Выбрать главу

Билгеле, «әбиләр» өстендә озак яту мөмкин түгел иде – мин үзебезгә торыр урын табу хәстәренә керештем. Картның кулында йорт саткан акчасы, ул аны күз карасыдай саклый, безнең исәп менә шул акчага кечерәк кенә булса да бер йорт табу иде. Язга чыккач, мин бу эшкә чынлап торып тотындым. Казанның йөрмәгән җирен калдырмаганмындыр, шулай да күбрәк шәһәрнең югары ягыннан эзләдем. Күп игъланнарны укып, күп урамнарны таптап йөри торгач, мин ахырда Арча кырыннан бер кечкенә агач йорт таптым. Хуҗасы – ялгыз бер хатын. Йортның өч бүлмәсе, кухнясы һәм тышкы коридорында зур гына чоланы бар. Ишегалдында бүрәнәдән салган сарае, утынлыгы, кар базы һәм безне бик кызыксындырган, йорт артында буш яткан бер биш сотый чамасы җире дә бар икән. Кыскасы, бу йорт күңелгә хуш килде, һәм без хуҗа хатын белән ничек тә килешү ягын карадык. Мәгәр бер кыенлык чыкты: йортның кухня белән янәшә зуррак бүлмәсендә ирле-хатынлы ике кеше тора икән. «Алар чыгачакмы соң?» – дип сорагач, хуҗа хатын туп-туры: «Чыгара алсагыз», – дип кенә җавап бирде. Алаймыни, ә эш нәрсәдә?.. Баксаң, бу үзләрен «элекке партизаннар» дип атаган ирле-хатынлы кешеләр кайчандыр законсыз рәвештә аның бүлмәсенә басып кергән булганнар. Билгеле, зур гауга чыккан, айларга сузылган ызгыш-талаш киткән, ләкин хуҗа хатын, күпме тырышса да, барыбер аларны куып чыгара алмаган. Киресенчә әле, тегеләр үзләре моны төрлечә җәберли, кысрыклый башлаганнар… Ялгыз башым мин аларга каршы тора алмыйм, ди хуҗа хатын, шуңа күрә йортымны сатып китәргә дә булдым, ди… Без икеләнә калдык. Нишләргә?.. Күңелгә охшап өлгергән, бәясе дә безнең көч җитәрлек бу гаугалы йортка аяк атлап керергәме-юкмы? Тәвәккәл – таш йоткан, дидек тә, килешергә булдык, чөнки без инде «партизан»нан түгел, иблиснең үзеннән дә курыкмас хәлгә килеп җиткән идек. Килешенгән бәясен тулысынча түләп, алу-сатуны тиешле урыннарда рәсмиләштереп, үзебезнең инде законлы йортыбызга төянеп тә килдек. Безнең килү, хуҗа хатынның чыгып китүе бер көн эчендә булды. Шуның аркасында теге «партизаннар» хуҗалар алышынганын ничектер абайламыйча калдылар. Әмма безнең күченгәнне күргәч, аларның кашлары җимерелде. Шунда ук безгә карата бик агрессив булачакларын сизендек, ләкин күрмәмешкә салынып, тыныч кына урнаша бирдек. Без бит әле өч ир кеше (энемнең дә Казанда чагы), аларга артык игътибар итмәскә дә була иде.

Хәер, соңрак та без тыйнаклык һәм чыдамлык сакладык, йортның законлы хуҗасы булсак та, аларны чыгару турында сүз кузгатмадык – безгә хәзер беркем белән бернинди низагка кермичә генә урнашу, төпләнү, торып китү кирәк иде. Картлар исә безнең аеруча юашлар, ничек тә тату булырга тырышалар, ләкин бу куркудан гына түгел, ә якын күрше белән дошманлашып яшәүне белмәүдән, өйрәнмәгәннән иде.

Әмма тегеләр беренче көннән үк диярлек безгә шактый күп этлекләр эшләп карадылар. Бигрәк тә җиз самавырдай җирән, таза хатыны бичара инәйне бик җәфалады. Инәйнең эше гел кухняда, үзе бер авыз сүз русча белми, ә җирән марҗа аңа акыра да җикеренә, мичкә-плитәгә якын җибәрми, савыт-сабаларын алып ыргыта, җылы су салып куйган комганын да берничә мәртәбә ишегалдына чыгарып атты. Инәйнең утырып елаган чаклары булды. Ләкин ул түзде – Ходай үзе аңа түзәргә кушкан иде.

Инәй генә түгел, барыбыз да түзәргә тырыштык, чөнки аларны тыярлык көч-чара бездә юк иде. Шуны чамалап булса кирәк, алар безгә каршы этлекнең зуррагын да эшләделәр – «чит элементлар» өстебезгә басып керде дип, донос та яздылар. (Кечкенә түгәрәк сакаллы, пөхтә генә йөргән минем картны алар «бывший мулла» дип уйлаганнар.) Миңа кайбер урыннарга барып акланырга да туры килде.

Әмма гаҗәбе шунда ки, болар бүген этлек эшләп, иртәгә шуны оныта торган кешеләр иде. Аларның яраткан эше – карта сугу… Икәү генә уйнап туйгач, хатын белән мине дә берни булмагандай үзләренә карта сугарга чакыралар иде, һәм көлешә-талаша «подкидной»ны уйнап та чыга идек… Кайчагында җирән марҗаның ире – шоп-шома елтыр битле, базык-йомры гына Сембер мишәре – «бывший мулла» белән сөйләшер өчен безнең якка да чыгып утыра иде…

Без инде бу «фатирчылар»дан бервакытта да котыла алмабыз дигән фикергә дә килгән идек. Ләкин… бирим дисә колына, чыгарып куяр юлына, диләрме әле – шуның төслерәк һич көтелмәгән котылу бәхетенә без дә ирештек. Кышны да үткәреп, җәйгә чыккач, боларга Ташкенттан бер пар кунак килде. Ходай бирмеш һәр көн ашадылар-эчтеләр, таңга кадәр шаулап утырдылар, көндезләрен шәһәргә, бакчаларга чыгып йөрделәр. Мәгәр ки, безнең шанлы Казаныбыз кунакларга, ни сәбәптер, бер дә ошамаган, һаман үзләренең Ташкентларын, андагы мул-тук тормышны «үтереп» мактыйлар икән… Мактау белән генә чикләнмичә, хуҗаларны да үзләре белән бергә Казанны ташлап китәргә бик кыстаганнар булса кирәк… Ә безнең «партизаннар» – теләсә нинди мәсьәләне дә артык баш ватмыйча гына чишәргә өйрәнгән кешеләр. Бәс, Ташкент Казаннан шәбрәк булгач, алар тоталар да, кунакларына ияреп, җылы, җимешле якка китеп тә баралар. Шулай итеп, безгә бүлмәне бушатыр өчен кыл да кыймылдатырга туры килмәде.