…Әкренләп мин әдәбияттан ераклаша башладым. Өметле эш күренми иде ул тирәдә минем өчен, ә яшәргә, көн итәргә, семьяны карарга кирәк иде. Илдә чыпчык үлми, дигәннәр. Безгә дә насыйбы табылмасмыни?! Аеруча өметемне әлеге хезмәтне фән- ни оештыру институтына баглаган идем… Шул рәвешчә, утызынчы елларның беренче яртысыннан алып мин язудан туктадым һәм әдәбияттан киттем… Китәр алдыннан дип әйтимме, «Көзнең бер кичендә» дигән вакыйгасы бик куркыныч хикәя язган идем, ул ничектер «Совет әдәбияты»нда басылып та чыкты. Шуның белән тәмам, бетте, туктадык. Аннары озакламый миңа читкә дә китеп барырга туры килде.
1937 елның җәендә Кырымда ике ай чамасы дустым Хәбибрахман карамагында яшәдем. (Ул үзе мине чакырып алган иде.) Хәвефле вакыт, җан тыныч түгел, кая барырга, нишләргә белмичә аптыраган чагым… Китәр вакыт җиткәч кенә Хәбибрахман мине кыстый-кыстый Ялтага, Галимҗан ага Ибраһимов янына алып барды. Сүз дә юк, авыру әдип белән бу очрашуның миңа тәэсире бик зур булды. Әгәр мин 1955 елны партия Үзәк Комитетына Галимҗан Ибраһимовның эшен яңадан карауны үтенеп хат язганмын икән, әнә шул 1937 елда әдипне үз күзем белән күрү миңа ул хатны тәвәккәлләп язарга һичшиксез ярдәм иткәндер дип уйлыйм.
Язу белән бер сихерләнеп өлгергән кешегә аңардан тәмам айнуы бик читен булса кирәк. Еллар буе язып та дөньяга чыга алмаган, ләкин шуңа да карамастан язуыннан туктамаган фидакярләр дә була бит әле. Менә мин дә, еллар үтеп, әзрәк тынычлана төшкәч, шул «җүләрләр» шикелле тагын бер талпынып карарга булдым. 1940 елны Үзбәкстанда чакта бер комедия язып, шуны Казанга, Риза Ишморат исеменә җибәрдем. Ә Казанда нәкъ шул чакларда сәхнә әсәрләренә ябык конкурс игълан ителгән булган икән. Риза абзый минем әйберне дә, чын исеме урынына «Шәмгун» дигән девиз куеп, тоткан да шул конкурска биргән. Конкурс барышында комедия өч кеше кулында булып, өч рецензия язылган – Риза абзый ул рецензияләрне соңыннан миңа җибәрде. Аларның берсе – Муса Җәлилнеке, икесе – Ибрай Гази белән Рахман Ильясныкы. Билгеле, үз фикерләрен алар әсәрнең авторы кем икәнен белмичә язганнар (конкурс ябык бит), Ибрай Гази белән Рахман Ильяс үзләренең русча язылган ярты битлек кенә рецензияләрендә комедияне катгый рәвештә кире какканнар. (Ягъни әсәр, аларча, бөтенләй яраксыз, тик Ибрай Гази гына иң ахырдан: «Әсәрнең теле яхшы, талантлы кеше язган булса кирәк», – дип өстәп куйган.) Ә менә Муса Җәлил үзенең ике биттән артыграк рецензиясендә әсәргә иренмичә тулы анализ ясап, башта аның уңай, отышлы якларын күрсәтеп чыга, аннары инде аерым-аерым кимчелекләренә туктала. Әйтергә кирәк, чын җаваплылык тоеп, кеше әйберсенә мөмкин кадәр игътибарлы һәм гадел булырга тырышып язылуы белән Мусаныкы тегеләрнекеннән бик нык аерылып тора. (Бу рецензия- ләрне мин югалган дип йөри идем, ләкин быел иске кәгазьләрне актарган чакта табылдылар. Хәзер үземдә сакланалар.)
Иртә уңмаган – кич уңмас, кич уңмаган – һич уңмас, диләрме әле, шуның шикелле минем бу талпынып каравым да өметләнеп көткән нәтиҗәне бирмәде. Яңадан инде мин сәхнә әсәре язарга тотынып та карамадым. Сәхнә әсәре – оста итеп «ясау»ны сорый торган жанр. Ә мин ясый белмим – яза гына беләм икән.
Шуннан соң бер ел да үтмәде, гарасат купкандай, кинәт дәһшәтле сугыш башланды. Ил өстенә килгән бу куркыныч афәт көне-сәгате белән бөтен кешеләрне тигезләде дә куйды, бөтен халыкны Ватанны саклап калу өчен изге сугышка дәште һәм күтәрде. Бер ай да үтмәгәндер, мине дә алып, фронтка озаттылар.
Сугышның рәхимсез каты үз кануннары бар. Солдаттан алып генералга чаклы шул кануннарга беткәнче буйсынырга мәҗбүр: кая кушсалар – шунда барасың, кая куйсалар – шунда торасың… Җиңү хакына үлемгә керү дә әнә шул канун белән бәйләнгән.
Менә миңа да өч ел ярым хәрәкәттәге армиядә булып, рядовой солдат өстенә төшә торган барлык фронт михнәтләрен татырга туры килде. Дөрес, алгы сызыкта булмадым, чөнки безнең ротаның вазифасы башка иде, ләкин, әлеге каты канунга буйсынып, мин дә кая куйсалар – шунда тордым, кая җибәрсәләр – шунда бардым.
Әмма, иң гаҗәбе, әнә шундый гадәттән тыш шартларга барып эләгүемә карамастан, миндә ничектер үзеннән-үзе язасы килү теләге кабынды. Күргәннәр шулкадәр яңа, шулкадәр зур, куркыныч, фаҗигале һәм гыйбрәтле иде ки, аларның һәммәсен дә эчкә сыйдырып бетерү генә һич тә мөмкин түгел кебек иде. Сугыш әшәке нәрсә, кешенең табигатенә каршы нәрсә, берәүнең дә үләсе килми, сөйгән ярыннан аерыласы яки балаларын ятим калдырасы килми – миллион солдаттан сорап чык, һәркайсы шулай диячәк, үләсем килми, диячәк. Әмма инде иленә-йортына басып кергән дошманга каршы ул бөтен ачу-нәфрәтен туплап сугышырга, үтерергә һәм үләргә әзер… Күрәсең, болар барысы да, өлешчә генә булса да, тышка чыгарга, кәгазь өстенә төшәргә юл эзләгәндер инде.