…Каты-канлы сугыш көтелмәгән дәрәҗәдә озакка сузылды. Аның кайчан бетүе турында кешеләр күпме төшләр күрмәде, күпме юраулар булмады! Әмма иң туйдырган, үзәккә үткән нәрсәнең дә ахыры бер килеп җитә. Исәннәр, ниһаять, күрделәр бәдбәхет сугышның да ахырын! Бөек Җиңү көне!.. Шатлык-сөенечнең чиге булмады, һәм кайтмый калганнар өчен түгелгән ачы күз яшьләре дә аз булмагандыр ул көнне…
Адәм барысын да күтәрә, барысына да түзә – чөнки яшәргә кирәк аңа, яшәргә! Канындагы мәңгелек тереклек авазына буйсынып ул кайгыларын онытырга, җиңнәрен яңадан сызганырга тиеш. Сугыш бетте – михнәт бетте дип тынычланырга иртәрәк. Эш әле бик күп булачак, авырлык, кытлыклар да булачак, бәлки, тамак та тиз генә туймас, өс-баш та тиз генә бөтәймәс, мәгәр сират күперен кичкәннәргә имин, тыныч, тук тормыш һичшиксез киләчәк. Ил әнә шул юнәлештә атлый хәзер…
Минем үз хәлемә килгәндә дә шөкер генә итәрлек. Гаиләм исән, картлар исән, сугыш алар өчен дә бетте – мин үзем март аенда ук армия сафыннан азат ителгән идем. Башта «Совет әдәбияты»нда бик аз гына эшләп алдым. Аннары радиокомитетка күчтем, әдәби-драматик тапшыруларны оештырып йөрим, айлык хезмәт хакым килеп тора… Җәйге һәм көзге айларда сугыш беткән җирләрдән бер-бер артлы язучылар кайттылар, берьюлы әдәбият дөньясы җанланып, Союзда очрашулар, аралашу-йөрүләр ешаеп китте. Миңа күңелле иде. Иске дуслыклар яңарды (аеруча Әхмәт Фәйзи белән), яңа дуслар да табылды. Кайтучыларның күбесе фронт газеталарында эшләгәнгә күрәдерме, погонлы офицерлар иде, ләкин монда инде без погоннарны салганбыз, майор да юк, рядовой да, барыбыз да әдәбият әһелләре – үзара мөнәсәбәтләр дә җылы, дусларча иде. Әйткәнемчә, безне башта ук дәһшәтле сугыш тигезләгән иде, һәм шушы Ватан хакына туган бик кадерле тигезлекне без әле тоеп яши идек.
Әйтергә кирәк, минем кебек яңадан әдәбиятка кайтырга тырышкан кеше өчен бу тигезлек белән татулыкның әһәмияте аеруча зур иде. Нәкъ шул чакларда мине фронтта язган хикәяләрем өчен Язучылар союзына да алдылар… Әмма… ни гаҗәп! – дөнья миңа бер елмайса, артыннан ук тагын чыраен сыта! Нигә ул алай, сәбәп нәрсәдә? Инде тынычландым, инде миңа да юллар ачык дигәндә генә һич көтелмәгән бер хәл мине тәмам аптырашта калдырды. Нәрсә булды дисезме?
…Әлеге фронт хикәяләремне Татиздат кечкенә бер китап итеп чыгарырга булды. Биш-алты гына хикәя кергән бу кәгазь тышлы кечкенә җыентык минем күп еллардан соң дөньяга чыгачак беренче китабым иде. Билгеле, мин аның чыгуын бик көтә идем… Менә шуның сигнальные килгәч кенә, минем үземә әйтеп тә тормыйча, әлеге «Ялгыз каз» хикәясен китаптан чыгарып ташлаганнар. Мин, белеп алгач та, нәшрият редакторларына йөгереп бардым: «Нигә, ни өчен?» «Ярамый», – диләр. «Ни өчен ярамый?» «Ярамый, вәссәлам!» – аңлатып тору да юк… Китапның редакторыннан сорагач, ул да төшереп калдыру ягында, хикәя идея ягыннан тотрыксыз, имеш!.. Ходаем, ни дигән сүз бу?! Шуннан соң мин тиз генә союз идарәсенә гариза язып бирдем, – әлбәттә, яклауларына бик нык ышанып… Күпмедер вакыттан соң, берничә кеше җыелып, миннән башка гына гаризаны караганнар… Нәтиҗәсен миңа мөхтәрәм бер язучы әйтте: «Хикәягезне китаптан чыгарып ташлап бик дөрес эшләгәннәр!» – диде ул, хәтта тавышын да калынайта төшеп… (Ачуы килгәндә аның шулай тавышын калынайтып, һәр сүзенә басым ясап әйтә торган гадәте бар иде.) Шуның белән мәсьәлә хәл ителде – хикәя китаптан төшеп калды… Мин хөрмәтле язучы белән бәхәскә кереп тә тормадым, чөнки хикәядә һичбер төрле гаеп юклыгы миңа көн кебек ачык, ә бу эшнең төбендә бөтенләй башка сәбәпләр ятканын икенче җирдән эзләргә кирәк иде. Хәер, артык эзләп торасы да юк: мин үзем кеше һәм язучы буларак кемнәргәдер ярамый идем. Бары шулай гына аңларга мөмкин иде бу хәлне ул чакта.
– Тукта! – диярсез, бәлки, сез. – Болай ук катгый нәтиҗә ясарга иртәрәк түгелме? Бер хикәя мисалында гына… Китаптан берәр әсәрне төшереп калдыру нәшрият практикасында булгалап тора… Сезнең нәтиҗә рәнҗү аркасында гына тумады микән?!
Әйе, шулай булуы да бик мөмкин… Ләкин менә сезгә тагын бер мисал. 1948 елны мин күптән уйлап йөргән «Тауларга карап» исемле хикәямне бетереп, «Совет әдәбияты»на илтеп бирдем. Үтмәде, басмадылар. Мин монда берәүнең дә фамилиясен атап тормыйм, алар барысы да хөрмәткә лаек зур язучылар иде. Журналда утыручы әнә шундый хөрмәтле язучыларның берсе хикәянең ни өчен «үтмәвен» борын эченнән генә миңа болай аңлатты: «Хикәягездә сүз күп, хәрәкәт аз, аннары хискә бирелеп язылган», – диде… Ярый, шулай да булсын ди. Әмма басмас өчен бу сылтау гына җитәме? Ул үзе романнар язучы, ә мин хикәя, повестьлар язам. Хәлбуки әдәбиятны аңлаган кеше белергә тиеш – хикәя кайчагында эчтәлеге белән романга торырлык та булып чыга. Классик әдәбияттан моның мисалларын күп табарга була. Минем монда хикәямне мактап торасым килми, татар әдәбиятын укучыларга ул билгеле булырга тиеш – уналты елдан соң мин аны кыскартыбрак булса да «Азат хатын»да бастырып чыгардым, аннары инде ул бөтен җыентыкларыма да керде. Укучылар һәм тәнкыйть тарафыннан аның хакында миңа мактаудан башка сүз ишетергә туры килмәде. Ләкин мин бит теге чакта «үтмәү»нең сәбәбен ничектер аңларга тиеш. Сәбәбе нәрсәдә? Зарарлы әсәрме яки начар язылганмы? Юк, берәү дә моны исбат итеп маташмый. Димәк, миңа тагын шул ук нәтиҗәне ясарга туры килә: хикәя үзе ничава да, авторы әллә ниндирәк. Ипсез кеше, чыкмый торуы әйбәтрәк!