Выбрать главу

Алдарак телгә алынган «Нәгыймә Таҗдарова» монографиясе белән дә шундый ук «бәхетсезлек» килеп чыкты. Заказ буенча килешү нигезендә язылган әсәрне ВТО (театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге) тотты да кабул итүдән баш тартты. (Гази Кашшаф, мәрхүм, аңа бик төпле, уңай рецензия дә язып биргән иде югыйсә.) Баш тартуның сәбәбен хәзер инде әйтә дә алмыйм, әмма отказ бирүче үзе гаять үзсүзле кеше иде. Ахыр чиктә миңа монография өчен гонорарны да суд аша алырга туры килде.

Бер-бер артлы килеп торган бу «казалар» минем хәлемне бик читенләштерде. Матди яктан да бик кыйналдым… Ә мораль ягын әйтеп торасы да юк! Гүя кемнәрдер миңа юри менә аяк чалалар – ирексездән, теләмәсәм дә, шулай уйларга мәҗбүр идем. Бик химаясез идем мин ул чакта…

Ләкин бит әле мин – Союз члены, язарга хаклы гына түгел, тиешле дә кеше. Язу инде – төп эшем, төп кәсебем… Тик мин акча табар өчен күбрәк тәрҗемә белән шөгыльләнәм, хәтта кеше өчен дә тәрҗемә иткәләдем. Әмма бу «кәсеп» мине һич тә канәгатьләндерә алмый иде, мин дә үземнекен язарга тиеш – кырыкка җитеп киләм бит инде… Башта уйлар күп, күңелдә ышаныч аз, нәрсәгә тукталырга да белмим.

Ахырда якын дустым Хәбибрахманга барып зарымны сөйләдем. Ул, әдәбияттан читтә торса да, заманны бик яхшы аңлый иде. Миңа әйтте ул: «Син үтә современный бер әйбер язып ташларга тиеш, шул гына синең хәлеңне җиңеләйтәчәк!» – диде.

Әлбәттә, бу дөрес киңәш иде. Хуш, нәрсә «үтә современный» хәзер? Менә ил алдында беренче нәүбәттә торган зур бурычларның берсе – колхоз хуҗалыгын тизрәк аякка бастыру – һичшиксез, бик кирәкле тема. Авылны элек мин яхшы ук белә идем, ләкин сугыштан соңгы авыл белән танышлыгым аз… Шуны истә тотып, Союздан бер айлык иҗат командировкасы алдым да Апас районындагы Әтрәч авылына китеп тә бардым. Бу кыш үзәге иде, ә яз башында шул ук районның икенче читендәге Балтай авылына барып, тагын бер өч атна «колхозны өйрәнеп» яттым. Бик файдалы булды минем бу барып «ятуларым» – күп нәрсәне күрергә һәм аңларга ярдәм итте. Кайткач инде шушы ике авылда күргән-ишеткәннәрдән чыгып, мин колхоз темасына ашыкмыйча гына, әдәби ягы да әйбәт булсын дип тырыша-тырыша, биш-алты табаклык бер повесть яздым. Исемен дә үтә заманча «Рәхмәт, иптәшләр!» дип куйдым. (Ә дөресен әйткәндә, исем табуда осталыгым юк диярлек.)

…Повесть җиңел үтте, җиңел басылды. Мәшәкатьсез генә аерым китап та булып чыкты. Тәнкыйть тә яхшы каршы алды. Хәтта теге «Ялгыз каз»ны «суйган» мөхтәрәм язучы да повесть турында берничә мактау сүзе әйтте… Менә бит ул «үтә современный» әсәр язуның файдасы! Абзагызның эше көйләнә бит болай булгач!.. Язучы буларак минем дәрәҗәм дә үсә төште, позициям дә бераз ныгыды кебек… Дөрес, соңрак мин үзем ул отышлы әсәрнең берәү дә әйтмәгән бер кимчелеген сиздем сизүен… Кимчелек аның исемендә үк иде. Ягъни авыл Советы сессиясендә каты тәнкыйть ителгән ферма мөдире Нургали (повестьның төп герое), соңыннан үзенең хатасын аңлап, тәнкыйть итүчеләргә күңеленнән рәхмәт укый башлый!.. Йә, фальшь түгелме бу? Кемнең кайчан тәнкыйть итүчеләргә рәхмәт укыганы бар әле? Тот капчыгыңны! Ә бәлки, киләчәктә укырлар?! Нигә көләсез? Әдәбият алга да карарга тиештер ләбаса!..

Шулай да повестьның үзенә рәхмәтне әйтергә кирәктер – ул минем авыр хәлне шактый ук җиңеләйтте. Инде уңышны беркетер өчен тагын шундыйрак бер отышлы нәрсә язасы иде дә бит, ләкин мин, тиле, чыгымчы аттай, яңадан буразнаны боза башладым. «Саз чәчәге» исеме белән бер райком секретареның обывательгә әйләнүе турында повесть яздым. Аннары, ул гына җитмәгәндәй, зурраграк «Рәшә»не дә язган булдым. Бусы инде «коеп куйган» обыватель турында… Бик кыенлык белән булса да, алар журнал битләрендә басылып та чыктылар. Иллә мәгәр «Рәшә»не китап итеп чыгара алмыйча йөдәп беттем… Билгеле, алар икесе дә тәнкыйтькә юлыктылар. Бигрәк тә «Рәшә» китап булып чыккач, бер философ аны бөтенләй тетеп ташлады… Үрмәләп менгәндә генә мин тагын түбәнгә тәгәрәдем бугай… Хәер, повестьларны яклап чыгучылар да табылды, аеруча яшьләр арасыннан… Шулай итеп, фикерләр капма-каршы икегә аерылды, ләкин аларның кайсысы өстенлек алачак – бу кадәресен вакыт кына хәл итәчәк иде.