Выбрать главу

Мин форсат эзли башладым. Күңелемдә күргәннәрдән туган уем бар – шуңардан бушаныр өчен миңа аулак урын кирәк. Ниһаять, 1941 елның җәендә, запас полкта чакта, кыска ял вакытларында иптәшләрдән яшеренеп кенә «Бала» дигән беренче хикәямне яза алдым. Яшеренеп кенә дим, чөнки нидер язып маташуыңны, бигрәк тә язучы икәнеңне сиздерергә ярамый – шунда ук ялгыз ак каргага әйләнеп калуың мөмкин. Солдатлар һәр җәһәттән бертөсле булырга тиеш, берәүнең дә башкалардан аерылып торырга хакы юк. Аннары бернинди командир да сиңа хикәят язып утырыр өчен бер сәгать тә вакыт бирмәячәк – хатны да һәрбер солдат, буш вакытны көтеп алып, кайда туры килсә, шунда тиз-тиз генә сызгалап ташлый… Ә бит солдат өчен өеннән хат алу яки сагышларын өенә язып җибәрү бердәнбер юаныч!

Шулай да мин өч ел дәвамында, энә белән кое казыгандай, берничә хикәя яза алдым: «Бала»дан соң «Ана һәм кыз», «Бер генә сәгатькә», «Ялгыз каз», «Мәк чәчәге» – менә бөтен язганым… Язылган берсен Казанга «Совет әдәбияты»на җибәрә тордым, һәм, гаҗәпләнүемә каршы, алар барысы да җиңел генә басылып та чыктылар.

Сугыш кыры үлем кыры булса да, мин әнә шул хикәяләремдә яшәү турында, тереклекнең үлемнән көчлерәк булуы турында язарга тырыштым… Юк, үлем тереклекне бервакытта да җиңәчәк түгел!..

Бу иман бөтен кешегә хас икән. Мәсәлән, сугыш кырында һәр көнне йөзләп-меңләп кеше кырылса да, бер генә солдат та үзенең шулар арасында үлеп ятуына ышанмый. Бәлки, акылы белән монда егылып калуның никадәр тиз, никадәр ансат булуын аңлый да торгандыр, әмма күңеленнән барыбер ышанасы килми, өметен бер генә минутка да өзми, яралансам да исән калырмын әле, Ходай кушса, дип эченнән генә үзен юата. Ихтимал, шушы үлмәсенә ышану аны ут эченә алып та керә торгандыр.

Безнең ротада командирлар һәм политруклар еш алмашынып торды. Аларның төрлесе булды, ләкин соңрак килгәннәрдән Левченко фамилияле политрук солдатларга аеруча ошаган иде. (Сүзеннән бигрәк кайгыртуы белән.) Миңа да аның мөнәсәбәте әйбәт кенә иде… Язгалап маташуымны ничектер белгәч, бер очрашканда ул миннән сорады: «Сержант, син нинди телдә язасың?» Мин, кыенсынып кына: «Татар телендә», – дидем. (Кыенсынуның сәбәбе – татарча язуымны ачыктан-ачык яратмау- чыларны да күрергә туры килгән иде инде.) Политрук, үкенгән сыман: «Алай икән, без аңларлык түгел икән шул! – дип куйды, аннары, нидер уйлап, тиз генә өстәде: – Хәер, ротада татарлар байтак кына бит, нигә шуларга укымаска, ә, сержант?!» – «Ярыймы соң?» – «Ник ярамасын? Даже кирәк ул, мин үзем аны сезгә оештырам!» – диде политрук, гүя мине рухландырырга теләп, һәм озак та үтми, беркөнне кичкә табан, эштән һәм посттан азат барлык татар, казах, үзбәкләрне (аның өчен барысы да татар!) урман кырыендагы ачыклыкка җыйды. Бер утызлап кеше куе үләнгә аякларын бөкләп, түгәрәкләнеп утырдылар. Политрук кыска гына кереш сүз әйтте, мине алларына бастырып, үзенчә зурлап таныштырды, аннары «берәр шәп кенә әйбер» укып җибәрергә кушты. Мин шул чакта солдатларга «Ялгыз каз» дигән хикәямне укыдым. Әлбәттә, уңайсызланып, шикләнә-шикләнә укыдым, чөнки бик күпне күргән, ут эченнән дә өтелеп чыгарга өлгергән, күбесе инде олы яшьтәге солдатларга бер япа-ялгыз каз турындагы хикәя ошамас, вак, әһәмиятсез нәрсә булып кына күренер дип курыккан идем. Әмма… нәтиҗә һич көтелмәгәнчә килеп чыкты: хикәяне шылт та итмичә тыңладылар һәм бик яраттылар. Хикәя аларда әллә никадәр истәлекләр уятты, шуларны сагынып яки уфтанып исләренә төшерделәр – кыскасы, тансык бер мәҗлескә җыелгандай, тарала алмыйча, шактый озак утырдылар. Билгеле, моның сәбәбе хикәя «шәп» булудан гына түгел иде. Хикмәт шунда ки, дошманны «әһ» тә димичә үтерә алган солдат җан иясе хайваннарны сугыш җирендә аеруча ярата, аларга бервакытта да кул күтәрми, киресенчә, сакларга тырыша, хәтәр-куркыныч җирдән аларны куып җибәрә. Бу әлеге дә баягы адәми затның тереклеккә бөтен җаны-тәне белән бәйләнгән булуыннан килә – хикәя исә аңардагы шушы табигый инстинктны көчәйтеп кенә җибәргәндер, күрәсең…

Мәгълүм ки, татар язучыларының да бик күбесе фронтларда булдылар, фашист илбасарларына каршы сугыштылар, кайберләре сугыш кырында газиз башларын да салдылар. Әмма шунысы бик гыйбрәтле: кем кайда, нинди генә шартларда сугышмасын, берсе дә каләменнән аерылмады, Ватанга мәхәббәтен һәм дошманга нәфрәтен юеш окопта ятканда да яки башын палач балтасы астына салганда да язуыннан туктамады… Мин исемнәрен китереп тормыйм, сез аларны яхшы беләсез. Шуңа күрә үземнең фронт шартларында язгалавымны зур фидакярлектән санамыйм, тик шулай да фронтка эләккәч кенә яңадан язарга теләк уянуын, азмы-күпме яза алуым, ниһаять, журнал битләрендә басылып та чыгуым минем өчен бик тә әһәмиятле иде. Бу бит, насыйп булса, әдәбиятка яңадан кайта башлавым дигән сүз!