамалап кына әйтәм. (Яшьләр җыелышында алар сирәк күренәләр иде.) Әдәбиятның танылган бәхәссез лидеры, әлбәттә, Галимҗан Ибраһимов иде. Әмма аны да бары шәһәр күләмендәге зур җыелышларда гына күрә идек.
Ул елларда Казандагы барлык иске әдип, шагыйрьләр дә, Тукайдан кала, исәннәр иде әле. «Искеләр» булып саналсалар да, алар барысы да кырык яшьләр чамасындагы кешеләр иде. Мин аларның күбесен үзем күрдем – Фатих Әмирханны, Галиәсгар Камалны, Җамал Вәлидине, Гали Рәхимне, Габдрахман Сәгъдине, Садри Җәләлне, хәтта «Заман» календарен чыгарган Шәрәфетдин Шәһидуллинны да – китап магазинында бергә эшләдек. Бу абыйларның күбесе, язу эшләрен ташламасалар да, әдәби хәрәкәттән, билгеле, читтә торалар иде. Хәер, бер Габдрахман абзый Сәгъди генә яшь язучылар җыелышына чакыру буенча доклад яки лекция сөйләр өчен килгәли иде. Гадәттә, ул тулы гына чибәр хатынын ияртеп килә торган иде, һәм, докладын тыңлаганнан соң, аны, бик каты тәнкыйть итеп, озатып җибәрәләр иде.