Выбрать главу

Хәлбуки дөнья бит ул, мишәр абзаң әйтмешли, күләса – әйләнә дә бер баса! Озак та үтми, Кутуйның да баш өстендә яшен чатнады: «җидегәнчелек»тә гаепләнеп, берничә ел әдәбияттан аерылып торды. Билгеле, «җидегәнчелек» соңыннан бер уйдырма булып табылса да, мәрхүм Кутуйга аның азабын шактый ук татырга туры килгән иде. Шунысы тагын аяныч-көлке – Тукай клубындагы бер җыелыштан инде Кутуйны, Бурнаш белән икесен бергә куып чыгаралар. Моның кайбер шаһитлары хәзер дә исәннәр әле…

Әлбәттә, болар барысы да яхшы ният белән – пролетариат әдәбияты хакына эшләнә. (Ул чакта «совет әдәбияты» дип сөйләмиләр иде әле.) Бәхәскә урын юк, авыз ачарга ирек бирмиләр, кешене түгел, үзеңне яклап та бер сүз әйтә алмыйсың… Ләкин ызгыш-талашларга, «фаш итүләргә» карамастан, әдәбият яши, язучылар яза, нәкъ шушы тынгысыз елларда «Тирән тамырлар» да, «Урал эскизлары» да, «Киләчәккә хатлар» да дөньяга килеп чыга. Тормышның серләренә исең китәр! Мәрхүм Кутуй да бит үзенең иң яхшы әсәрен – «Тапшырылмаган хатлар»ны нахакка гаепләнү ачысын татыганнан соң иҗат итте.

Әмма иң аянычы шунда ки, бу яңа әдәбият өчен шулкадәр аяусыз сугышкан яңа көчләрнең үзләренә дә ахыр чиктә бер үк фаҗига килде – гүя үзләре тырыша-тырыша дөрләтеп җибәргән утта янып көлгә әйләнделәр… Боларны искә төшерү бик авыр, онытасы, хәтердән йолкып ыргытасы килә, әмма ләкин тарих битләреннән берничек кенә дә җуеп ташлавы мөмкин түгел, кала, барыбер кала ул! Шулай ук гаделлек тә үлми, бетми, юкка чыкмый, соң булса да өскә калкып чыга ул! Мең шөкер, партиянең кыю тәвәккәллеге аркасында, нахакка харап булучыларның («искеләр»нең һәм «яңалар»ның), үзләре булмаса да, һич югы, исемнәре акланып кайтты.

Минем әдәбияттагы беренче адымнарым әнә шундый елларга туры килде. Беренче адымны җиңел генә ясасам да, әллә ни ерак китә алмадым. Мин бик яшь идем әле, бик тиз хискә бирелүчән идем… Уйлыйм ки, укырга керү мәсьәләсендә туган авырлыклар минем рухымны төшергән булырга тиеш. Борчып торган кайгың барында нәрсә генә яза аласың?! Аннары тәҗрибә бик бәләкәй иде бит әле, еш кына күңелдә туганны ничек итеп язарга белмичә азапланып бетә торган идем. Шигырь бөтенләй чыкмый, мин моны башта ук белдем, шуңа күрә «нәсер» дигән чәчмә парчалар язгалап карадым. Хикәяләр язуга 1928 елдан башлап кына керештем. (Алар да күп түгел.) «Дус кеше» исемле повестем 1929 елны аерым китап булып чыкты. Тагын нәрсә? Колхозлашу башлангач, «Яз баласы» дигән повесть язган идем, анысы, ни сәбәптер, дөньяга чыкмыйча калды… Кыскасы, иҗади активлык җәһәтеннән мин замандашларымнан шактый артта калдым һәм язучы буларак ныклап таныла да алмадым. Бәлки әле, бу хәерлегә дә булгандыр. Әмма шуңа да карамастан әдәбият әһелләре миңа игътибар итәләр, мине исләрендә тоталар. Җай чыкканда, исемемне җыелышларда һәм матбугат битләрендә телгә дә алгалый торалар. Мәгәр бервакытта да мактап түгел, гел каты тәнкыйтьләп тә сүгеп… Мин аларны монда кабатлап тормыйм, бик беләсе килгән кеше үзе эзләп табар…

Ләкин хикмәт нәрсәдә соң? Ни өчен миңа мондый игътибар? Бер дә юкка гына түгелдер ич?! Билгеле, күпмедер гаеп минем үземдә дә булган булырга тиеш.

Ахрысы, мин катлаулы заман өчен ипсезрәк кеше булып туганмындыр инде. Иң элек, тартай теленнән табар дигәндәй, миңа күбрәк җыелышта-мазарда чыгып әйткән берәр сүзем өчен кыйналырга туры килә иде. Хәлбуки сүзгә бик нык колак сала торганнар иде, хата сүз өчен гафу итү юк иде, ә минем авыздан, күрәсең, дөресе белән бергә хатасы да ычкынгандыр инде. Һәм, гадәттә, мине язган әйберләрем өчен түгел, әнә шул әйткән сүзләр өчен тотып «пешерәләр» иде. Тик мишеньга бер әйләнү генә кирәк, шуннан соң инде сиңа җай чыккан саен бәрә торалар (хәтта гөнаһсыз сүзең өчен дә), чөнки моның бер куркынычы юк, беркем алдында җавап бирәсе дә юк, ә «уяулык»ны күрсәтер өчен бу бик әйбәт сылтау… Кыскасы, мин элек тә һәм соңыннан да язсам – ота, сөйләсәм – оттыра торган бер кешегә әйләнеп киттем.

Иҗат эше минем өчен башта ук шәхси эш, өзлексез уйлану белән бәйләнгән күңел һәм намус эше иде. Мин бары үзем белгәнне, үзем ышанганны гына язарга тиеш дип уйлый идем. Ләкин бер бәхәс чыкканда миңа әйттеләр: син үзең белгәнне, үзең уйлаганны эчеңдә калдыр, ә безгә без таләп иткәнне яз! – диделәр. Әмма үз күңелеңдә тумаганны заказ буенча гына язу? – Юк, мин моны аңлый да, кабул да итә алмый идем. Характерым белән мин әрсез, үҗәт кеше түгел, ишектән кусалар, тәрәзәдән керә белмим, ә кемгә дә булса ярау-ялагайлануны гомумән табигатем күтәрми иде. Шуңадыр инде миңа вакыт-вакыт бик авыр булып китә иде. Андый чакта ирексездән күңелгә Чеховның «Ненавижу насилие во всех её формах!» дигән сүзләре килмичә калмый иде. Әйе, дөньяга күз ачылыр-ачылмас хаклы-хаксызга төрлечә кыерсытуларны шактый гына татырга туры килде – тышка чыкмыйча эчтә кипкән күз яшьләре дияр идем мин аларны… Хәер, ул чакта гынамы соң?!