Выбрать главу

…Кыскасы, мин әдәбиятка авыр кердем, озак кердем. Бик озак мин үземне язучы дип атарга да кыймыйча йөрдем. (Тыйнаклыктан түгел, ә үземә ышанып бетмәүдән.) Әйберләрем авыр уза, кат-кат төзәтергә туры килә, күп бәхәс-тартышлардан соң гына үткәреп була торган иде. (Редакторлар, гадәттә, «шиклерәк» әйберне үткәрмәскә тырышалар, чөнки соңыннан берәр төрле җәфасы килеп чыгарга мөмкин, ә үткәрмәгән өчен беркем алдында да җавап бирәсе юк.) Кайчагында әнә шулай тауга каршы таш тәгәрәткәндәй азапланырга туры килә иде.

Ләкин моның сәбәбен бары редакторларга гына кайтарып калдыру дөрес булмас иде. (Ул да бит ике башлы түгел, басып чыгарган һәр сүзе өчен җаваплы.) Миңа калса, авырлыкларның төп сәбәбен әдәбиятның үзеннән эзләргә кирәк. Фикер аңлашылсын өчен тагын сугыш вакытын искә төшерик. Ул чакта әдәбият алдында бер генә изге бурыч иде – Ватанны яклау… Һәм язучы да үзенең каләмен бары әнә шул бөек максатка хезмәт иттерә – башкасында аның хәзергә эше юк. Шуңа күрә, әгәр яза алсаң, бастырып чыгаруы да авыр түгел иде.

Сугыш бетеп, тыныч тормыш башлангач, әдәбиятның да бурычлары, билгеле, катлауланды. Өстәвенә әлеге вульгар социалогизм яңадан көчәйде, каяндыр конфликтсызлык теория- се килеп чыкты… Нәрсә турында ничек итеп язарга?.. Мондый сорау һәр заманда һәрбер язучыда туа, әмма җавабын һәркем үзенчәрәк табарга тырыша. Һәм шушы төп мәсьәләне хәл иткәндә язучының тормышта күргәннәре дә, заманны аңлавы да, ниһаять, характеры да чагылмыйча калмый…

…Менә миңа да үз җавабымны табарга кирәк иде. Күргән-кичергәннәрнең бу китапта язылган кадәресен сез беләсез инде, ә язылмый калганы аның тагы да күбрәк, һәрхәлдә, «материалым» җитәрлек дип әйтәсем килә. Һәм бу «материал» турыдан-туры заман белән бәйләнгән, билгеле, шуңа күрә мин заманны һәрвакыт каты тоеп яшәдем дип әйтә алам, әмма аның һәр дәверен, һәр борылышын яхшы аңлап бардым дип әйтергә җөрьәт итмәс идем. (Ә кемнең заманны аңлап бетергәне бар?!) Ул бит өзлексез үзгәреп торган чиксез диңгез! Кыскасы, минем бу хакта артык җәеләсем килми, чөнки язучының заманны ничегрәк аңлавын аның әсәрләреннән эзләргә кирәк… Язучы үзе нәрсә әйтмәс – бакырны алтын итеп күрсәтүчеләр дә очрый кайчакта.

Инде характерга килсәк, моны язучының үзеннән башка кем генә аңлата алыр икән?! Бик четерекле, нечкә эш бит – әсәрдә язучының үз йөзен күрү… Халыкта «мал иясенә охшый» дигән сүз бар, бәлки, шуннан чыгыбрак аңлатырга кирәктер… Мин, мәсәлән, һәр эштә гадилекне, табигыйлекне яратам һәм әсәрләремне дә мөмкин кадәр гади, табигый итеп язарга тырышам. Мин шулай ук ачык, ихлас булуны яратам һәм әсәрләремдә дә фикернең ачык, хисләрнең ихлас булуына омтылам. Аннары, мин ялганны, фальшьны, ялагайлыкны бер дә яратмыйм һәм язган чакта шулар начар ис шикелле әсәремә кермәсен дип бик сакланам. Янә мактануны да, дан артыннан чабуны да бер дә яратмыйм, һәм, сез күрәсездер, минем геройларым күбесенчә бик тыйнак, инсафлы кешеләр.

Тагын нәрсә? Иҗат – изге гамәл. Әдип, Тукай әйткәнчә, дөньяга «күкрәк тәрәзәсен» ача. Бу минутларда ул һәртөрле тормыш ваклыкларыннан арынган булырга тиеш. Иҗат өчен иң кирәге – җан тынычлыгы. Әмма минем тыныч җан белән эшкә утырган чакларым сирәк булгандыр… Шуңадыр, ахрысы, мин үземнең язучы булып китүемә әле дә еш кына гаҗәпләнеп куям.

Ә шулай да унике-унөч яшемдә үк күңелемдә туган хыялыма, әкренләп үрмәли торгач, ирештем, ниһаять! Хәзер инде мин шактый танылган карт язучы… Аксакал (дип тә җибәрәләр)! Язучылык – минем төп кәсебем. Кәеф юк дип тормыйм, көн дә эшенә ашыккан хезмәткәр шикелле, мин дә көн саен диярлек эшемә утырам. Арыган чакларым була, туйган чакларым да була, ләкин дә бизгән чакларым булмый. Бизү – яшәүнең мәгънәсен югалту булыр иде.

Язу – акыл һәм йөрәк эше – миңа калса, иң авыр эш. Таләпләр күп, җаваплылык бик зур. Менә шул җаваплылыктан курыкмас өчен, төрле таләпләр алдында югалып калмас өчен, язучы иң элек, ничек дим, үзенең төп максатын билгеләргә тиеш (кыйбласын дип әйтергә дә ярый). Ә максат ул – нәрсәгәдер инану, нәрсәнедер бик нык теләү дигән сүз… Бары шул нигездә генә иҗат итәргә мөмкин.

Моны раслар өчен үземнән мисал китерсәм, гаеп итмәссез дип уйлыйм. Баштарак әйткәнемчә, фронтка эләгеп, сугышның нәрсә икәнен күргәч, миндә яңадан котылгысыз язу теләге уянды. Сугыш – коточкыч афәт, әмма тереклек үлемнән көчлерәк! Менә шушы үзеннән-үзе диярлек күңелдә яралган уй-теләк, инану мине иң кыен шартларда да кулыма каләм алырга мәҗбүр итте дә инде.